Логотип
Шигърият

Улым

Улым

Эчем тулы ут бит минем,
Эчем тулы яра.
Тән ярасы - ярамыни?
Җан ярасы - яна!

Төнге кара сискәнүләр
Йөрәгемне яра.
Бар шәмдәлләр сүнеп беткән
Өмет утым яна...

Шул утымның яктылары
Төшсен улкаема.
Мин сискәнеп карап үтәм
Һәрбер ак каенга.

Куркып китәм аклыгыннан,
Куркам синнән, аклык.
Улым туды...
Аһ улкаем,
Кайгыммы син...
шатлык?

Эчем яна,
Җаным яна,
Яна бөтен дөнья.
Яшәү уты сал, Ходаем,
Улым, улкаема...
1996 ел, 5 декабрь.
 

Өмет

Ике-икең биш булганны көтәм -
Төш булганын көтәм өнемнең.
Шәфәкъләрдән өмет нуры эзләп,
Көн булганын көтәм төнемнең.

Салкын карлар гөрләвекләр булып,
Агып китәр төсле шау килеп.
Кайгыларны безнең,
Әрнүләрне

Алып китәр төсле дау килеп.
Хыялларның чын булганын көтәм,
Таң булганын көтәм кичләрнең.
Ике икең биш булганны көтәм.
Ә дүрт кенә булса... нишләрмен?!
1996 ел, 18 гыйнвар.
 

* * *

Урамнарда йөрдем авыр сулап
Баласын җуйган болан эзеннән...
(Халык җыры)


Күз яше күк язгы сулар төшәр
Болан белән минем эземә.
Качып китмә,
Китмә ешлыкларга!
Мин кычкырам шулай үземә.
Мин үземнән үзем качып барам.
Һәм туктата алмыйм үземне.
Боланкаем,
Кайтмас колынкаең
Өзелсә дә җаның, түз инде.

Һәр яз саен эзгә сулар төшәр,
Мөлдерәмә торыр күзләрең.
Түзмәгәннең тамар ачы яше,
Бәгырьләре өзелер түзгәннең.

Түзә-түзә эзләреңнән атлыйм,
Колыннарын җуйган болан без.
Уймак-уймак тояк уемына
Язгы сулар булып тулганбыз.
1997 ел.
 

* * *

Ап-ак ташың.
Ап-ак кабер ташың.
Яшәлмичә калган гомеркәең.
Ак ташыңа авыр башым куям,
Аһ, улкаем минем, бәгырькәем!

Ап-ак юллар,
Ап-ак юллар чәчтә —
Син үтмичә калган юллар сыман.
Мин еламыйм инде,
Минем өчен.
Һәр көз ак каеннар елар сыман.

Ап-ак өмет,
Ап-ак өмет идең.
Өметләрнең булмый каралары.
Кара упкын булып убыла тик
Төзәлмәслек йөрәк яралары.

Ап-ак ташың.
Ап-ак кабер ташың.
Яшәлмичә калган гомеркәең.
Минем җанымның да бер өлеше
Синең белән китте, бәгырькәем.
1997 ел,  май.

 

* * *

Бүген синең туган көнең, улым.
Кулларыма алып сөяр идем,
Бәхетле бул, балам, дияр идем,
Почык борыныңнан үбәр идем,
Идем, идем, идем...

Юк шул син.
Аһ, улкаем,
Оҗмах кошым минем,

Очрашырбыз башка киңлекләрдә.
Оҗмах ишекләре ачык, диләр,
Җирдә янган минем кебекләргә.
Тәмуг утларының ялкыннары К
апкан инде йөрәгемә минем,
Күрешербез башка киңлекләрдә...
Бәхил, улым!
Бүген туган көнең...
1997 ел, 25 ноябрь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар