Логотип
Проза

Ал чәчәкләр бәясе

(хикәя)
      Төрле мәсьәләләр белән килгән халыкны кабул итеп утырган Гөлшат чираттагы кызны чакырды да, аңа сораулы караш ташлады:
– Хәерле көн. Сез ни телисез? 
Мөләем йөзле, зифа буйлы кыз бераз икеләнеп торды да, кызарган күзләрен яшерергә тырышып, җавап бирде:
– Без моннан ай ярым элек егетем белән өйләнешергә гариза биргән идек. Мин шуны бетерергә килдем. 
     Гөлшат, кызга бер караш ташлау белән, аны таныды. Шундый да   матур парлар була, әйтерсең дә, алар туганда ук бер-берсе өчен ярәшелгән...  Әйе,  кавышырга гариза китергән бу  карап торырлык  парга Гөлшат һәм  ике хезмәттәш хатын-кыз ихлас күңел сокланганнар иде. Нишлисең, димәк,  алар язмышларын бәйләмәскә булганнар. Дөнья бу...   Гөлшат киштәдә яткан  папкадан  тиешле  гаризаны табып алды да,  кәгазьне кулында тоткан килеш,  алдында  башын иеп утырган кызга карашын күтәрде. Илсөяр  һәм  Мәҗит... Ай ярым элек өйләнешергә гариза китергәннәр... Гражданлык хокугын теркәүче буларак, Гөлшатка кызны үгетләргә дә, кире уйлатырга да ярамый. Ничек булса да, бу аның хокугын бозу, шәхси тормышына кысылу  була.  Һәр кеше  үзе тиешле санаган пары белән тормыш корырга, яки аерылырга хокуклы.   Аның уйларын сизгәндәй, кыз дерелдәгән куллары белән күзләрен каплады да,  ишетелер-ишетелмәс кенә: “Ташлады ул мине...”– дип,  үксергә тотынды.  Халык арасында эшләп төрлесен күргән Гөлшат та беразга югалып калды.  Каршы  өстәл артында утырган хезмәттәш  иптәше белән караш аша  сүзсез генә аңлашканнан соң,  Гөлшат  кызга: “Тынычланыгыз. Әйдәгез минем белән”, – дип,  аны икенче буш бүлмәгә алып чыкты. Һаман да тынычлана алмаган кызга эчәргә су бирде, утырырга  урын тәкъдим итте.   Вакыты тар булса да (әнә  коридорда күпме кеше утыра гариза белән),  Гөлшат  кызны  тиз генә борып чыгара алмады. 
– Сеңлем, бәлки, килешерсез? Әле бит соң түгел.  
– Беләсезме, ул  берни дә аңлатмыйча, мине ташлады. Ә мин аңа шундый ышандым... Шундый яраттым...  Ул бик еракта. Инде ай буе  миңа шалтыратмый. Бер хәбәре дә юк... 
Кыз тагын да үксебрәк еларга тотынды.  Гөлшат,   Илсөярне  юатырдай сүзләр таба алмыйча, аңа  бер мизгел дәшми генә карап торды.
– Илсөяр, сез  әле шундый  яшь, шундый чибәрсез. Сез, һичшиксез,  үз бәхетегезне табачаксыз. Ул хәтле кайгырмагыз инде, – Гөлшат шул сүзләрдән башка әйтер сүз тапмады. 
– Апа, минем авырым бар. Мин аны төшертергә телим. Ничек үстерим мин аны ялгызым? – кызның, ахры, эченә җыелган сагышны кем  беләндер бүлешәсе килә иде. Бәлки, киңәш ишетәсе киләдер.
Гөлшат ни әйтергә белмичә тынып калды. Үзалдына гына әйткәндәй: “Тумаган да баланың ни гаебе бар сез килешә алмаганга?..”  –  дип, көрсенеп куйды.  Кыз дәшмәде.
– Әниегез  беләме соң?
– Белми...
– Бәлки, сезгә аның белән киңәшергә кирәк? 
– Ул мине аңламаячак.
Гөлшат диварда эленеп торган сәгатькә күз ташлады да:
– Сеңлем, мине эшем көтә.  Ә сезгә мин, ул егетне табып, барысын да аныклап аңлашырга  киңәш итәр идем. Дөнья бу. Ниләр генә булмый дөньяда.  Ә балагыз турында бик уйлап  эш итүегезне теләр идем. Соңыннан үкенерлек булмасын...
    Бераз тынычланган кыз  саубуллашты да чыгып китте. 
     Гөлшат эшендәген өенә, өендәген эшенә  ташып йөрүне бик хуп күрмәсә дә, бу сөйләшүне  тиз генә оныта алмады. Менә бит, яшь кенә бала... Шундый хәлгә очраган.   Киңәш бирер кешесе дә юк.  Киңәшен дә ничек бирәсең бер белмәгән чит-ят кызга?  Гаепле булып калуың бар... Күңеленнән генә   Илсөярне,  бәлки, кереп чыгар дип көтсә дә, кыз күренмәде.  Хатынның бик тә беләсе килә иде кыз язмышы турында. Тик Илсөяр башкача килмәде.  Бу вакыйгага берничә ай үтте. Гөлшат та, тыгыз эшенә бирелеп, кыз турында  бераздан онытты.   
     Эш көне бүген дә гадәттәгечә башланды. Кемдер туа, кемдер үлә. Кемдер гайлә корырга тели. Кемдер аерыла.  Шуларның барысын да,  кәгазьгә теркәп, архивка тапшырырга кирәк.  ЗАГС  хезмәткәрләре гел туй-бәйрәм эчендә кайнаган сыман күренсә дә, бу  алай түгел.  Эшне  күбрәк кәгазь эше тәшкил итә.  Гөлшатка кабул итү бүлмәсенә яшь бала күтәреп килеп кергән  матур пар  таныш күренде. Хәтерен җигеп, исенә төшерергә маташып яшьләргә карап торган арада, чибәр ханым үзен танытты:
– Апа, хәерле көн. Сез безне таныйсызмы?  Без кайчандыр гариза биргән идек. Аннан мин аны килеп бетердем. 
Күзләренә  кәнагать елмаю кунган Гөлшат  ир-егет кулындагы  кызыл бантлы җәймәгә төрелгән төенчеккә ымлады: “Кызыгыз туды, димәк? Котлыйм! Котлыйм!”
– Әйе, апа. Безгә балабызның тууын теркәргә кирәк. 
Аның артында басып торган  яшь ир өстәде:
– ... һәм гариза...
     Ире  өйләнешү турындагы гариза кәгазен тутырганда, Илсөяр,  нәни кызының битенә япкан челтәрне күтәреп, кызчыгын Гөлшатка күрсәтте дә,  бер-ике сүз белән генә егетенең  теге вакыт юл һәлакәтенә очрап,  озак вакыт хастаханәдә  ятуын, үзенең аны  барып эзләп табуын сөйләде. 
– Рәхмәт сезгә, апа, кызым өчен.  Ирем өчен. Ярый теге вакыт сезнең белән сөйләштем, –  бәхетле елмайды яшь әни. 
     ... ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә еш кына матур-матур чәчәкләр бүләк итәләр.  Кешеләр яратышалар, кавышалар.  Шул бәйрәмнәрен  үзләренең никахларын теркәгән кешеләр белән бүлешәләр.  Менә бүген дә Гөлшатның өстәлендә,  күзнең явын алып,   Илсөяр белән Мәҗит калдырган ал розалар гөлләмәсе тора. Монда хезмәт иткән кеше өчен гадәти күренеш кебек.  Тик Гөлшат белә, бу чәчәкләр башка гөлләмәләрдән бик  тә, бик тә аерыла.  Ул үзе генә белә – бу чәчәкләрнең бәясе икенче...
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт Физалия апа!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик зур рэхмэт, Физэлия! Тормышнын торле якларын матур хэм мэгънэле итеп тасвирлап кунеллэргэ яктылык бирэсен, яшэу коче остисен син! Молодец!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт Физэлия апа..Фэхемле хикэя яшльэр очен!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бер җылы сүз ...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик ошады

            Хәзер укыйлар