«Бергә – гомергә»: Үзебезчә — татарча!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ЗАГС идарәсе һәм «Татар гаилөсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды белән «Сөембикә» журналының уртак проекты.
Элек татарда туйда ак күлмәк кию булмаган. Бу безгә башка халыклардан кергән гадәт. Әлбәттә, ак күлмәк кәләшне бизи, көннең тантанасын әллә кайдан күрсәтеп тора. Ләкин алсу, күксел, зәңгәрсу күлмәкләр дә кәләшләргә бик килешкән. Туй күлмәкләре бала итәкле, озын җиңле, ябык якалы булган. Кәләшләрне тыйнаклык бизи, элеккеләр моны яхшы аңлаган. Күлмәк өстеннән ука-җилән, ә муеннарына өч-дүрт рәт тәңкә тезелгән хәситә кигәннәр. Чәч толымының очына чулпы такканнар, атлап йөргәндә ул тәңкәләр чыңлап торган. Никах күлмәген исә кияүгә чыгарга җыенучы кыз үзе теккән. Ул җиңел тукымадан тегелергә, бер елда тузарга тиеш булган. Тузып өлгермәсә, аны бер елдан соң хәергә биргәннәр.
Никах көнне егет өеннән кызга бүләк итеп җибәрелгән шәлне килен үзе генә ябынган, беркемгә дә бирмәгән, бирсә – никахы бозыла дигәннәр. Туй алдыннан һәр ике як кияү белән киленгә кием бүләк итешкән, үзара кием алышу ике гаилә арасында туганлашуга ярдәм итә дип саналган. Кызга күлмәк, яулык, оек, бишмәт, читек, сарык тиресеннән тегелгән тун («Тун биреп алган киленем», дигәннәр), кесәбикә (яшь хатын-кызлар кия торган җиңсез камзул), алка-беләзек җибәргәннәр, кияүне дә баштан-аяк киендергәннәр: ак күлмәк, киҗе ыштан, бияләй, кулъяулык, чалма, җилән, казаки, атлас камзул, читек, ике башы чигүле киндер чолгау... Ә менә бөркәнчекне татар кәләшләре борын-борыннан ябынганнар, тик алар да бүгенге кебек ак төсле булмаган. Туйдан соң кияү йортында яшь киленнең бөркәнчеген ачып, йөзен халыкка күрсәтүгә багышланган мәҗлес узган. Ул «битачар, биткүрем», «йөз ачу», «күрендерү» дип аталган, аңа кардәшләр, дус-ишләр чакырылган, төрле бәлешләр пешкән. Бөркәнчек бөркәнгән киленне кунаклар алдына чыгарганнар, кечкенә бер малай уклау белән аның бөркәнчеген салдырган. Ә олырак берәр кеше яшь киленгә киңәшләр биреп утырган.
үткәннәр үткәндә калып, ул көннәр инде әйләнеп кайтмаса да, элеккеге йолаларны яңарту мөмкин ул! «Бергә – гомергә!» проекты кысаларында Казанның үзәк загсында милли гореф-гадәтләребезгә нигезләп уздырылган никах теркәлде.
...Гөлназ белән Марат килеп төшкәч, загс тирәсендә бер җанлану булып алды: башка парлардан аерылып торган бу икәүгә игътибар итмәскә һич мөмкин түгел иде. Заманча стильдә тегелгән милли кием-салым яшьләребезгә шулкадәр дә килешә! (Модельләрнең авторы – яшь модельер Эльмира Хамматовага афәрин!) Гөлназ белән Марат бу проектта катнашу өчен, конкурста җиңеп, бик күп парлар арасыннан сайлап алынды. Габдрәкыйповлар, кавышкан көннәрен матур бер хатирә итеп, киләчәктә балаларына гына түгел, оныкларына да сөйләр әле. Күрегез, ул бит, чыннан да, онытылмаслык булды!.. Ә үткәннәрдән, телдән-телгә күчеп килгән, нәкъ бу көнне яңгырарга тиеш теләкләрне яшьләргә әти-әниләре җиткерде. Гөлназга әнисе савыттан сөт эчертеп: «Кызым, тормышың шушы сөт кебек ак булсын!» – диде. «Төшкән җиреңдә таш бул!» дигән теләкне яшь килен үз әнисе авызыннан да, каенанасы теленнән дә ишетте. Маратның әнисе яшьләргә бал-май каптырды. «Безнең өчен йөзегез һәрвакыт якты, телегез татлы булсын, балакайлар!» диюе иде бу аны?. Ата-ананың ихлас теләге чынга ашмый калмас, хәер-фатихадан башланган тормыш, һичшиксез, уңышлы, бәхетле булыр!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.