Логотип
Проза

Алдарга хакың юк, Яңа ел!

 


 

Барысы да Яңа елга алты ай кала башланды. Whatsapp номерына чит-ят берәүдән: «Әйдә, танышабыз!» – дигән смс килеп төшкәндә, Гөлназның узган атнада гына күрәзәчедә булып, аның: «Озакламый бер ир затын очратачаксың, тормышыңа үзе килеп керә. Тик сак бул, ышанып бетмә», – дигән сүзләреннән иләсләнеп йөргән бер мәле иде. 29 яшендә таянырлык кына тәҗрибәсе бар, шуңа да кыз күрәзәнең беренче өлешен генә күңеленә бикләп, каршындагы җамыякка күпсенмичә генә меңлекне салып куйгач, кош тоткандай өенә кайтып киткән иде. Зарыккан иде ул ир-ат игътибарына, янәшәсендә үзенеке генә итеп арысландай берәр ир күрәсе килә иде аның. Күрәзәчегә дә нәкъ шушы сүзне ишетер өчен барды бит ул! 

Шуңа да теге смсны көтмәгәндә килеп төште, дип әйтә алмый. Көтте ул аны! Һәм, билгеле инде, шунда ук, ниһаять, язмышым телгә килде, дип кабул итте. Үзен, чыннан да, язмышы белән уртак тел табып сөйләшә дип хис итте. 

Телефон аша аралашу тиз арада мәхәббәт романнарындагыча кайнарлана барды: Гөлназ гына түгел, үзен Марат дип таныштырган егет тә назга сусаган булып чыкты. Тик менә командировкасы озакка сузылган. «Еракта ук ул, Якутиядә үк бугай. Озакламый кайтырга тиеш. Ничек көтеп алырмын, әле ярый һәркөнне «хәерле иртә» теләп уята» – Гөлназ заводтагы хезмәттәшләренә шулай дип сөйли. Станок артында янәшә басып эшләгән иптәшләре кыздагы үзгәрешләрне шунда ук сизде: күзләре ут яна, бит алмалары кызарып тора хәтта. Эштә гаме калмады, телефонын кулыннан да төшерми, минут саен смс килмәдеме икән, дип алып карый. 

– Кая, фотосын җибәрмәдеме? Күрсәт әле безгә дә, – дип көлешәләр кызлар. 

– Юк, фотосын җибәргәне юк, минекен сорап алды. Мондый чибәр кызны күргәнем юк иде әле, дигән. Күзләреңдә әллә нинди сер бар, дигән...

Маратның кайтыр көннәре якынлашкан саен Гөлназның дулкынлануы арта барды. «Марат болай ярата икән, Марат мондый булганны ярата», – дип өр-яңадан киенде, чәчен, тырнакларын ясатты. Суыткычын тәмле-тәмле әйберләр белән тутырып куйды. Телефон аша гына гашыйк булган кешесенә дә мулдан бүләкләр алды...

– Кайчан кайта? – дип сорады бер көнне күрше станокта эшли торган Илһам Гөлназдан. Илһам – өйләнгән, тормышны төрле яклап күргән кеше. Яшь чагында «группировка»да да торган. Ул бу мәхәббәт эшләренең артык тиз куеруына башта ук сагаеп караган иде. 

– Менә поездга утырды. Берничә көннән вокзалга такси белән каршы алырга барам, – дип җавап бирде башы тәмам әйләнгән Гөлназ Илһамның шик-шөбһәле сорауларына игътибар итмичә. Тегесе төпченүендә булды: 

– Фотосын җибәрдеме?

– Юк, озакламый кайта бит инде, шунда күрешербез. «Не разочаруешься», дип ышандырды. – Шулай дип Гөлназ станоклар гүләвен дә күмәрлек итеп чытлыкланып көлеп җибәрде.

– Син аны өеңә алып кайтасыңмы?

– Башта безгә кайтабыз, аннан соң ул мине туп-туры үзләренә алып кайтачак.

Илһам һаман төпченүендә булды: 

– Син бит аны бер дә белмисең, ашыкмыйсыңмы өеңә алып кайтып?

– Без аның белән соңгы ике ай эчендә генә дә шундый күп аралаштык, мин аны күптән беләм кебек инде, – диде Гөлназ. Илһам кирәгеннән артык бәйләнә кебек тоелды аңа. Шуңа да ачуы килеп: – Ничә ел бергә эшләп, без синең белән дә алай күп аралашмаганбыздыр әле, – дип өстәде. 

Икенче көнне Илһам тагын сораулары белән аптыратты. 

– Нәрсәсе ошамый соң аның сиңа? – диде Гөлназ аптырап, бөтен кызлар ишетелерлек итеп.

– Көнләшә ул, кияүгә чыкмаган бер генә кыз бит син, син дә чыгып куйсаң, кем кала аңар? – дип көлештеләр кызлар. Ә Илһам дәшмәде. Кайтыр сәгать сугып, завод капкалары ачылгач, вахта автобусына барганда Илһам янә Гөлназны куып тотты. 

– Слушай, а не сидит ли он у тебя? – диде ул русчалатып. Шунда гына Гөлназның керфекләре түбән төште. 

– Әйе, – диде ул. – Ләкин ул гаепле түгел...

– Алар берсе дә «гаепле түгел», Гөлназ. Мин сиңа начарлык теләмим, ләкин син аны үзеңә сыендырып ялгышмыйсыңмы? 

– Илһам абый, ул андый түгел, борчылма...

Калган дүрт айны эштәгеләр Гөлназның чын-чынлап бөлүенең, суырылып ябыгуының шаһиты булдылар. Маратны поезддан каршы алып, үзенә алып кайтып сыендырганнан соң, Гөлназ аны баштан-аяк киендерде, ашатты-эчертте, ял иттерде... Тегесе телефон аша биргән вәгъдәләрен кабатлап торуында булды: әйе, ул, һичшиксез, сөйгән ярын әти-әнисе янына алып кайтачак, ләкин менә башта туйлык акча эшләргә кирәк, янәсе. Ә үзе әти-әнисенә бик игътибарлы: атна саен ял көннәрендә туган ягына кайтып, аларга булышып килә. Беренче тапкыр кайтканда, Гөлназ аның әти-әнисенә күп итеп бүләкләр алып җибәрде, апасына алтын муенса, аның балаларына уенчыклар да эләкте. Башка атналарда да күчтәнәчләрне мулдан төяп җибәрә иде. 

Менә Яңа ел да якынлашты. Гөлназ дулкынланып көтте аны: Яңа елны сөйгәне белән бергә каршыларга әзерләнде. Декабрь урталары иде, ул көнне Марат балтасы суга төшкәндәй бик арыган кыяфәт белән кайтып керде. Имеш, эшләгән җирендә акчасын бирмәгәннәр, алай гына да түгел, үзе туплап алып киткән бригадасындагы егетләргә хезмәт хакы бирү Марат өстенә калган...

Гөлназның моңа кадәр алган алтыннары да, шуның белән бергә Маратның беренче көнне үк кидергән гәүһәр кашлы алтын балдагы да ломбардка китте. Гөлназ исә Яңа ел бәйрәмен матур итеп каршылыйсы килеп, хезмәттәшләренә ялварулы карашын төбәде: «Аванстан ук бирәм, әҗәткә генә...»

Илһам абыйсы ярдәмгә килде ул көнне. Башын чайкый-чайкый, күңелен әрнетә-әрнетә кесәсендә булганын – ике мең сумын чыгарып бирде. «Гөлназ, урыс әйтмешли, «доверяй, но проверяй», апасы белән аның балалары хатыны белән үзенең балалары түгелме икән?» – дип сак кына кисәтте бу юлы да. Соңгы ярты елда «яратып» алҗанган Гөлназның бу шикне үзенеке итәрлек хәле юк иде: Яңа елны берүзе каршыламас өчен теләсә кайсы ялганга да ышанырга әзер иде ул. Бәлки әле, Яңа ел могҗизасы булып куяр да аның сөйгәненең дә юллары ачылып китәр, эшләгән акчасын да бирерләр, Гөлназ да бурычларыннан котылыр... 

«31 декабрьдә төшкә килеп җитәм!» – дип вәгъдәләр бирә-бирә туган ягына, әтисе белән әнисе янына кайтып китте Марат. «Шалтыратма, анда элемтә юк, үзем шалтыратырмын, куянкаем, йомшагым минем», – дип кайгырта-кайгырта китте бит үзе, бер кулы белән Гөлназның биленнән кочып, икечсенә Гөлназ җыеп биргән ананас, шампан шәраблары салган сумкасын тотып. Ничек ышанмыйсың инде аңа?

...Төнге унике туларга биш минут кала да бер ишеккә, бер телефонга карап көтте әле кыз «сөйгәнен». Уникене сукканда, Илһам абыйсы әйткән дөреслек, ниһаять, Гөлназның да башына барып җитте. Бөтен шәһәр Яңа ел исереклегенә чумганда, Гөлназ үзен дөньядагы иң аек кеше кебек итеп тойды. Җилкәсеннән тау төшкәндәй җиңел сулап куйды: ярты ел буена ниндидер юләрлек шаукымында яшәгән икән бит ул! Шәһәр өстендә эленеп торган салют утлары астында Гөлназның кайнар яшьләре коелды... 

Ә беренче гыйнвар иртәсен ул яңадан башлады. Яңа биттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ шулай алданган ничэ кызны белэм. Бу ирлэр бигрэк кыз балаларны мыскыл итэргэ генэ тора. Кабэхэтлэр!

    Хәзер укыйлар