Логотип
Шигърият

Тукай - балаларга

Бәхетле бала

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә, 
Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә;
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга, 
Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, 
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.

 

Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын 
Оя итте минем сөйгән карлыгачым:
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара 
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә 
Каты йоклый оясында, алмый тын да;
Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,
Ни булса да бары да бер аның өчен,—
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.

 

Сабыйга

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз; аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән, дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; 
Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйрәнә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; 
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.


Кошларга

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын, 
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын.

Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын, 
Мылтыгым да юк янымда, юк, шулай ук, ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим, 
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!
Курыкмагыз, яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам, 
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам,
шауламам.

 

Бала белән күбәләк

Бала:
Әйт әле Күбәләк, Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып, Армыйсың син ничек? Н
ичек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? 
Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?

Күбәләк:
Мин торам кырларда, Болында, урманда; 
Уйныймын, очамын, Якты көн булганда. 
Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,
— Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа.

рәсем: Зифа МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар