Логотип
Шигърият

​МОҢ ТҮГЕЛӘ...

* * *
Учымда төн. Ак кәгазьгә
Тама илһам тамчысы.
Бөтен җанны айкап ала –
И бу иҗат ачысы.

Бар төнемне, кулдан килсә,
Салыр идем шигырьгә,
Илһам уты янып бетеп
Әйләнгәнче күмергә.

* * *
Тиле күңел әй түгелде
Кардай ап-ак кәгазьгә.
Үз туксаны туксан аның,
Карамый һич вәгазьгә.

Шигырь булып түгелә дә
Күтәрелә җыр булып.
И өрфия күңелкәем,
Син гүя ап-ак болыт!
Әйт әле
Син минем дөньямның ишеген
Кыймыйча шакыдың сак кына.
Җаным да, тәнем дә төренде
Шул чакта тылсымлы ялкынга.

Йоклаган өметне уяттың,
Күшеккән җаныма ут капты.
Кулымнан тоттың да җыр булып
Күңелгә югалган моң кайтты.

Өр-яңа көй булып яңгырый,
Кадерлем, җиһанда исемең.
Әйт әле, ни уйлап шакыдың
Син минем дөньямның ишеген?

* * *
Үлчәп булмый микъдарларда
Яратуның серле көчен.
Мин сөюдән яралганмын,
Сөелер һәм сөяр өчен.
Үлчәп булмый чакрымнарда
Озынлыгын гомерләрнең.
Яши-яши аңлыйсың ул
Мизгелләрнең кадерләрен.
Үлчәп булмый бәхетләрне
Бизмәннәргә салып һич тә.
Минем бәхет миндә яши,
Үз җанымда булган көчтә.
Тынлык тавышы
Тынлыкны тыңлыйм да таң калам,
Шундый тын: вакытмы тукталган?
Табигать, бар Җиһан, Кешелек
Башлана икән бер ноктадан.

Мең төрле уй минем башымда,
Йокысыз төн яна кочакта.
Йомгакка уралган уйларны
Сүтәм дә ягам мин учакка.

Йолдызлар чакыра үзенә,
Нур сибеп, яктыртып җиһанны.
Тын калып тыңлыймын тынлыкны,
Ябынып серле күк-юрганны.
Моңлы язмыш
Мин дөньяга килгән чагымда ук
Килгәнмендер моңга уралып.
Моңлы язмыш тәкъдир тарафыннан
Куелгандыр алдан юралып.
Сандугачлар моңы сеңгән талдан
Әткәй үргән миңа бишекне.
Ак теләкләр тели-тели, әнкәй
Дөньялыкка ачкан ишекне.
Ялан тәпи атлап киткәч җирдән,
Бәбкә үлән биргән моңнарын.
Иркен ялан кочагында аунап,
Җанга салдым моңын кылганның.
Боргаланып аккан инешнең дә
Йөрәк тойды челтер тавышын.
Мәңгелеккә җуймый саклар өчен
Сеңдергәнмен барлык сагышын
Авылымның һәрбер урамының,
Миңа ачык һәрбер ишеген
Хәтер сандыгында барлый-барлый
Тибрәткәнгә күңел бишегем.
Моңнар белән тулы минем язмыш,
Моң түгелә һәрбер шигырьгә.
Әле ярый моңсыз булып яшәү
Язылмаган минем гомергә.
Бер җылы сүз
Күңел – сабый. Сөю-назга мохтаҗ,
Олыгаеп инде килсә дә.
Бер җылы сүз җитә күтәрергә
Көчең җитмәс йөкне җилкәдә.
Бер җылы сүз канат куя иңгә,
Тылсым өреп гүя яшәртә.
Бар дөньяны якты нурга күмеп,
Йөрәккә дәрт өстәп яшәтә.

* * *
Җиде диңгез, җиде тауны кичтем,
Табалмадым тансык сөю илен.
Җәй кулыннан алып булалмады
Шаулап чәчәк аткан бәхет гөлен.

Җиде диңгез сагыш суын эчтем,
Җиде тауның ваттым кыяларын.
Кыялардай челпәрәмә килде
Яшьлегемдә корган хыялларым.

Җиде диңгез дулкыннары юды
Йөрәгемнең тирән яраларын.
Җилләр сипте ак бәс чәчләремә
Һәм урлады күзем караларын.

Җиде ятлар ишетмәде зарым...

* * *
Чык та төшеп өлгермәгән әле
Балачагым баскан эзләргә.
Йомшак кулы белән болын җиле
Песи баласыдай сырпаланып,
Иркәләнеп сарыла тезләргә.

Шул ук кояш балкый күк йөзендә,
Нурын сирпеп алсу гөлләргә.
Зәңгәр томан булып урала да,
Язмыш булып кабат юрала да,
Сагыш сеңә үткән көннәргә.

Ялантәпи басып, әле яңа
Үткән идем яшел чирәмнән.
Көмеш пәрәвезләр кай арада
Соңгы җиле булып җылы җәйнең
Күбәләктәй оча тирәмнән.

Гомер үткән, көзгә кереп барам...
Чык тамчысы минем күзләрдә.
Балачакның ал кояшы,
Төсле күбәләкле ямьле җәе
Озата бара алтын көзләргә.

* * *
Хыял дәшкән якка – читкә киттек,
Читтә сүттек гомер йомгагын.
Җан сусаган чакта, дәрман беткәч,
Гел авылга кайта юлларым.

Кендек җебен кулга тоткан килеш,
Гамьнәр җыеп йөрәк түренә,
Менә-төшә күпме еллар аккан,
Кызарынган офык күренә.

Авыл тарта әле кендеге дә
Төзәлмәгән газиз баласын.
...Үги итмәс: соңгы тукталышны
Белә шунда кайтып табасын...

фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар