Логотип
Шигърият

Саумы, кышым!

Саумы, Кышым! Җилләр канатында
Тагын килдең, урап ерактан.
Исеңдәдер, кечкәй бер авылда
Кызый яши сине яраткан.

Яратмаслыкмыни?! Сафлыгыңа,
Пакьлегеңә китәм мөкиббән!
Учларыма куна кар бөртеге –
Сөйләр сере әллә бар микән?

Тауда чана шуган кызыймыни –
Балалыгым кайта кышларда!
Бер минутка гына иңнәремнән
Еллар йөген иде ташларга...

Гомер үткән саен һәрбер кышның
Аңлый барабыздыр кадерен.
Тагын бер кыш насыйп икән, диеп
Татлы сулкылдавы бәгырьнең.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ешрак куегызчы шушындый матур шигыр*ләрне хөрмәтле Сөембикәлеләр?! Рәхмәт Физәлиягә!!!

    Хәзер укыйлар