«Наилә Гәрәева уйныймы?»

Әлеге язма – «Азат хатын» журналының 1965 елгы гыйнвар саныннан. Ул вакытта әле танылып кына килүче яшь артистка Наилә Гәрәеваның иҗаты хакында ул. Авторы – Гали Ханов. 

«Беренче мәхәббәт» драмасының 100 нче спектакле куелырга тиеш көн иде. Кинәт телефон шалтырады. Берәү: «Әйтегезче, бүген Рәхилә ролендә Наилә Гәрәева уйныймы?» – дип сорый.

Бу яшь артистка тамашачы алдында ничек бик тиз мәхәббәт казанып өлгерде соң?

 

Пәрдә ачыла. Сәхнәдә әле генә унынчы классны тәмамлаган яшь кыз. Ул, институтка керә алмаган очракта, кияүгә чыгып, колхоз эшеннән котылып калырга чамалый. Наилә Гәрәева башкаруында, әле тормышның чын мәгънәсен аңлап җиткермәгән, кара хезмәткә җирәнеп караучы һәм шул ук вакытта матур хыяллар дәрьясында йөзүче яшүсмернең холкы дөрес итеп ачыла. Укытучы Госман Акберовичның мәхәббәт белдерүен ишеткәч, кызның шатлыгына чик-чама булмый. Ләкин шул ук вакытта Наилә Гәрәева Рәхиләнең Госманга карата бернинди мәхәббәт тойгысы булмавын, аның бары тик үз укытучысына хөрмәт йөзеннән генә буйсынуын нечкә штрихлар ярдәмендә ачып бирә.

Ә колхозчылар сафына басканнан соң кызда үз ишләренә карата тәүге мәхәббәт чаткылары кабына. Бу изге хисне дә Наилә Гәрәева табигый рәвештә тамашачыга тапшыра белә. Рәхилә-Гәрәева мәхәббәте белән горурлана, ниһаять, тормышны аңлый башлавына, хезмәттән тәм табуына шатлана. Спектакль башында һәрнәрсәгә кул селтәп караучы иркә кызның акрынлык белән үзгәрә, үсә баруын артистка гаять эзлекле күтәрелештә сурәтләп бирә. Шуның өчен аның бу образын тамашачы яратып каршы алды.

Тамашачы белән дөрес аралашуы, тышкы эффектларга гына бирелмичә, образның эчке дөньясын ачарга тырышуы, сәхнәдә яши белүе Наилә Гәрәевага һәр чыгышта зур уңыш китерә.

«Рәхим итегез» спектаклендәге Зәйтүнә роле – Рәхиләгә капма-каршы образ. Гәрәева бу рольдә коммунистик хезмәт алдынгысы булырга тырышучы бригадир кыз образын иҗат итте.

 

Һәм, ниһаять, «Азат» спектакле. Бу спектакльдә Наилә Гәрәева яңа жанрда чыгыш ясый. Ул – малай ролендә. Нечкә хисле, күркәм сыйфатлы һәм ягымлы кыз образларын башкарганнан соң, аның бу рольдә уйнавы тамашачыга сәер дә тоелгандыр. Ләкин артистка бу спектакльдә үз сәләтенең бөтенләй башка сыйфатын ачты. Ул бу образда бары тик үз белдеге белән генә яшәргә яраткан мактанчык малайның үзенчәлекле холкын чишеп бирде. Кара урман уртасында ялгыз калган «батыр» Азатның куркаклыгын тамашачыга җиткерү артист өчен шактый четерекле мәсьәлә иде. Шул ук вакытта Азат образы аша тамашачы авылның яхшы кешеләрен таный, матур табигатькә соклана. Малай гармоньга кушылып кычкырып җырлап җибәргәч, тамашачы үзен матур тыныч авыл эчендә хис итә, капка астыннан гына башын тыгып өреп кала торган бәйләнчек этләрен, хезмәттән соң киң болынга ял итәргә җыенган яшь җилкенчәкләрен күз алдына китерә.

 

Наилә Гәрәева һәр рольнең үзенә генә хас сыйфатларын таба белә, үз героеның тормышына, рухи дөньясына керә һәм сәхнәдә шул образ булып яши белә. Бу детальләрнең артист өчен иң мөһим детальләр булуын да искә алсаң, яшь талантның дөрес юлдан үсүен тоярга мөмкин.

Сәхнәдә үз-үзен кабатламау – артистның осталыгын күрсәтүче ышанычлы дәлил.

«Азат» спектаклендәге Азат белән «Чаткылар» драмасындагы Сәетгәрәй образларын гына алыйк. Соңгы спектакльдә артистка беренче табышларын, «Азат»тагы адымнарын кабатлый да алган булыр иде. Ләкин тамашачы бөтенләй яңа образ белән танышты. «Чаткылар»да ул – нечкә күңелле, йомшак табигатьле, зурлар белән аралашучан һәм шул ук вакытта кыяр түтәлләрен дә «күзләп» йөрүче шук малай.

Наиләнең әлегә башланып кына килә торган иҗат юлын күз алдыннан кичергәндә аның артист өчен иң кирәкле сыйфатларга ия булуын тоеп шатланасың. Дөрес, аның әле бик күп тырышасы, эзләнәсе бар. Әмма үз хезмәтенә зур таләпчәнлек белән каравы Наилә Гәрәевага зур ышаныч багларга мөмкинлек бирә.

Гали ХАНОВ

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 3 июль 2020 - 13:44
    Без имени
    Бик дорес эшлэгэнсез.Э мин хэзер генэ анладым уземнен зур хата ясаганымны.Балалар этисез усмэсеннэр,ирле булыйм дип яшэлде.Кыланмаганы калмады,туздем.Ат кебек эшлэдем,декретныйда да утырмадым.Тик исэнлек кенэ калмады. Эйтэсе килгэн сузем шул,ана соте белэн кермэгэнгэ,тана соте белэн генэ керми дилэр.Булмаган кеше белэн яшь гомерегезне эрэм итмэгез.Унга чык,унганчы чык диядер иде бер таныш эбием.
    Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?
  • 3 июль 2020 - 14:36
    Без имени
    Иииии,Голназ,минем этиемнен яраткан сүзе иде инде ул ка-ба хэт,эллэ бөтен эбилэрдэ шулай микэн,саф мишэрсэ сүз тезмэлэр белэн сөйли бит эбиен, безнең яктан икэн,мишэрстан ягвннан
    Әбием
  • 6 июль 2020 - 00:01
    Без имени
    Аерылып дорес эшлэгэнгез. Минем язмышым да нэкь шулай булды. 16 елдан сон, ике бала белэн аерылганыма да 15 ел вакыт узган. Укенмим,авырлыкларны жинеп чыгуыма шатланып яшим.Балалар булу - зур бэхет, тормышка тулылык ости. Сезгэ сэламэтлек, унышлар телим.
    Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?
  • 3 июль 2020 - 14:37
    Без имени
    Язып бетерэ алмадым эле,исэнлек-саулык бирсен Раббым
    Әбием
  • 3 июль 2020 - 14:39
    Без имени
    Бу язма - хикәя дә, тормыштан алынган кыйсса да. Һәм ул матур, әдәби тел белән язылган. укырга рәхәт. Бал белән май ягылган ипи кебек, рәхәтләрнеп укыйсың да, «йотып» та җибәрәсең. Авторга рәхмәт. Гомумән, Зәрия ханымның язмалары грамоталы, әдәби тел белән язылган була.
    ​ Мин сине шундый сагындым!
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...