Логотип
Проза

Алар кем дә, мин кем?

Хикәя

Хикәя

Элек-электән әти белән әнинең акча санап вакланулары эчемне пошыра иде. «Бу ай зарплатасыннан малайга ботинка алсак... Тегесеннән кызга пәлтә юнәтсәк... Аннары, бәлки, үзебезне кайгыртырга да җай чыгар...» Нишләп минекеләр генә шулай тиен санап яши икән соң? Күрше кызларын  ничек шулай гөл кебек итеп киендерәләр, кайчан керсәң, өстәлләрендә ничек шулай авыл кибетендә күренмәгән затлы ризыклар була икән? Иии... Әти-әнине сайлап алмыйлар шул... 

Мәктәпне бетергәндә ул эч пошулар иң югары ноктасына җиткән иде. Ничек итсәм, итәрмен, барыбер сезнең юлдан китмәм дип, үз-үземә сүз бирдем. 

Институтка ярыйсы гына җиңел кердем. Үземне үтә сәләтлегә чутламасам да, югары классларда бүтәннәр кебек трай тибеп йөрмәдем, шуңа аттестат билгеләрем хәйран яхшы булды. Тик мондагы уку мәктәптәгесеннән бик нык аерыла иде шул. Алай да максатыма ирешү өчен кулдан килгәннең бөтенесен дә эшләдем. Имтиханнар алдыннан капланып укыдым, тулай торакның кухнясына чыгып утырып, төннәр буе  текст ятлап чыга идем. Бүлмәдәш кызлар үртәп тә, үгетләп тә карадылар. Янәсе, укып мулла, чукып карга булмассың, авыруга сабышма тагын, дип кисәтәләр иде. Үзләре егетләр белән киносына да чаптылар, табигатькә дә чыктылар, танцыларын да ташламадылар. Ә мин, дөрестән дә, авыруга сабыша яздым – берсендә «скорый» белән алып киттеләр хәтта. 

Егетләр дигәннән... Институтта миңа сүз катып маташучылар байтак булды. Берсенә дә эреп китмәдем. Җентекләп өйрәнергә кирәк аларны башта, юкса әти-әни язмышына төшеп утыруым бар. Кайдадыр укыганым бар: мәхәббәт ике айга гына бара икән, аннары ияләнү китә ди. Үлә-бетә гашыйк булудан Ходай сакласын! Миңа ияләнү дә җиткән. Менә Хәмит дигәне озын буйлы, чибәр дә. Аның белән шактый урам әйләндек. Сөйләшүләре төпле, үзе дә шактый акыллы күренә. Бер көн кинога чакырган иде, кесәләренә тыгылгач, югалып калды. 

– Акчамны онытканмын бит, – дигән була. Мин инде аны уңайсызламаска тырыштым. 

 – Була торган хәл, бу юлы үзем түлим, – дидем дә, шуннан соң аның белән араны өздем. Әллә хәерче, әллә саран – аңламассың... Мәхмүт тә күзгә-башка сөйкемле күренә, үзе шаян да, тапкыр да, аның белән аралашу күңелле.  Тик бер көнне урамда мин аны салмыш килеш күрдем. Иптәшләре белән киләләр иде. Артымнан куып  җитеп: 

 – Менә, вагон бушатып кайтып киләбез, баедык, кичкә сине ресторанга чакырам, – диде. 

 – Ярар, – дидем дә күзенә башка күренмәдем. Димәк, шәрабтан да баш тартмый, булганын да саклап тота белми, рестораннарга туздыра. Кирәкми миңа андый тормыш юлдашы... Рәмис тә күз салып йөри башлаган иде. Әйбәт укый, үзе бик актив, институтта нинди түләүсез эш бар, бөтенесенә йөгерә. Алай гына да түгел, шәһәр күләмендәгеләренә дә өлгерә. 

 – Сиңа болардан берәр файда бармы соң? – дип сораган идем, миңа аптырап карады. 

 – Нинди файда турында әйтәсең? Тормышның үзәгендә кайнау үзе файда бит инде, – дип, пафос белән җавап кайтарды. Шундый кеше белән бәйләнешкә керергә ярыймы  инде, йә? Тагын берсе... Әй, ярар, андыйлар күп булыр ул, миңа үземнең максатыма ирешергә кирәк. Ә аннан мине беркем дә ваз кичерә алмаячак. Уйларым тегендә-монда чәчелә башласа, әти-әнинең акча санап утыруларын гына исемә төшерәм. 

Ул максатка ирешүнең икенче төрле юлы да килеп чыкты. Бер көнне ике кулына ике авыр сумка тоткан Руфия Рәисовнага юлыктым. Безнең кафедра мөдире ул, үзе хәйран олы яшьтә. 

– Китерегез, күтәрешәм! – дип, сумкаларына килеп ябыштым. Апа елмаеп куйды, кулларын тиз ычкындырды. Аннары өйләренә үк керергә чакырды, бергәләп тәмнүшкәләр белән чәй эчтек. Тегесен-монысын сөйләштек. Ялгызы гына яши икән, ире үлгән, балалары кайсы кая таралышкан. Артыгын төпченмәскә тырыштым – монысына да үзем өйрәндем. Әйтәсе килгәнен кеше үзе сөйли ул. Мин апаны җөпләп кенә утырдым. Азрак сөйләшкән кеше акыллырак күренә дип кайсы язучы әйткән әле? 

– Синең белән күңелле икән, тагын кер, – дип чакырып калды Руфия Рәисовна. Аннары да кердем, анысында өен җыештырырга булыштым. Икенчесендә ашарга пешерештем. Аннан кафедрага үземнең эш урынына йөргән кебек йөри башладым. Руфия Рәисовнаның отчет кәгазьләрен тутырыштым, курьер булып, тегендә-монда чаптым. Ул миңа диплом эшемне язарга булышты. Дөресрәге, элекке студентларның эшләрен карарга бирә торган булды. Кафедра мөдире – дәүләт имтиханы рәисе дә, шуңа күрә кызыл диплом алачагымны алдан ук белеп тордым. 

Ә кызыл диплом белән син – ирекле кош! Үзең теләгән эшкә урнаша аласың. Менә шулай эзләнеп йөргәндә табыштык без Илгиз белән. Ул миннән унбиш яшькә өлкән, үзенең әллә ни буе-сыны да юк, төскә-биткә дә килешсезрәк, өстәвенә, бер өйләнеп аерылган. Боларына тамчы да исем китмәде – аның каравы, үзенең фирмасы, шәһәр читендә менә дигән коттеджы, әллә ничә миллион сумлык машинасы бар. Туйга миңа да елкылдап торган өр-яңа машина бүләк итте. Иртән торышка, хезмәтчеләре –ул үзе аларны «ярдәмчеләрем» дип йөртә – аш өстәлен төрле тәгамнәр белән тутырып куя. Тормыш түгел – җәннәт! 

Бер көнне әти белән әнине кунакка дәштем. 

 – Менә шулай яшәргә кирәк аны! – дидем. Тик аларның йөзләрендә шатлык күрмәдем. Икесе дә миңа сагаеп карады.   

– Алтын читлеккә эләккән кош булгансың икән... Эшләми генә яшәрсең микәнни шулай? – диде әти, аптырабрак кына. 

 – Ничек инде эшләми генә? Өйдә дә бетмәгән бит ул эш! – дидем дә, үз сүзләремә үзем үк аптырап куйдым. Аларын да шул «ярдәмчеләр» башкара бит инде аның. 

Беркөнне бу хакта Илгизгә үзем сүз каттым: 

 – Өйдә яту күңелсез икән, табып бир миңа берәр эш! – дидем. Чыннан да, ул кызыл дипломны нәрсәгә генә дип алдым соң мин? 

Илгиз карышып маташмады. 

 – Пажалыста, кибетләремнең любоена директор итеп куям сине, – диде. 

Менә шулай эшмәкәр ханымга әйләндем дә куйдым. Дөрес, бар эшне урынбасарым – шактый тәҗрибәле, олы яшьтәге элекке директор тартып килде. Миңа өем-өем кәгазьләргә кул куеп кына утырасы була иде. Аннары – ирем белән култыклашып, «деловой» очрашуларга йөрисе. Шундый очрашуларның берсендә тулай торакта бергә яшәгән дус кызны  күреп алдым. Ялгыш килеп эләккәндер ул монда! Аның өчен оялып куйдым – студент чагыннан ук калган күлмәген кигән инде әллә? Авызын ерып, миңа турылап килә башлаган иде, шунда ук маршрутымны үзгәрттем. Нигә кирәк ул миңа – ул кем дә, мин кем?! 

Тик... Авырлыкка түзеп була, рәхәткә чыдап кара, диләрме әле? Мондый тормыш бер ияләшкәнче генә ләззәтле икән ул. Аннары төссезләнә, тәмен югалта икән. Кибеттән тиз туйдым – минем эш булып чыкмады ул. Матурлык салоннарына, бассейннарга йөреп, үзем кебек бай хатыннары белән очрашкалап вакыт уздырабыз шунда. Юк, күңелгә нәрсәдер җитми, кычкырып-ярсып елап аласы килгән вакытлар да була башлады. Юкса, нәрсә теләсәм, шуны эшлим, кая теләсәм, шунда барам. Ә күңелемдә шатлык юк! 

Соңгы араларда әтинең «алтын читлеге» исемә төшеп бимазалый башлады. Менә утырам өске катның иркен балконында кулыма шампан шәрабы салынган бокал тотып. Үземчә килештереп маташуым инде. Аста, гөлбакча арасында көмеш сулы инеш агып ята. Ясалма инеш. Анда үрдәкләр йөзеп йөри – алары да ясалма. Яр кырыендагы чәчкәләр дә ясалма кебек күренә миңа. Безнең авыл болынындагы ромашкаларга җитәме соң инде... 

Менә шулай бернинди максатсыз-нисез тормышымны заяга уздырып барам. Баштарак бала алып кайтуны икебез дә теләмәдек – яшәп калыйк әле бераз, өлгерербез, дидек. Еллар уза торды, кабат бала темасы күтәрелгәндә соң иде инде... Бик теләсәк тә, ул  бәхетнең анысы  безне урап узды. 

Бер көнне чакыру билеты калдырып киттеләр – институт бетергәнгә егерме ел узган, очрашуга дәшәләр. Ул егерме ел эчендә андый чакырулар күп булды, нәрсә калган миңа анда?! Чыннан да, алар кем дә, мин кем? Ә менә монысы никтер уйландырды. 

Бәйрәмгә иң кәттә күлмәгемне киеп киттем. Һәм соңыннан үкенеп туя алмадым... Бөтенесе гади дә, ятышлы да киемнән, үзләре ягымлы елмаешалар, кочаклашалар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләшәләр. Мин генә табын өстәленең нәкъ урта турысында тәвә кошы кебек кукыраеп утырам. Берсе дә яныма килми, баш кагып кына исәнләшәләр дә, башкалар арасына кереп чумалар. Әллә танымыйлар да инде?! 

Әүвәлрәк мин үзем аларны танымаска тырышып яшәдем шул! Ә хәзер менә алар кем дә, мин кем? 

Җай гына урынымнан кузгалдым. Идәннән сөйрәлеп барган күлмәк итәкләремне күтәреп алып, йомарлап тоттым. Әкрен генә ишеккә таба юнәлдем. Артымнан берсе дә килеп дәшмәде. Беркем дә туктатмады. Аларның миңа, минем аларга бер әйтер сүзебез дә юк иде шул. 

Урамга чыктым. Артымда чын тормыш гөрләп калды. Ә мин үземнең бай, әмма буш, мәгънәсез «читлегемә» таба юл тоттым... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    борыныңны бик күтәрмә, чиләк элеп куярлар

    Хәзер укыйлар