Логотип
Шигърият

СИНЕҢ БЕЛӘН БЕР КҮРЕШҮ ӨЧЕН...

Бары туган якта гына

Минем туган якта гына
Җир белән күк тоташкан.
Офыклар чите башлана
Тавыбыз Өемташтан.
 
Өемташка менеп бассаң,
Буй җитә йолдызларга.
Күпме йолдызлар чүпләдем
Бүләккә дип кызларга.
 
Тау артындагы кояштан
Утлар алып куенга,
Чәчәкләр итеп тараттым
Ташлар үскән болынга.
 
Күкләрне болыт капласа,
Болытларны тараттым.
Фәрештәләр арасыннан 
Үземә тиң яр таптым.
 
Минем туган якта гына
Җир белән күк тоташкан.
Учак сүнсә, үрелеп алып
Ут кабыздым кояштан.
 
Бәлки, шуңадыр йөрәктә
Бетми һич тә кайнарлык.
Хисләр күкләрне күкрәтеп
Йөри, таулар актарып.

 

* * *

Агымсулар ярга сыймый
Агар да агар инде.
Хисләрем күңелең ишеген
Кагар да кагар инде.
 
Вакыт аты кешни-кешни
Чабар да чабар инде.
Йөгәнгә уралган куллар
Канар да канар инде.
 
Ялгыз Ай миңа моңаеп
Карар да карар инде.
Җавапсыз сөю йөрәктә
Янар да янар инде.
 
 

* * *

Матур кызлар җирдә бик күп алар,
Синдәйләре ләкин сирәктер.
Син җәйләрнең бөтен матурлыгын,
Назын җыеп үскән җиләктер.
 
Күзләреңдә синең серле балкыш –
Йолдызлардан килгән бүләктер.
Кемдер өчен синең бер карашың
Бар нәрсәдән җирдә кыйммәттер.
 
Зөһрә кызның сурәте бар Айда,
Ә бәлки, ул синең сурәттер.
Синең белән бер күрешү өчен,
Айга күтәрелү кирәктер?!
 
Кара төндә йолдыз атылып төшә,
Ансы инде минем йөрәктер.
Сиңа таба еллар буе барам,
Барып җитә алмыйм нишләптер.
 
 

* * *

Ничек синсез яшәгәнмен
Моңа кадәр, әй, гүзәл.
Күкнең зәңгәр гөмбәзеннән
Карый күк синең күзләр.
 
Алар мине озаталар,
Чыксам ерак юлларга.
Урала синең күз нурың
Керфектәге моңнарга.
 
Әй күңелле, әй рәхәт соң
Очрашканда карашлар.
Кояш нурында коена
Әйтерсең асылташлар.
 
Ничек синсез яшәгәнмен,
Моңа кадәр, әй, гүзәл.
Дөньяның бар матурлыгын
Сыйдырган синең күзләр.
 
Анда диңгез тирәнлеге,
Анда урман серләре.
Анда төсләр чагылышы,
Анда болын гөлләре.
 
Анда күкләр зәңгәрлеге,
Фнда кояш балкышы.
Синең күзләрдә күрәмен
Икебезнең язмышны.
 
 

* * *

Бер-беребезне күпме йөрдек озатышып
Салкын кышта, эссе җәйдә, елак көздә.
Ике җанны мәңгелеккә кушар өчен,
Бер сүз җитәр кебек иде икебезгә.
 
Ләкин ул сүз әйтелмичә калды шулай,
Очты-китте бик биеккә, гүя тургай.
Ә без калдык бик түбәндә, кечерәеп,
Ул арада йолдыз сүнде, югалды Ай.
 
Бер-беребезне озатышып йөри-йөри,
Без сөюнең үзен озатып куйганбыз бит.
Яшьлек биргән иң кадерле хәзинәне
Төнге кара сукмакларда җуйганбыз бит.
 
Шушы хакыйкатьне аңлар өчен,
Кирәк булган безгә ничә еллар.
Кайсы диңгезләргә акты икән
Чума-чума без коенган сулар?!
 
 

* * *

Тышта төн.
Шәһәр йоклаган.
Талгын кар ява иде.
Тәрәзәмне әкрен генә
Кемнәрдер кага иде.
 
Килдем тәрәзә янына,
Күренми анда беркем.
Машиналар туктап калган,
Урам тын, урам иркен.
 
Җил кызы шаяра дисәң,
Җил дә исми урамда.
Шәһәр йоклый тып-тын гына,
Төренеп ак юрганга.
 
Ә шулай да тәрәзәгә
Чиртеп алгалый кемдер.
Бәлки, ул яшьлектә калган
Тәүге мәхәббәтемдер.
 
Тәрәзәмне ачып куйдым,
Кемдер өемә узды.
Пышылдады серле тавыш:
–Мин синең хыял кызы.
 
Тик шуны бел: хыяллар да
Картая һәм үзгәрә.
Син эзләгән ялкын сүнде
Күптән минем йөзләрдә.
 
Син мине күрми яшәдең,
Әле дә күренә алмыйм.
Синең хыялда булса да
Матур кыз булып калыйм.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар