Логотип
Шигърият

Иһ, гайбәтче җилләр!..

***

Урау юллар ниләр юрый
Таңны төннән аралап?
Уйны сүзгә урый-урый
Нигә торам  яралап?..

Бер елмаям, бер моңаям-
Бик нәзберек юлдаш мин...
Сорама җилдән хәлләрем-
Мин болай да алдашмыйм.

Кимим битлек, тел яшермим...
Шаһитлеккә  Күгем бар!
Урау юллар аша  килеп
Табылдың  син, сөйгән  яр.

Табылдым мин... Таң җиледәй
Сак кына кагылдым мин...
Ни юрап чыктың юлыма?
Күрдең бит...Кабындым мин...


***

Иһ, гайбәтче җилләр!..
Имче җилләр...
Әллә сез дә  битлек ябынган?
Дус дигәнең гайбәт белән сыта,
һәм яралый  яр дип табынган.

Сүз йөртүче лә сез!..
Яхшысын да,
Яманын да  бергә  җыясыз.
Шаянланып,  бәхет  димлисез дә
“Язмыш!” диеп киртә  куясыз.

Ә сез, ахры,  бераз  хәтерсез дә...
Җир-Ананың сырхау авазын
Ишетәсез дә... шундук онытасыз.
Ә аннары берәр явызын
Янә  “Кеше!”  диеп танытасыз...

Хәтерсез сез, җилләр!!
Бабаларым  әйткән
Амәнәтне кая куйдыгыз??
Асыл җәүһәрләрен  телкәемнең
Кайсы  озын юлда  җуйдыгыз?..

Көчле  шул сез...
Хәтта кыйтгаларны
Кузгатырлык  сезнең көчегез.
Белмим,  юлаучымы,  юлдашмы сез?
Соңрак без дә  Җилгә  күчәрбез...
 

***

Тузганактай җилгә тузылсаң да,
Көнбагыш  күк  кояшка сузылсаң да, 
Үтә ул...
Үтә  ул гомер...
Җир сәхнәсендә  әлегә
Беркем дә 
Мәңгелек түгел.

Төрле   сүз сыяр  туз булсаң   да,
Өмет  бирүче  куз булсаң  да,
Өтә  ул...
Итә  ул  күмер
Хактан  нахакны әвәләп,
Сөремләп
Бәгырьгә   тию... 
 

***

Бер яшь ана  
өченчегә менә бала көтә...
Күңеле тыныч: кирәк-яраклары
 хәстәрләнгән күптән.
Сәламәтлек ягы ару гына...
Кайнанасы  көйле...
Ир канаты өзелеп тора һәрчак
“Җаным, бәгърем” диеп...
Нинди уйлар йоклатмый соң бүген
үзәгенә  авырттырып  тиеп?..
 

***

“Тәгәрәшеп үсә балаларым,
Зиһенлеләр, шөкер!
Әнкәй, син бит шундый әйбәт!- диләр.
Синең белән шундый рәхәт!- диләр.
Әйе...
Дөньям шуңа түгәрәктер минем,
Дөньям – тулы.
Ләкин...
Күпсенмәсен  минем  бәхетемне,
Ватмасыннар минем тәхетемне
Адәм актыклары...Кара уйлы!
Әле генә телевизор тынды...
Анда һаман
Сугыш чукмарлары 
Җир-су бүлә.
Җимерек йортлар нигезен 
Тырный-тырный
Кемнәрнеңдер балалары елый...
Әнкәләрен йоткан утлы дәһшәт.
Көн дә җирдә күпме ана үлә...
Бала үлә...
Минем дөньям әле түгәрәк тә
Җирнең чите менә китек шул.
Җирнең үзе белән алыш бара...
И, туасы балам, газизләрем!
Ни васыять   итеп китик соң?”
... Сандугачлы  таңнар атып килә.
Әй   илаһи,  гүзәл Җиһан син!
Күпме ямьне үзеңә алгансың да
Күпме борчуларны  җыйгансың...
 

***

Уйламасаң...
Уйламасаң, түзеп була үзе...
Уйламасаң- була!
Тик нигә соң дертләп китә күңел, 
Күзгә яшьләр тула?

Уйламасаң, хәтта көлеп була,
Ихлас елмаеп та,
Газраилнең  тырнагыннан  тамган
Канга буялып та...

Уйламасаң, көнең көнгә охшаш,
Төнең- төшле була...
Антрактсыз барган уеныңа
Алкыш көчле була...

Уйламасаң, түзеп була үзе.
Түзеп булыр кебек...
Җанның әрнеп-әрнеп сыктавыннан
Бизеп булыр кебек...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар