Логотип
Исемнәре тарихта

Истәлекләр 

Әлеге мәкалә «Азат хатын» журналының 1963 елгы март санында басылган...

 

 

Фотода: «Алтынчәч» операсыннан Алтынчәч ролендә – Г, Кайбицкая 

Әлеге мәкалә «Азат хатын» журналының 1963 елгы март санында басылган. Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның шагыйрь Муса Җәлил белән танышу  турындагы истәлекләре ул. 1940-1941 еллар. Шагыйрьнең, дәртләнеп, «Алтынчәч» либреттосын язып йөргән көннәре. Галия ханымның иҗатына мөнәсәбәте үзгә – аерата мәхәббәтле була аның. 

 

Москвада, Петр Ильич Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясенең татар опера студиясендә дәртләнеп укып йөргәндә, мин Муса Җәлил белән таныштым, 

Болай булды: мин консерваториянең бер бүлмәсендә бетен күнелемне биреп пианино янында күнегүләр ясап утыра идем. Бүлмәгә, ишекне акрын гына ачып, кемдер килеп керде. Мин ноталардан аерылып ишек ягына карадым. Ишек төбендә кыска гына буйлы, кояшта янып каралган түгәрәгрәк йөзле, яп-якты карашлы егет басып тора иде. Ул күзләрне мин әле дә оныта алмыйм. Аның күзләре ниндидер мөрәҗәгать белән килүне әйтеп торалар иде. Егет: 

– Гафу итәсез, Галия ханым, тавышыгызны ишетү белән сезне танып кердем, бер генә минутка, – диде. 

Мин, «Исәнмесез, сез кем буласыз?» – дип, ана кул бирдем. Ул: 

– Мин – Муса Җәлил, студиянең директоры миңа әдәбият эшләренә җитәкчелек итүне тапшырды, – диде. 

Мин аның белән танышуыма һәм аның шулай көтмәгәндә килеп керүенә куанычымны белдергәч, ул бик шатланды. 

Шагыйрьнең йөзе ачылып китте һәм ул чын күңеленнән көлеп куйды. Мин дә көлеп җибәрдем. Бер минут эчендә безнең арада күптәнге танышлар арасында гына була торган мөнәсәбәт урнашты. Ул миңа: 

– «Свадьба Фигаро» операсында сез бит Сюзанна ролен уйныйсыз? Мин ул арияне татарчага тәрҗемә иттем, шуны җырлап карыйк әле, – диде. Мин каршы килмәдем. Арияне, бергә тикшереп чыкканнан соң, татарча җырлап бирдем. 

Классик операларны тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Тәрҗемәне җырлаганнан соң мин Муса Җәлилнең һичшиксез сәнгатьтәге нечкәлекләрне, операның үзенчәлеген тирән аңлаучы шагыйрь икәнлеген күрдем. 

Без тәрҗемәнең уңышлы чыгуына ифраг дәрәҗәдә шатланышып куйдык. Бу минем беренче мәртәбә татар телендә классик әсәрне җырлавым иде. Шуның өчен сөенечемнән Муса Җәлилнең кулын бик каты кысып алдым да тәбрикләп аны мактый башладым. Ул миңа елмаеп: 

– Ярамый, – шагыйрьләрне мактарга ярамый, – диде. – Сиңа тагы тәрҗемә итәрмен әле, – диде. 

Мин шагыйрьнең, тагы тәрҗемә итеп бирермен, дигән сүзеннән файдаланып, пианино алдындагы ноталарны алдым да: 

– Зинһар, алайса менә шушы җырны тәрҗемә итеп бирегез әле, бик матур әйбер, итальян музыкасы, Гретри операсыннан Льонора ариясе. Мин аны экзаменга хәзерли идем, – дидем. 

Бу сораудан Муса Җәлил һич авырсынмады, кул сәгатенә күзен төшереп алды да мине җырлата-җырлата эшкә башлады. Күп вакыт үтмәде – русчадан татарчага тәрҗемә әзер иде. 

Муса Җәлил белән икенче очрашуым да Москвада булды. Бер көнне урамнан үтеп барганда каршыма көләч йөзле, шат кыяфәтле Муса Җәлил килеп басты, 

– Галия, кичә мин филиалда «Севильский цирюльник» операсын тыңладым. Розина ариясе бик ошады. Синең өчен тәрҗемә итәргә булдым. Хәзер мин консерватория китапханәсеннән шуның нотасын алып, сине эзләп киләм, Тәрҗемә әзер. Син җырларсыңмы? – ди. 

Кызу-кызу юлда портфеленнән нотасын ук ала башлады. Мин кулындагы ноталарны кире салдырып: 

– Тукта, Муса, мин әле генә клубтан чыктым, анда бүлмә буш калды, шунда барып җырлап карыйк, – дидем. Ул риза булды, бергә клубка киттек. 

Муса Җәлил бу тәрҗемәсен аерата ошатты һәм тиздән үзенең бер әсәренә опера язылачагын әйтте: 

– Мин композитордан синең тавышка язарга сорыйм. мина синең тавышың ошый, – диде. 

Озак та үтмәде, ул миңа композитор Асафьев язган җырны китереп бирде. Ул көйне җырлап бетергәч, Муса балалар күк шатланып сикергәләп куйды, «Галия бәгърем, минем булачак операмның бер өзеге бит бу», – диде. 

Мин студияне тәмамлагач та Муса Җәлил мина дусларча ярдәм итеп торды. Романс-арияләрне тәрҗемә итәргә һичбер вакытым юк дип икенче көнгә сузмады, киресенчә, үз теләге белән миңа булышлык итте. Ул композиторлар белән уртак тел таба белә иде. Мусаның лирик җырларына татар композиторларында романс язу теләге туды. 

Без Москвадан Казан опера театрында эшләргә кайттык. Муса Җәлил әдәбият бүлегенең җитәкчесе булды. 

1941 нче елның 12 июне. В.И. Качалов исемендәге зур театр бинасында Муса Җәлил либреттосына Нәҗип Җиһанов тарафыннан язылган «Алтынчәч» операсы беренче мәртәбә куелды. Ике талантның – Нәҗип Җиһанов белән Муса Җәлилнең иҗат җимеше булган «Алтынчәч» операсы зур уңыш белән үтте. Безне тамашачыларның алкышлары күмде. Спектакль беткәннән сон Муса Җәлил безнең янга сәхнә артына килеп керде. Ул коллектив членнарын берәм-берәм тәбрикләгән чагында минем дә яныма килеп битемнән үбеп алды: 

– Рәхмәт, Галия дустым, мин язганда күз алдымда тоткан ил кызын сәхнәдә син тучысынча гәүдәләндердең. Мин шатмын, рәхмәт сиңа, мең яшә, – диде. 

Соңыннан ул минем бүлмәмә керде. Кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп алды да өстәле янына утырып, «Якын дустыма» дип үзенен «Алтынчәч» китабын бүләк итте. «Бүгенге көн – тарихи көн», – диде ул. Алтынчәч каурыйларын кулыма тоттырып, аннары сәхнә артыннан йөгереп чыгып китте. 

Мондый шатлыклы көннәр берсе артыннан берсе өстәлеп барды. Бераздан «Алтынчәч» операсын 1941 елгы Москвада булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына алып бару өчен хәзерлек башланды. Ләкин көтмәгәндә сугыш башланды. Декаданы үткәрергә туры килмәде. 

Шул елны ук Муса Җәлил үз теләге белән сугышка китте. Минем белән соңгы очрашуында ул бер шигырь язып калдырды. 

 

«Үлмәс җыр» 

(Сөекле җырчыбыз Галия Кайбицкаяга багышлана) 

Сәлам сиңа, бөек партия! 

Тормыш моңын 

Син кабызган татар кызыннан 

Күкрәгемә алып мин кададым 

Бәхет гөлен синең кулыңнан. 

 

Канат бирдең минем уйларыма, 

Ялкын бирдең дәртле җырыма. 

Син җитәкләп мине кулларымнан 

Алып чыктың бәхет юлына. 

 

Мин сүз бирәм сиңа! Керфекләрем 

Йомылганга кадәр сак кына 

Син өйрәткән моңлы «үлмәс җырны» 

Мин җырлармын сөйгән халкыма. 

Муса Җәлил. 

15 май 1941 ел. 

 

Моннан башка да миндә Муса Җәлил тарафыннан язылган 10-15ләп тәрҗемә әсәре бар. 

Хәзер безнең Казан опера театры сөекле героебыз Муса Җәлил исемен йөртә. Бу театрның безнең арадан чыккан иҗат дустыбыз Муса Җәлил исемендә булуы мине җырчы буларак чиксез шатландыра. Минем хатирәләрем дә шул сөенечле тойгылар тәэсирендә калкып чыктылар. 

Галия КАЙБИЦКАЯ 

Татарстанның халык артисткасы 

 

Мәкалә беренче тапкыр басыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар