Логотип
Шигърият

Елмай, сөрт яшьләрең...

Соңардың

Елмай... Сөрт яшьләрең... Үрелсәм дә,
Битләреңә минем кул җитмәс.
Ике яктан бергә кычкырсак та,
Уртак бәхет безне ишетмәс.

Мин бит сине, җаным, бу гомердә
Бер минут та уйлап туймадым.
Ә син күпкә түгел... азга түгел,
Мәңгелеккә бары соңардың...

Бер гомергә генә соңладың...

 

Яратамын көзне

Яратамын көзне, көйсез чөнки...
Синең төсле бик еш үзгәрә:
Чалт аяз көн торган мизгелдә дә
Салкын икәнлеген сиздерә.

Көннәр буе төтәп торган яңгыр
Ташлаттыра барлык эшләрне.
Тәрәзәдән карап утырасың
Сүтмәк булып узган хисләрне.

Салкын җиле җылы җәйләрдән соң
Чынбарлыкка ата күкләрдән.
Соңгы чиккә җиткән чаклар була,
Тәмам туеп синсез кичләрдән.

Яратамын көзне, көйсез чөнки...
Синең төсле бик еш үзгәрә...
Җил-яңгырлар булып узганнан соң,
Чалт аязып, көлеп җибәрә.
 

Кабер ташы

Язган саен яңалык аз...
Бер балык башы...
Бу уйларга күптән кирәк
Зур кабер ташы...

Сирәк кенә килгәләргә
Чәчәкләр тотып.
Сирәк уйланырга, башны 
Шул ташка куеп...

Еллар узгач, онытырга
Берни юк сыман.
Китеп баргач, оныткандай
Ыру, дус, туган.

Хискә бирелми яшәргә,
Сызлатмый йөрәк...
Тик бу чакта кабер ташы
Үземә кирәк.
 

* * *

Бар кешегә бирелсә дә куәт,
Биек таулар атлап үтәрлек,
Йөрәкләргә салынмаган икән
Шул куәтне җиңәр үҗәтлек.

Ялгышалар бөркетләргә тиңләп,
Үз иткәнне кыя-тауларны...
Таулардан да биек күтәрелгән
Күгәрченнәр җирдә бик азмы?!

Максатлардан сыгылса да канат,
Таулар баса төшеп иңнәргә,
Бөркетләр дә мәҗбүр була кайчак
Үзәннәрнең җилен сөзәргә.

Ак күгәрчен булып югарыдан
Колачларсың яшьле күңелне...
Итәгеннән горур таш-тауларның
Бер көн күзәтермен мин сине...
 

Курчаклар

Җанны салып калдыр идең
Бер күлмәк төсле.
Тик бу хисләр миннән күпкә
Көчле... үзсүзле...

Синсез илһам килмәс сыман миңа.
Ятлар сине назлар, кочаклар...
Мәҗбүриләп сыкма яшьләреңне.
Күз яшьләрсез елый курчаклар.

 

Әгәр инде...

Синнән миңа шалтырату килеп,
Телефоным беркөн алмасам;
Язган хатларыңа бер сәбәпсез
Җавап әгәр инде тапмасаң;

Әгәр инде кинәт бер инглиз кебек
Эзсез генә китеп югалсам;
Юлларыңда кабат очрамасам,
Кичен килеп, куна калмасам;

Әгәр инде кире торалмасам
Талган килеш татлы йокыга,
Гомерләр бит матур бер җыр гына,
Уятырга, зинһар, ашыкма...

Нигә шулай булды әле, диеп,
Авыр уйлар уйлап, юрама.
Мәхәббәт тә матур бер уйдырма.
Бары мин юк. Килеш. Шул гына...
 

Көтәбез

Яшь вакыт, дингә карамый,
Һаман көтәбез.
Күпләребез көтеп туеп,
Таләп итәбез.

Кышын зарыгып көтәбез
Чәчәкле җәйне.
Дүшәмбедән сагындыра
Шимбә, якшәмбе.

Җылы караш, сәлам хаты,
Уңайлы очрак;
Кемдер чирдән дәва көтә,
Ходайдан сорап...

Көтеп алып, бик еш кына
Күрми үтәбез.
Терминнар күп, тик асылда
Бәхет көтәбез.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур шигырьлэр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шигырьнең һәрберсен соклану аша укыйм.Кайбер шагырьләрнең шигырьләре 10 куплет булса да автор ни әйтергә теләгәнен аңламыйсың,ә Ринатның юлларында ук мәгънә ята.Яратып укыйм,яңаларын еөтеп алам.

      Хәзер укыйлар