Логотип
Проза

Ак әби, кара әби

 (хикәя)


 (хикәя)
 Җәйге ял ул – чәнти бармак кебек кыска. Ел буена җыелган алҗуыңнан котылыйм, арыган җаның-тәнеңә рәхәтләнеп ял, көч-хәл алыйм, дип уйларга да өлгермисең, җәйге ял күз ачып йомганчы үтә дә китә. Ялымда әни янында күбрәк булыйм, йорт эшләрендә булышыйм, дип туган өенә озаккарак кайткан Нәсимәнең дә, ни кызганыч, китәр вакыты җитеп тә килә. Шәһәрдә – дәүләт, авылда – җәннәт тә бит. Үкенерлек түгел дә кебек – эшләнәсе эшләр эшләнде: өй юылды, юылган керләр үтекләп өелде, капка-койма буялды, бакча каралды. Шулай да әллә ни җитеп бетми бу күңелгә. Әлеге дә баягы, бу ашыгыч замананың чире – тагын вакыт җитми калды. Әни янында туйганчы кунак булырга вакыт калмады... Хәер, әни янында кунак булудан туямы икән берәрсе? Әнидән аерыласы минутлар алдан ук күңелне моңсулатып-сагышлатып тора. Китәргә бер-ике көн кала, Нәсимә, тагын нинди ашыгыч эшләр калды, дип, күңеленнән үткәрде. Шәһәр белән авыл арасы якын түгел. Атна-ун көн саен кайтып булмый. Кышка керсәң, ике айга бер кайтыла диярлек. Олыгайган әни карчык шәһәргә барырга һич тә ризалашмый. Җитмештән узган әнисенең тормышын кайткан арада гына булса да җиңеләйтергә тырышып яткан көне Нәсимәнең. Газимә карчык кызының эшләгәненә сөенеп, шөкер итә итүен: “Балакаем, тагын җимереп эшләдең! Үзең рәхәт күреп яшә шәһәреңдә!” Ярый, әнисенең күңелен күрүе яхшы булды анысы. Тик бик зур йомыш эшләнми калуы гына җанын кыбырсытып тора Нәсимәнең. Нәкъ авылга, туып-үскән шушы җиргә, нигезгә бәйле бик зур саваплы гамәл үтәлми калуы кайтып кунак булуның бар рәхәтен ала. Шәһәргә кайтып китәр алдыннан Нәсимә һәр елны хәер-догасыз юлга чыкмый иде. Шушы йортка нигез салган ата-бабасының, ун ел элек вафат булган әтисенең, дөньяда дүрт ел гына яшәп киткән абыйсының рухына сәдака бирмичә, әнисе, туганнары, гаиләсе исәнлегенә дога кылдырмыйча, фатиха алмыйча киткәне юк иде. Иманлы, динле Ак әбидән әрвахлар рухына, терекләр исәнлегенә дога укытып кайтырга чыксаң, юл да, һичшиксез, уңа, күңел дә тынычлана. Хәерле юл дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик авылның диндар абыстае – Ак әбекәй олыгайды, йөзне куган карчык ерактагы улында яши. Җиде буын ата-бабаны искә алып, авылдашларны, туганнарны хәтерләп, Ак әби белән бер яшьтәге самавырны бушата-бушата сөйләшеп утырган чакларны сагынырга гына калды. Динле генә саналган Камилә әби дә дөнья куйды. Күрше авылда мәчет тә, мулла бабай да бар ул барлыгын. Тик нәсел-тамырыңны, ата-анаңны белгән, балачактан башыңнан сөеп үстергән берәр иманлы авылдашыңнан дога кылдырсаң, ул догаңның кабул буласына шик калмый. Ак Әби булмагач, ничек кыен икән! Сәдака да бирмичә, дога да алмыйча ничек китмәк кирәк?! Бар ул барлыгын авылда бер ятимә карчык. Ире күптән үлгән, балалары аналарының җир йөзендә бар икәнлеген дә оныткан. Бик сайланып тормаганы аңа төрле хәерен дә илтә, догасын да укыта. Китаптан карап булса да, хәтта никахын да башкара, җеназасын да чыга дип әйтәләр Ямал әбине. Укыйдыр укуын, тик кабул булуы гына икеле. Бер дә булмаса әллә шул карчыкка гына илтергәме хәерне дигән уен Нәсимә үзеннән куып җибәрде. Әнисенә дә бу уен әйтмәде. Әнисенең Ямал карчыкны өнәмәү генә түгел, җене сөймәвен ул белә иде. Хәер, бер Газимә генә түгел, кимеп барган авылдашларның күбесе “тәүбәгә килгән” Ямалның Ак әбидән соң бик дини әһелгә әйләнеп китүен артык хупламадылар. Бурычы өстеннән төшсен өчен генә теләсә кемнән дога ишетергә Нәсимәнең дә күңеле тартмады.
 Балачакта Нәсимә Ак әбинең кушаматын ак чәчләрен каплаган ак яулыгы, җыерчыклы ак йөзе өчен бирелгән дип уйлый иде. Ак әби кушаматы ак яулык яисә ак чәчләргә бәйле түгел, ә саф җисеме, рухи чисталыгы өчен бирелгән авылча дәрәҗә икәнлеген ул үскәч кенә аңлар. Ә урам аша яшәгән Ак әбигә карап, алты яшьлек беркатлы Нәсимә, ак әби булгач, димәк кара әби дә буладыр дип уйлый иде. Шулай ук зәңгәр әби дә, яшел әби дә. Әлбәттә, була! Әнә бит югары оч Әлфинәнең әбисе гел яшел яулык бәйли – димәк ул яшел әби! Ә кырый күрше Нәфисә әби зәңгәр шәл бәйли, зәңгәр чәчәкле күлмәк кия – димәк ул зәңгәр әби! Кара әбине генә таба алмады Нәсимә ул чакта. Кара әби, кара яулык-күлмәгеннән тыш, убырлы карчыктай мәкерле, усал булырга тиеш иде кебек. Әнисенең рәнҗеш-каргавына караганда, югары очтагы Ямалга нәкъ шул кара әби исеме төс кебек. Тик ул бит әби түгел, ә апа кеше – Нәсимәнең әтисе белән бер яшьле. Тылык исерек әтисе төн уртасында кайтып тавышланганда Нәсимә, тагын шул Яманга кердеңме? дип гарьләнеп елаган әнисен үлеп кызгана иде. Тол хатын Ямалны Яман, дип, бер Газимә генә атамый иде. Күп кенә ирле хатыннар Ямалның яман якларыннан иза чиктеләр. Шуңа күрә Ямалга Яман кушаматы бик тиз беректе. Иртә тол калган хатыннар бер Ямал гына түгел иде авылда. Тик күбесе, язмыш җибәргән сынауларны ялгызы күтәреп, саф исемнәренә тап төшермичә, авырлыкта көн күрделәр. Үсеп килгән балаларыннан да, илдән дә оялмыйча, Ямал хатынлы ирләрне үзенә ияләштереп ятты. Кеше рәнҗешеннән курыкмады. Ирләрен эзләп килгән хатыннарны начар сүзләр белән сүгеп чыгарды. Хурлана-кимсенә, кичен авыл башына ирен эштән каршыларга әнисенең ник барганлыгын аның артыннан ияргән Нәсимә аңламый иде әле ул вакытта. Юл буена Яманга һәм иренә ник каргыш яудырганын да бала акылы бик белеп бетермәде. Әтисенең аты Яманның коймасына бәйле торганда, әнисе тол хатынның тәрәзәсен ник ачу белән какканын да... Өйгә кайткач, Яманның исемен ишетү белән, әтисенең пычак күтәреп сугышуын да... Түзде дә инде әнисе! Ирле булыйм теләгеннән түгел, ике баласы хакына кирәк булгандыр шул бу түзү.
 Менә шул кәнтәй Ямал, элекке гөнаһларын онытыпмы, олыгайгач тәмам тәүбә итепме, хәзер авылда дин эшен алып бара, имеш. Үзе өчен генә тотса – бер хәл. Аның үткәнен белгән хатыннар, синең укыганың ни дә, минем чукынганым ни, дип әйткәләсәләр дә, Ямалның әз-мәз төшемле кәсептән баш тартасы килмәде, ахры. Дини эш хәтле җаваплы вазыйфаны ил алдында үз өстенә йөкләве дә нәфесе туймаудан гына килә кебек. Сабантуйда, Яңа елда булсынмы, исереп ятуын, гайбәт сүз йөртүен искә алмаганда әбекәй бик дөрес яши шикелле. Өзә-өзә булса да уразасын да тота, хакмы-түгелме, намазны да калдырмавын сөйли. Тик тәүбәсе дә тукран тәүбәсе генә, ахры. Заманага яраклаша белгән, йөз алыштыра белгән кешегә яшәве беркайчан да авыр түгел. Дин тапталган чорда Ямал кебекләр, Алла юк, дип лаф ордылар. Гөнаһ кылудан, рәнҗеш алудан курыкмадылар. Заманалар үзгәргәч, тиз генә Алланы да искә ала башладылар. Әләм алышынганнан гына иман барлыкка киләме икән кешедә? Ак әбиләр булган кебек, кара әбиләр дә бармы икән?..
 Юлга чыгар алдыннан бик кирәкле, бик мөһим йомышын кем аша үтәргә икеләнгән Нәсимәнең башына кинәт кояшлы көндәй якты уй килде. Әнисе булганда нигә әллә кемне эзләп йөрисе?! Әллә ни күп дога белмәсә дә, кирәген беләдер бит! Әлбәттә, белә! Кырыкка якынлашып килгән Нәсимәгә дә аңардан өйрәнергә вакыттыр! Башына килгән бу уйдан сөенеп, Нәсимә төйнәп куйган хәер-сәдакасын актарды һәм бисмилла әйтеп Газимә карчыкка сузды: “Әнием, дога кыл әле...” Авыл уртасындагы кечкенә йортның тәрәзәләрендә бу кичне ярты төнгә хәтле якты ут балкыды. Тәһарәтле, чиста киемле, дисбеле, нәкъ Ак әбичә иңнәренә ак яулыгын бөркәнгән пакь җанлы Газимә карчык, ихлас кызыксынган кызына тәфсилләп сабак бирә-бирә, бөтен шартын китереп, дога кыла-кыла, зурлап иман киче үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик охшады кунеллар тулып рахатланеп укыдым

    Хәзер укыйлар