Логотип
Шигърият

Үземне эзләдем, ә таптым сине...

Рүзәл Мөхәммәтшин... «Каралама», «Бүре мин» шигырь китапларының, «Ак бүре» либреттосының авторы. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Үзен прозаик, драматург, публицист, тәрҗемәче итеп танытты. Ә шулай да укучылары аны шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин буларак кабул итте. («Әгәр халык күпсенмәсә, шагыйрь дияр идем», – дигән иде ул берчак...) 

 
 

Рүзәл Мөхәммәтшин... «Каралама», «Бүре мин» шигырь китапларының, «Ак бүре» либреттосының авторы. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Үзен прозаик, драматург, публицист, тәрҗемәче итеп танытты. Ә шулай да укучылары аны шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин буларак кабул итте. («Әгәр халык күпсенмәсә, шагыйрь дияр идем», – дигән иде ул берчак...) 

 Ул яңалыгы белән шаккаттыра! Бунтарьлыгы, фәлсәфәсе, нечкә зәвыгы, лирикасы – барысы да үзенчә: Рүзәл халәте, Рүзәлне уйландырган, сыкраткан әйберләр! Менә тагын язмыйча кала алмаган: хисләрен йөрәгеннән алган да кәгазьгә салган! Каурый каләм беләндер, мөгаен. Ә илһамны, бәлки, төнлә алгандыр... (Шагыйрь шулай иҗат итүен сиздергән иде берчак...) 

Рүзәлнең күңел халәте сезгә дә күчсен әле...       

* * * 

Җыенуым. 

Әтәй машинаны 

Кабыза да, озак-озаклап 

Тынын карый, тәрәзәсен сөртә. 

Капка ача. 

Шулай озата. 

 

Сыегайган зәңгәр күзләрендә 

Ничәнче кат бер үк сүз күрәм: 

«Исән йөре!» 

Үзе, әллә ничек, 

Җибәрәсе килми төслерәк. 

 

Көмеш чыкны ал нур үпкән чакта, 

Ни сәбәпле шулай икән, чү, 

Миндә дә моң... 

Ашыгырга кирәк: 

Таң ялкыны куып җиткәнче. 

 

Әтәй кала. 

Хатирәдәй ап-ак. 

Эчтән генә авыр көрсенеп. 

Ул һич мөмкин түгел аңламаска: 

Китәр кешең булу – бәхет ләса! – 

Димәк, кайтыр кешең бар синең... 

 

* * * 

Озатырга чыкма арттан, әнкәй, 

Күз яшьләрең авыр җаныма... 

Тәрәзәдән генә яулык болгап, 

Карап кал, тик озак багып торма – 

Син һәрвакыт минем янымда! 

Мин озакка китмим, әнкәй, – ышан! 

Сагынсаң да, авыр сагынма... 

Өстәл артларында йомшак көлеп, 

Яннарымда басып торган кебек, – 

Син һәрвакыт минем җанымда!.. 

 

* * * 

Күп ертылды йөрәк – 

Саклап кына 

Туздырырга юкса теләдем. 

Җөе ничә купкан яраларны 

Энә күзләп кабат тегәмен. 

 

Чукыныплар китсен шәхес, иҗат, 

Уймак чокырына сыйган дан! – 

Мондый чакта куеныңа сеңеп 

Җуеласы килә дөньядан. 

 

Һәр яңа көн – яңа сугыш кыры, 

Яңа көрәш. 

Азмы көрәштем?! 

Хәзер аңлыйм: гомер буе булган 

Тик җил тегермәне – 

Көндәшем. 

 

Үз галәмен корып, 

Нигездән үк 

Ялгышуын күргәч соң гына, 

Гаҗәпмени – үгез егар егет 

Кузый кадәр кызга сыгына. 

 

Мондый чакта кәеф – челпәрәмә, 

Күңел – китек, хәлләр – чамалы. 

Кул тидерсәң, авыртуым кимер, 

Тының өрсәң, җаным ямалыр. 

 

Кашларымны сыйпа, 

Үп чигәмнән. 

Язылмаган күпме җыр тулы 

Йөрәгемдә – ертык... 

Әмма беләм: 

Тибәр чакта әле ертылыр! 

 

Без батырып тегәрмен яңадан, 

Җәрәхәте ятсын кырык буй, – 

Мине берни куркытмый... 

Син барда 

Икеләтә берни куркытмый! 

 

* * * 

Гомер буе эзлим, эзлим Аны. 

Иманыма терәү терәтәм... 

Һәм, ниһаять, табам. 

Көтмәгәнчә. 

 

Ул бик якын икән – 

Йөрәктә. 

Дөнья мәшәкате күмеп китсә, 

Калеб җылым белән беррәттән 

Мин Аны да җуям. 

(Мескен халәт!) 

 

Ул бик ерак хәзер – 

Йөрәктә. 

Гомер буе эзлим, 

Табам, 

Җуям. 

Бер тукталып шушы куласа, 

Мин, һичшиксез, дәһриләнер идем... 

Әгәр Аллаһ чынлап булмаса. 

 

* * * 

Авырый балам. 

Коелып 

төшәр икән шулчаклы: 

һаман төренебрәк ята, 

уенчыгын кочаклый. 

 

Ут чәчәр күзләре моңсу, 

мөлдерәмә үзләре... 

тутырып бер карасамы – 

үзәгеңне өзәрлек! 

 

Аңа әле салкын караш 

ташланмаган,   

салкын сүз 

әйтелмәгән 

һәм ул белми – 

күпме кеше 

ялкынсыз 

йөрәкле килеш җан асрый... 

Аларга өмет әрәм: 

кояшым, дип сыенасың – 

зәмһәрир салкын бәрә. 

 

Авырый балам. 

Юрганга 

төренә... 

Ни хәл итим? 

Үзе кызу, кайнар! 

Әмма – 

үзенә җылы җитми... 

 

Кочагыма алам. 

Эри... 

Мин, кирәксә әгәр дә, 

җанымны әзер, 

биләүдәй, 

юешенә җәяргә, 

 

гомеремне әзер аңа 

сукмак итеп салырга, – 

сөрлекмичә, абынмыйча, 

киләчәккә бар гына! 

Савыгыр ул, 

һич шигем юк, 

савыгыр бу юлы да... 

Әмма әйт, дөнья, сабыем 

туенырмы җылыңа? 

 

Шомлы җилләрең, шым гына, 

күңел төбенә кереп, 

туңдырмасмы – 

карт әтисен 

язда туң орган кебек? 

 

Бәхетлерәк булсын алмаш! 

Һәм җылырак булсын, рас – 

көннәре дә, 

кояшы да, 

заманасы да бераз... 

 

* * * 

Мин хәзрәткә «әйе» дигән чакта 

Ихлас идем... 

Ни дим тагы ла? 

Нәрсә вәгъдә итим? 

Кесәмдә – җил... 

Шул җил, шомландырып, өстәвенә, 

Бәгырь кылларыңа кагыла. 

 

Кабат көең киткән: 

– Кайда йөрдең? – 

Бәйдәге эт түгел соң ла мин! 

Сабыйныкы төсле күз яшьләрең... 

Елап җибәр, юкса... 

Сокланыйм. 

 

Әмма сөю үлчәвеннән хисне 

Нәфрәт үлчәвенә күчермә! 

Кичер мине, рәнҗеткәнем булса, 

Кичер... рәнҗетәсем өчен дә... 

 

Мин яңадан салмыш! 

Күкрәк төеп, 

Әрлә! 

Котыр! 

Соңрак коч кына... 

Ә мин башым салындырган килеш 

Шуып төшим аяк очыңа... 

 

– Болай барса, озак сузмассың ич! – 

Җанга төшә авыр күләгәң... 

Ни афәте аның – рәхәтләнеп 

Итәгеңә ятып үлгәндә?.. 

 

Ә илаһка әйтермен дөресен: 

«Тәүбә кылыйм, дидем... соңардым». 

...Һәм үтенеп, хәрәм гомерем белән 

Шул гомеремдә бердәнбер хәләлем – 

Син ярымны кире сорармын! 

* * * 

Офыкка күмелде язларым, 

көзләрем, 

Артымнан ишекне 

көн япты сөенеп! – 

Мин дөнья бетереп үземне эзләдем, 

Ә таптым – сине... 

 

Көфер шигырь 

Нәүбәттәге «даһи» уйларымны 

Бәян кылгач, җәйге ак таңда, 

Куырылып бактың күзләремә: 

«Син имансызмыни, 

Хактан да?» 

 

Кискенлегем бәгыреңә үтә, 

Капыл әйткән сүзем ошамый: 

Яратуга нигезләнми икән, 

Бернәрсәгә дә мин ышанмыйм! 

 

Мин ышанам яратуга гына – 

Анда гамем, хыял-касдларым1... 

Син, очравың белән, 

Җир йөзендә 

Моңа хакым барын расладың. 

 

Тары ярмасыдай гади юкса, 

Ни әйтәсең, нәрсә уйлыйсың: 

Син – иманым минем, 

Күрәсеңме, 

Мин ничек имансыз булыйм соң? 

 

Елмайдың да... үтте. 

Биттән үптең. 

Кичерешләр давын бөяләп, 

Сулык-сулык килеп кочакладың: 

«Андый көфер сүзләр сөйләмә...» 

 

Сине миңа багышлавы белән 

Шикләремне күкләр таратты: 

Ярату ул – илаһият үзе, 

Илаһият үзе – ярату! 

 

Мин һичкайчан 
мөртәтлеккә бармам, 

Шөкер кылып армам, онытмам: 

Шул хис Җирдә яшәвемне аклый, 

Шул хис... иманымны ныгыта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар