Логотип
Проза

Алмагачлар чәчәк койганда-2

(дәвамы)

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/almagachlar-chchk-koyganda

(дәвамы)

Сәриясез бөтенләй моңсу булып калды Рифкә. Санаториенең ямен тапмаган ир, вакытыннан алда чемоданын җыйда да кайтып китте. Өйдәгеләр аны сагынып көткәннәр. Ул кабат дөнья мәшәкатьләренә чумды. Санаториедәге серне беркемгә чишмәде. Ул серне үзе дә онытырга тырышып яшәде. Тик Сәрия һаман исенә төшеп интектерде. Илүсәсе дә уңган хатын, эшкә нык. Иркә Сәрия кебек түгел, ирләр куәте бар үзендә. Нишләтәсең, күңелдә гел Сәрия булды. Сагынды, бик сагынды аны Риф. Үз-үзен оялтырга да тырышып карады, эшкә чумды. Тагын да ныграк җигелеп дөнья көтә башлады. Буыннары хакында онытып җир казыды. Бөтен йөрәк ярсуын көрәгенә күчерәсе иде дә, бөтен бакчаны казып атасы иде. Онытылсын иде Сәрия. Тик күңел түренә кереп оялаган кешене куып чыгарып булмый шул. Берничек тә онытып булмый! Шаулап алмагачлар чәчәк атты. Шулар янында кайнашты Риф, тик бакчаның да ямен тапмады. Сиздермәскә тырышса да, гомер яшәгән хатыны: «Әллә нигә сөмсерең коелып йөри, авыртынмыйсыңдыр бит», – дип сорашкалады.

Беркөнне бакчага чыкса, алмагачлар чәчәк коя... Дөнья апа-ак. Ак буран эчендә Сәрия күренеп киткәндәй булды. Ул да үз бакчасында күрә микән бу матурлыкны дип уйлап куйды. Шул минутта бик тә нык Сәрия янәшәсендә буласы килде. Җитәр, болай яшәп булмый, дип бер карарга килеп өйгә кереп китте.

Балалар юк чакны туры китереп, хатынына барысын да сөйләп бирде. «Мин ансыз яши алмыйм, китәм янына», – диде. Мышык-мышык елап күзләре кызарып беткән хатын иренең аягына барып ябышты: «Китмә, балаларыбыз хакына китмә. Биш баланы ни йөрәкләрең белән ятим калдырасың. Аларның күзләренә ничек карарсың. Минем хакта булмаса, алар хакында уйла», – дип ялварды. Ир берсүз эндәшмәде. Ул көнне кич буе балалары янында булды. Кечеләренең укулары хакында сораштырды. Моңа кадәр бер дә билгеләре белән кызыксынмаган әтиләренең болай кылануын зурраклары аптырап карап торды. Төнлә хатыны янына килеп ятуга, Илүсә: «Китмә, калдырма балаларны», – дип такмаклап еларга тотынды. Тик ирнең карары ныклы иде. Иртән торуга мәктәп тәмамлап, техникумда укып йөргән улын янына чакырып ирләрчә сөйләште. «Хәзер аңламасаң да, үскәч, бәлки, аңларсың. Әниеңә ярдәм ит. Йортны ташлама», –дип тәмамлады сүзен. Улы башын күтәрмичә тыңлады. Аның йодрыклары йомарганган иде. Бер тын сүссез торды да, нәфрәтле караш ташлап, ишетелер-ишетелмәс кенә: «Бүген үк кит. Башка кайтма», – диде дә өйгә таба атлады. Риф өйгә кергәндә улы түр бүлмәдә әнисен юата иде. «Китсен! Ялынма!», – дигән сүзләр ишетелде. Хатынына да, улына да карамыйча докуменларын алды, чемоданга ике күлмәген салды да,

чыгып китәргә дип ишек ачты. Артына борылып карамый булдыра алмады. Үксеп елаган Илүсәне улы ныгытып кочаклаган. Берсүз әйтмәсә дә, хатынының күзләре ялына иде... Юк, китәргә булгач, китәргә. Артка юллар юк. Ник үзеңне дә, хатыныңны да алдап яшәргә?! Олы юлга ул шундый уйлар белән килеп басты. Тагын бер кат өйләренә таба каерылып карады. Әллә, ялгышамы? Юк, мәхәббәт утында янар яшьтә түгел инде ул. Ул мәхәббәтнең ләззәтен тоеп яшәр яшьтә. Хатыны гафу итә алмаса да, балалары гафу итми калмас әле... әтиләре бит ул.

Сәрия яшәгән район бик еракта иде. Казанга килеп кунды да. Әче таңнан аэропортка китте. Самолет белән очты ул. Авылга зур авырлыклар белән көн кичкә авышкач кына килеп җитте. Сәриянең өен ничек эзләп табарга? Каршына очраган берәүдән: «Сәрия кая яши, күрсәтмәссез микән», – дип сорады.

– Кайсы Сәрия?

– Аның Сөйкә елгасы буенча алма бакчасы бар.

– Бу авылда бар кешедә дә алма бакчасы бар.

– Аның ире юк...

– Ә шулай диген аны башта ук. Әнә урамның теге очында ук елгага терәлеп торган йорт. Син җизни буласыңмыни?

Ул сүздән тартынып китте Риф. Сәрия ничек кабул итәр бит әле. Матур җыйнак кына йортның капкасын ачып кергәндә Сәрия баскыч юып ята иде. Рифне күрүгә мунчаласы кулыннан төшеп китте.

– Менә килдем...

– Үз күзләремә ышанмыйм. Нишләп йөрисең, каян килеп чыктың? –диде аптыраганнан әле яулыгын, әле күлмәк итәкләрен сыпыргалап Сәрия.

– Сәрия, кунакка дип түгел... бөтенләйгә дип килдем...

– Ничек инде? Гаиләң?

– Синсез яши алмый. Кире кагасың икән, әнә, Сөйкә елгасына сикерәм...

– Алай ук әйтмә әле син. Әйдә, өйгә керик.

Һәр әйбер тәртип белән куелган җыйнак өйгә кергәч, дулкынлану бераз басылды кебек. Чәйләп алгач, тагын да җиңелрәк булды. Сәрия әле һаман берсүз эндәшми. Риф аннан күзен алмый җавап көтә.

– Сәрия, мин китмим. Калырга дип килдем...

– Ныклап уйла әле, Риф. Яшермим, йөрәккә үтеп кердең. Ирем үлгәннән бирле ир-атларны яныма якын җибәргәнем юк иде. Синең бит гаиләң бар. Хатының, балаларың...

– Алар алдындагы гаебемне беләм. Тик гаиләмне дә, үземне дә алдалап яшисем килми. Оныта алмадым мин сине. Йөрәк син дип тибә... Ризалыгыңны бир. Учларымда гына тотып яшәрмен...

Сәрия берсүз эндәшми генә өстәлне җыештырды да: «Әйдә, бакчамны күрсәтәм», – дип Рифне алып чыгып китте. «Уйлана, – дип уйлады Риф. – Ярый бөтенләй куып чыгармады, бусагасыннан уздыргач, өмет бар».

Алма бакчасы чынлап та зур һәм матур иде. Бакча артыннан тыныч кына елга агып ята. Ярның икенче ягыннан тау башлана. Ул урман белән капланган. Чыршы, елга яры исе килә. Риф әкрен генә Сәрияне кочаклап алды. Тик хатын тиз генә ирнең кулларын алып атты. «Көпә-көндез, күршеләр күрсә, ни әйтер», – диде ул...

Ихатада кичке эшләрен эшләп йөргәндә капкадан яулыгын озынчалай бәйләгән бер әби күренде.

– Сәрия, ни хәл син? Кичке якта капкаңнан чемодан күтәреп бер ир кереп киткәнен күреп калган идем. Улың дисәң, киңчәрәк гәүдәле...

– Исәнме, Бибасара апа. Әйе, буталып кергән булган ул...

Шулвакыт бакчадан күлмәк җиңнәрен сызганып куеп, су ташып йөргән Риф чиләкләрне күтәреп килеп чыкты.

–Бәй... кунагың бар икән бит, Сәрия, – ди-ди Бибисара әби Рифне баш аяк күздән кичерде. – Ни хәл, улым?

– Исәнмесез.

Риф әби белән ике куллап килеп күреште. Болай күрешү карчыкның күңеленә хуш килеп, сораштырырга керешкән иде. Сәрия сүзне кыска тотарга тырышты:

–Ярар, Бибисара апа, иртәгә иртән керерсең әле. Сөйләшербез. Эшебезне төгәллик инде, – ди-ди аны капкага таба алып китте.

Урынны бергә йокларга дип җәйде Сәрия. Моны аның ризалыгы дип кабул итте Риф. Басылып яшәгән дәрт ул төнне кабат уянды. Тәннәр кайнарлыгы да, җаннар кайнарлыгы да бергә үрелде.

– Гаиләңә китеп, җанны бимазарлык булмасаң кал. Тик минем балаларым ни әйтер соң, – дип сораулы күзләрен аңа төбәде Сәрия.

Ялга кайткан балалар күзләрендәге шикләнүне тоймады түгел тойды Риф. «Әнине бәхетсез итмәслек булсаң, без риза», – диде уртанчы кызы. Эшсез

ятарга яратмаган Риф авыл мастерскоена эшкә керде. Сәриянең авылдашлары әллә ни сәерсенмәде, әллә сиздермәделәр генә. Аңа кырын караучы булмады. Беренче көнне үк «җизни» дип эндәшә башладылар. Җәй урталарында инде ул үзен бу авылда гомере буе яшәгән кебек хис итә башлады. Сәрия белән дә хисләре көннән көн артты кебек. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, гел янәшә булдылар. Риф аерылырга гариза язып салды. Алимент түләүдән баш тарту хакында уйлап та карамады. Хатын белән аерылам, балалар белән түгел дип уйлады ул. Тик бик каты ялгышканын еллар үткәч кенә аңлады.

Гариза язып бер-ике атна үтүгә Сәрияләр капкасыннан Илүсә киеп керде. Риф эштә чак иде. Бакча тирәсәсендә кайнашкан Сәрия бер карауга кунакның кем икәнен таныды.

–Синме инде ул? Җибәр Рифне. Балалар хакына, җибәр, – дип еларга ук тотынды Илүсә.

Сәрия ни әйтергә дә белми аптырап калды. Ул бит мондый хәлнең буласын күз алдына да китермәгән иде.

– Әйдәгез, өйгә кереп сөйләшик, – дип кенә әйтә алды.

Риф өйгә кайтып кергәндә ике хатын чәй эчеп утыралар иде. Илүсәне күрүгә дертләп китте Риф.

– Ничек килеп җитә алдың? Син бит ялгызың Казанга да бармый идең, – дип әйтүен сизми дә калды ир.

– Ир бирмәк, җан бирмәк. Сине алырга килдем. Балаларың сагына. Әйдә, кайтабыз. Әнә көчләп тотмыйм мин аны, ди. Мин сине каңгырап йөрер-йөрер дә кайтыр дип уйлаган идем, беркөнне суд кәгазе килде. Булды, уйнап туйгансыңдыр, кайт, Риф. Онытыйк бу хәлләрне, – диде сабыр гына Илүсә.

– Юк, Илүсә, кайтмыйм. Өйдән чыгып киткәндә әйттем бит инде. Аңла, яратам мин Сәрияне. Йөрәккә приказ биреп булмый.

– Ә балаларны... Балаларны менә шушы хатынга алыштыра ала аласыңмы?

– Мин балалардан баш тартмыйм. Аралашып яшәрбез. Яратудан да зур нәрсә юк икән, Илүсә.

– Бу соңгы сүзеңме?

– Мин кире кайтмыйм...

Илүсә өстәл артыннан торды да, тиз-тиз генә җыена башлады. Исәбе китәргә иде, ахрысы.

–Туктагыз әле, – дип сүзен башлады Сәрия. – Ачуыгызны да, гафу итә алмаганыгызны да аңлыйм. Мине күрә алмыйсыздыр. Нишлим соң яраттым бит. Тик сезне төнгә каршы таныш булмаган районда тыныч кына чыгарып җибәрә алмыйм. Казанга самолет иртәгә генә оча. Кая барырга җыенасыз?

– Кунарга урын бетмәс. Бу хыянәтче янында да, сез – гаилә бозучы янында да бер минутта торасым килми. Мәхәббәтегезгә тончыгыгыз шунда...

Сәрия ишеккә аркылы килеп басты.

– Минем өемдәге кеше – минем кунагым. Төнгә каршы беркая да җибәрмим. Иртәгә иртән үк чыгып китәрсез.

Илүсә карап торды-торды да, диванга барып утырып елап җибәрде. Сәрия белән Риф бер-берсенә карашып куйды. Нишләргә янына барып юатыргамы, эндәшми калыргамы?

–Илүсә, аңлаштык бит инде. Елаудан файда юк, – диеп караса да, хатын Рифне ишетмәде. Ул бары тик ишетелер ишетелмәс кенә: «Чукынып китегез мәхәббәтегез белән», –дип такмаклый иде...

Авыр, бик озын төн булды ул. Илүсә каршындагы гаебен аңлаган Сәрия урынны өчесенә өч җиргә җәйде. Риф белән бергә ятып йокларга Илүсәдән кыенсынды. Ай яктысы төшкән өйдә шундый тыныч иде ки, ул тынлыкны Илүсәнең мышкылдап куюы, Рифнең, уфтанып, әледән-әле борылып ятуы гына бозды. Ул төнне берсенең дә күзенә йокы кермәде. Тик барысы да йоклаган кыяфәт чыгарып яттылар. Һәрберсе үз тормышы, үз язмышы хакында уйлангандыр. Хатыннарның берсе рәнҗеш тулып әрнегән йөрәген учына кыскандыр, икенчесе урланган бәхете өчен оялгандыр. Ә ул бәхет шундый татлы. Урланганга шулаймы ул, әллә соңлап очрагангамы? Соңлап килгән соңгы мәхәббәт аеруча ләззәтле, башны бигрәк тә нык әйләндерә, бөтен дөньяны, андагы тәртип-кысаларны оныттыра, диләр бит. Бу мәхәббәт шулдыр инде... Илүсә таңны өмет белән каршыласа, Сәрия куркып каршы алды бугай. Атасы таң ниндидер үзгәреш алып килер кебек тоелды...

Тик икенче көнне дә Риф үз уенда калуын әйтте. Илүсә инде еламады да, ялвармады да, ачуланмады да. Рифкә томырылып бер карады да: «Мәхәббәтең үкенечкә генә калмасын иде», – дип, саубуллашуып чыгып китте. Шул китүдән Риф хатыны хакында берни ишетмәде. Аерылышсак та, балалар белән аралашырбыз дигән уе да ялгыш булып чыкты. Балалары аны гафу итә алмады. Аларга хатлар язып карады Риф, тик җавап килмәде. Ата күңеле уфтанмады түгел, тик янәшәсендәге бәхете ул борчуларны оныттырды. Бик бәхетле иде ул Сәриясе янында. Яшьләре иллегә таба барса да, уртак бала хакында да хыялландылар. Тик Аллаһы Тәгалә аларга ул бүләкне бирмәде. Аңа да артык кайгырмадылар. Бер-берләре өчен яшәделәр. Аларның 30 ел буе аерым

утырып чәй эчкәне дә булмады. Соңгы көннәребезгә кадәр бер-беребезне сөеп-назлап яшәрбез дә, беркөндә үләрбез дип уйладылар. Тик бөтен нәрсә дә без теләгәнчә булмый. Рифнең яшьтән үк авырткан буыннары картлык көнендә үзен ныклап сиздерде. Авыр гәүдәне тота алмый башладылар. Йөри алмаска әйләнде. Сәриясе аны баладай тәрбияләде. Тик үзенең хәтере югала башлады. Алар икесе дә балалар кулына калды. Сәриянең балалары кулына...

Уйларыннан кайтып, Риф тәрәзәгә карады. Май уртасы. Алмагачлар шау чәчәктә. Тиздән аларның яраткан вакыты җитә – алмагачлар чәчәк кояр. Быел икәүләп аларга карап хозурлана алмаслар. Ул мизгелне күреп калу өчен сау-сәламәт, аякта булырга кирәк шул. Бакча тирәсендә йөрергә. Бик кыска мизгел бит ул, бик кыска, ләкин шундый матур. Гомер агачларының да соңгы яфраклары коелыр чагы җитеп килә. Бары үткәннәрне уйлап юанырга кала. Үкенми Риф. Ул яратты. Сәриясе белән матур яшәделәр. Бу бәхет өчен түләргә кирәк булачагын әле ул яңа аңлады. Яшьлек, дәрт ташып торган вакытта ул хакта уйламыйсың, гомерең буе шулай нык булып яшәрсең кебек. Хәзер Илүсәнең күз яшьләре өчен түләр вакыт җиткән, күрәсең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе бик гыйбрэтле хикэя.Дэртле чакта алдагысын уйламыйлар шул.Картлык каты итеп яканнан тотып алгач кына уйлана башлыйлар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кайчан балаларны ,этиле килеш ятим иткэн Ир бэхетле булсын.Узе сайлаган язмыш

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ахыры бармы бу хикәянең?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ойлэнгэч бер нэпсенне тыя алмыйча мэхэббэт эзлэгэнче картлыгынны уйларга кирэк шул,!сояркэгэ курсэткэн назны хатынына курсэтсэн улда аннан ким кыланмас иде,,!

          Хәзер укыйлар