Логотип
Шигърият

УЛЬТРАМАРИН БУЯУ АЛЫП...

Сүз

Төн җәелеп яткан җиһаныма,
йомарланган кара мәчедәй.
Бар да йоклый,
тәмле төшләр күрә,
тик мин янам 
бәйрәм шәмедәй.
Сүзләр сайлыйм, имеш...
Бер-бер артлы тезәр өчен
сәйләннәрдәй...
Арып киткән бугай күңелем
әйлән-бәйләннәрдән.
Түз!
Сүз!!!
Сүз дәвалар,
тирәнәеп өлгермәсә
яраларың,
актан азрак булса
караларың...
Түз!


Шигърият ул йөрәк биеклегендә
                        М. Галиев


Шигърият ул шундый сәер нәрсә –
Кулдан тотып үзе яздыра.
Яздыра да, кайчак көлке итә,
Язганнан да тизрәк сыздыра.
Шигърият ул шундый гаҗәп нәрсә –
Каләмеңне урлап үчекли.
Хис ташкыны бирсә, күк күкрәтсә,
Уйларыңны аннан... үтүкли.
Шигърият ул шундый кызык нәрсә –
Кемдер аңлый, кемдер аңламый.
Йөрәк белән укый алмаганнар
Беркайчан да аны санламый.

Сәлам бирәдер...
Иртә. Метро. Таныш түгел берәү
Карап бара миңа нигәдер.
Бәлки, элек мине күргәндер ул,
Бәлки, танышасы киләдер.

Ә бит була шулай: бер үк кеше белән
Һәр көн саен юлың кисешә.
Гадәтләнгән вакыт, күнегелгән сукмак...
Меңнәр шулай юллар бүлешә.

Яңа йөзләр (яңа таныш йөзләр!)
Җыеп кайтам һәрбер сәфәрдән.
Бер карасаң, күпме таныш хәзер
Төрле авыл, төрле шәһәрдә.

Иртә. Метро. Таныш түгел берәү
Карап бара миңа нигәдер.
Бәлки, элек мине күргәндер ул,
Эчтән генә сәлам бирәдер...
 

* * *

Һәрберебез юлчы бу тормышта,
Үзе белән йөртә каләмен.
Төрле төсләр,
төрле сүзләр белән
Мәңгелеккә яза сәламен.
Кемнәр язар икән безнең хакта,
Кемнәр язар икән без юкта?!
... Ә кәгазьдә әле –
Күп нокта...


* * *

 Таңда торып шигырь яз син, дустым...
 Н. Сафина


Таңда торып шигырь яз син, дустым,
Күңелеңне басса моң-сагыш.
Ак карага манып каләмеңне,
Шигъри сүзгә, дустым, син ябыш.

Таңда торып шигырь яз син, дустым,
Сер сөйләрлек кешең булмаса.
Кешең булганда да, кайчагында
Күңелеңдә буран дуласа.

Таңда торып шигырь яз син, дустым,
Шигъри җаның иркен суласын.
Бер-бер артлы таңнар туа торсын,
Тик илһамсыз алар булмасын. 

Дөнья куабыз
Дөнья куабыз, дөнья куабыз,
Кайчак уфтанып, уйлап куябыз.
Бер сөендерә, бер көендерә,
Моңлы дөньябыз, җырлы дөньябыз.

Дөнья куабыз, дөнья куабыз,
Сөенеп шуңа җырлар сузабыз.
Шатлыкларын да, борчуларын да
Бергә узабыз, бергә узабыз.

Дөнья куабыз, дөнья куабыз,
Матур булсын дип яшәр оябыз.
Матурлыгын да күрер чак түгел –
Дөнья куабыз, дөнья куабыз.
 

* * *

Әйе, талантлы шул дустым,
Шуңа үзен өстен күрә дә.
Аның фикеренчә, беркем түгел
Хәтта дәрәҗәле түрә дә. 
Кимчелекләр таба һәммәбездән,
Без, янәсе, «авыл», гадиләр,
Заман белән бергә атламыйбыз,
Аннан калышабыз – кадимнәр.
Өстән генә шулай карап тора,
Кешеләрне сайлап сөйләшә,
Үзе кебек «каймак»ларның гына
Хәлен белә, көен көйләшә.
...Ниндидер кыл зыңлап өзелдеме?! –
Утырасы килми янәшә...


* * *

Ультрамарин төсле буяу алып
Мин ясадым сине, үземне...
Юл чатында сине күреп алып,
Сиңа баккан ике күземне.
Сөю биргән, сөйгәнемне алган
Моңсу фасыл – зәңгәр көземне.
Әйтергә дип авызымны ачып,
Әйтми калган теге сүземне...
Ультрамарин бетте...
Таный алмыйм – бу соң үземме?
 

* * *

Яшел кара белән язам сиңа
Күңелдәге иң зур серемне:
«Шуннан бирле сине уйлап яшим,
Син биләдең йөрәк түремне».
Яздым да бит, җибәрмәмен, ахры,
Бу хатым да калыр үземдә.
Әллә сагыш, әллә өмет булып
Яшь бөртеге балкый күземдә...


* * *

Шулай буламыни, еллар үтеп бара,
Күргәнем юк сине бер гомер.
Тик һаман да син дип яна әле
Йөрәгемдә утлы бер күмер.


* * *

Күңелемә төшкән күләгәне
Күрми генә узып кит әле.
Узып кит,
тик борылып карама,
Сиздермичә генә көт әле...
Син барыбер мине көт, яме?!
 

* * *

Серле гөл икән ул мәхәббәт:
Чәчәк аткан чагы бик рәхәт.
Кавыштырса насыйп яр белән,
Язмышыңа укы мең рәхмәт.
Моңлы гөл икән ул мәхәббәт:
Көлдерә, елата, юата.
Көннәрең гел кояшлы булыр –
Мәхәббәтне генә югалтма.
Назлы гөл икән ул мәхәббәт:
Назга күмә бөтен җиһанны.
Һәр кешене нурлы итүче
Мәхәббәттән олы хис бармы? 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур,кунелгэ утеп керэ торган шигырълэр

    Хәзер укыйлар