Логотип
Проза

Аерылышканда

Әкрам белән Гөлгенә озак бәхәсләштеләр. Әйберләр әле бер машинага, әле икенче машинага күчә торды. Әкрам кыйммәтле, истәлекле нәрсәләрне Гөлгенә машинасына, ә Гөлгенә Әкрам машинасына ташыды. Арып, хәлдән тайгач, өй каршындагы эскәмиягә килеп утырдылар. Әрле-бирле үтеп торучы кешеләргә дә игътибар итмичә, Әкрам кадерле кешесен соңгы тапкыр кочагына алды.

(хикәя)

Әкрам сары күн чемоданны әйберләр белән шыплап тутырды да кухняда чаж-чож нәрсәдер пешереп ятучы карчыгына эндәште:
– Гөлгенәм!
– Әү, бәгырем!
– Менә мин бар әйберне дә әзерләп куйдым. Туебызга дуслар бүләк иткән кыйммәтле сервизны посылка әрҗәсенә салдым. Ватылырлык түгел. Келәмнәрне төреп бәйләдем. Машинага төяргә җайлы булсын, дидем. Китапларны да унар-унар итеп төйнәдем.
– Ә чемоданга нәрсәләр тутырдың?– диде Гөлгенә, кайнар пәрәмәчне Әкрам алдына утыртып.
– Икебез өчен дә иң кадерле саналган әйберләр.
Гөлгенә картының ягымлы йөзенә яратып озак кына карап торды да бо- лай диде:
– И, кадерле картым минем, аерылышабыз бит инде.
– Әйе, – диде Әкрам, көрсенеп, – ун ел вакыт узган да киткән. Шушы ун ел эчендә син миңа бер генә тапкыр булса да авыр сүз әйттең микән? Юктыр, никадәр тырышсам да – хәтерләмим.
– Ә син үзен соң! – дип күтәреп алды Гөлгенә картының сүзләрен. – Эштән кайтып керү белән билемнән кочып алып үбәргә тотынуларыңны мәңге онытасым юк. Кая гына барсаң да, бүләкләр алып кайтып, мине иркәләп бетердең...
Ир һәм хатын ун ел эчендә бер-берләренен эшләгән яхшылыкларын хәтергә төшерделәр. Сүз арасында Гөлгенә кайнар пәрәмәчләрне иренен алдына этә торды. Әкрам да үз чиратында бурычлы булып калмады: карчыгының чәенә лимон турап, шикәренә кадәр болгатып бирде. Чәй эчеп туйганнан сон, чынаякларны әле берсе, әле икенчесе «мин юам» да «мин юам» дип озак кына тарткалаштылар. Алтын белән читләтелгән кыйммәтле чынаякны идәнгә төшереп ваткач кына бәхәс тынды, юатышу башланды:
– Син борчылма, Гөлгенәм, – диде Әкрам. – Савыт-саба ватылмый тормый. Яна башына булыр.
– Син дә борчылма, – диде Гөлгенә.– Малны үзен табасың бит.
Алар ватылган чынаякка карап озак кына кочаклашып утырдылар. Сүзләр белән бу минутларның кадерен җибәрәсе килмәде аларның.
Менә бервакыт капка төпләренә ике машина килеп туктады. Өйләренә килеп кергән шоферларны күргәч, ир белән хатын теләмичә генә кочакларын аердылар.
– Җитте, аерылышыр минут җитте, – диде Гөлгенә һәм, хисләренә түзә алмыйча, елап җибәрде. Әкрам ир булып калырга тырышты, бугазына тыгылган яшьләрен кире йотты. Әмма яшьләрен эчкә йота алса да, күкрәгенең еш-еш күтәрелеп төшүе аның да чиктән тыш газаплануын сиздерә иде.
– Мин синең әйберләреңне төйи башлыйм,– диде ул, дулкынлануы бераз басыла төшкәч.
– Юк, – диде Гөлгенә ягымлы тавыш белән. – Мин бер әйберне дә алмыйм.
– Ничек алмыйсың? – диде Әкрам. – Сез бит яңа тормыш башлыйсыз. Ирең дә студент кеше...
– Ул эшләп укый, – диде Гөлгенә. – Дөрес, зарплатасы артык зур түгел. Ләкин икебезгә җитәрлек. Мин үзем дә эшләрмен әле. Ә менә сезгә чынлап та әйберләр артык булмас. Син аласы хатынның ике баласы бар бит.
– Ике баласын туйдырмаслык булгач, өйләнмим дә мин аңа, – диде Әкрам. – Бөтен әйберне синең машинага төнибез.
– Алайса, квартирны үзенә аласың, – диде хатын үпкәле һәм бераз борчулы тавыш белән.
– Квартир хакында сөйләштек бит инде, гүзәлем, – диде ир, – монда синең әти-әниләрең күчә. Картайган көндә аларга да рәтле квартир кирәк. Гомер буе су ташып, утын китереп газапланулары җиткән. Дөньяның рәхәтен татып калсыннар.
– Ә сез кайда торырга уйлыйсыз?– дип сорады Гөлгенә, гаять борчылып.– Әтиләрнең иске фатирына минем яңа өйләнгән энем кереп утырырга тора бит.
– Бигрәк шәп. Аларның бер кайгысы ким булыр. Мәхәббәт белән гомер кичерсеннәр. Ә безнең өчен бер дә борчылмагыз. Мин бит әле ир кеше. Җаен табармын.
Әкрам белән Гөлгенә озак бәхәсләштеләр. Әйберләр әле бер машинага, әле икенче машинага күчә торды. Әкрам кыйммәтле, истәлекле нәрсәләрне Гөлгенә машинасына, ә Гөлгенә Әкрам машинасына ташыды. Арып, хәлдән тайгач, өй каршындагы эскәмиягә килеп утырдылар. Әрле-бирле үтеп торучы кешеләргә дә игътибар итмичә, Әкрам кадерле кешесен соңгы тапкыр кочагына алды. Гөлгенә кочакта тәмам эреде. Мондый гүзәл күренешне хуплап, аяк астында күгәрченнәр гөрләштеләр. Ишегалдында җыелышкан гайбәтче хатыннар, гайбәтләреннән туктап, үзләренең шулай матур итеп аерылышкан минутларын искә алдылар. Машина янында басып торучы Гөлгенәнең нечкә күңелле студент ире яшьләрен Гөлгенә бүләк иткән кулъяулык белән сөртте. Ә Әкрамның булачак хатыны, ике баласын кочагына алып, баскан урынында һәйкәлдәй катып калды. Моңарчы елашып ишегалдын яңгыраткан балалар да шым калдылар.
Ә зәңгәр күктан:    «Шыттыр, автор, әйдә, шыттыр, бүген ярый»,– дип, беренче апрель кояшы хәйләкәр елмаеп карап тора иде.

(«Азат хатын» журналының 1976 елгы апрель саныннан).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар