Логотип
Шигърият

БИК САГЫНГАЧ, ХӘБӘР САЛГАН ӘНКӘЙ...

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА



Ана


Тәрәзәгә багып тып-тын гына
Ул күз яшен юрый йолдызлардан.
Йокысыз төн. Төпсез күк йөзендә
Аның күзләредәй ай кызарган.

Урамнарда өйсез җилләр йөри,
Өшеп куя ишек кашагасы.
Улын уйлый ана: нигә кайтмый,
Киеме бар микән, ашаргасы?

Бу изге сүз борынгыдан калган:
Туган нигезеңне онытмаска!
Безме соң ул истә тоталмаган...

Балаларга васыять, оныкларга!
Болытларга баккан әни тып-тын...
Ак каеннар кайный офыкларда...

Лена ШАГЫЙРЬҖАН



Әниемнең мине белмәгән чагында


Әниемнең мине белмәгән чагында
Итәгенә җилләр булып 
                          уралып йөрдем.
Чиләгенә агып кердем сулар булып,
Йөрәгенә моңнар булып 
                            үтеп кердем...

Әниемнең мине белмәгән чагында
мин җәй идем, мин көз идем,
мин кыш идем...
Һәм яз идем...
Әнинең мин үзе идем –
Мәхәббәтен көтеп йөргән 
                           бер кыз идем...
Әниемнең мине белмәгән чагында
төшләренә кердем колын, 
                           тайлар булып...
Әле – бөре, әле – чәчәк, әле – алма,
Әле – йолдыз, әле тулган айлар 
булып...

 
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА

 * * *
Кочак тулы җылы утын белән
Кышкы суык
Йөгерә-йөгерә керә ишектән.
– Хәзер җылыныр өй...
Мин әнкәйне
Йокы аша гына ишетәм.

Шартлап-чәчрәп утын яна мичтә,
Кышкы суык
Адашкан да өйдә югалган...
Мин юрганны тарта төшеп ябам,
Изрәп китеп рәхәт уйлардан.

Өйдә җылы! Шулкадәр дә тансык,
Кышкы суык
Йөгереп кергән ул мәл ишектән.
Миңа рәхәт! Чөнки мин әнкәйнең
Аяк тавышларын ишетәм!..

Инде җанны өтеп алыр кебек
Кышкы суык,
Калган чакта төрле хәлләрдә...
Хәтер һаман шул кузларны саклый,
Җылынасы килгән мәлләрдә.

 
Кадыйр СИБГАТУЛЛИН

Әни


Тавышлары булмаса да,
әллә каян ишетәм:
аяк очларына басып
керә әни ишектән.

Уянмасын ди ул мине,
таң йокысын бүлмәсен.
Күзләремне йомып ятам,
уянганны күрмәсен.

Куанып ятам әнинең
исән-сау көннәренә.
...Аяк очларына басып
су сибә гөлләренә.


Атасы, дип, балалар, дип,
үзе дә сизми бугай,
аяк очларында йөрде
гомере буе шулай.

Тыңлап ятам: мин әнинең
бар гомерен ишетәм.
...Аяк очларына басып
чыга әни ишектән. 

 
Факил ӘМӘК
 

Әнкәй


Юл өзеге озаккарак китте,
Әллә ничек булды кышы да...
Бик сагынгач, хәбәр салган әнкәй –
Ак болытлар башым очында...

Мең кат үтеп сират күперләрен
Бәхет эзләп йөреш дөньяда.
Әнкәйләрнең аяк асты – оҗмах,
Читтә бәхет зәгыйфь шуңа да.

Билчән утап, кышын киндер эрләп,
Бар тоемын җуйган бармаклар,
Кайтсам, беләм, шундый 
йомшак итеп
Чәчләремне сыйпап ардаклар.
Шул мәлдә мин – 
Кояш нурын эчеп,
Иләсләнгән шомырт чәчәге.
Шушы мәлдә мин бәхетне тоям,
Шушы мәлдә әйтәм: яшәдем!

Канат ярып тыелгысыз очам
Балачаклы аяз көннәргә...
...Гомеркәйнең бер гөнаһсыз чагы,
Оеп ятам ап-ак мендәрдә.

Әнкәй өйдә. Бисмилласын әйтеп,
Җилпуч тутырып онын или ул.
Мин уянып эшен бүлмәсенгә
Мөнәҗәт йә бәет көйли ул.

«Барып җиткәч дәрьяга,
китерделәр кимәгә,
Газиз телләрем бәйләнде,
белмим ни сүз димәгә...»
...Мичтә янган усак утыныннан
Чәчрәп төшә кузлар идәнгә...

Бәетендә үкси Сөембикә.
Шул чорлардан үкси илкәйләр.
Шул чордан ук безнең җаннар 
сукбай,
Шул чордан ук – үксез әнкәйләр.

Усак утыны күк күмер яна.
Сибелә дә җилгә, чәчелә.
Җилпучтагы оннар кисәк тузгып,
Килеп яткан чигә чәчемә.

Бәхет эзләп киткән идек юкса,
Тормыш безгә никтер үчекте.
Сабырлыгы сынмас әнкәйләргә
Әйтеләсе сүзләр кичекте...

...Ак мендәрдә хәлсез ята әнкәй.
«Улым кайткан...» Әйтте пышылдап.
...Ак болытлар мөлдерәмә тулып,
Туктап калган башым очында...

Сәкинә ХӘЙРУЛЛИНА

 
* * *
«Утырт инде, абый, тукта инде!..»
Ялварулы караш боега.
Кул сумкасы аскан яшь кызыйга
Сәгате дә тәүлек тоела.
Такси гына тотар иде дә бит,
Студентның хәле чамалы.
Ә кайтырга кирәк, сагынудан
Башка түзәр хәле калмады.
Чәе гел чәй, ашы – аш булмады,
Җитәмени әни ашына!
Йөрәккәе аягыннан узып
Газиз әнисенә ашыга.
Ул да шулай бердәнберен сагынып
Төшләрендә кат-кат күргәндер.
Кайтыр, диеп, бәлеш пешергәндер,
Пәрдәләрен юып элгәндер.
Аерылмый гына яшисе лә!
Дөньясы бит шулай яралган:
Балаларга белем бирим дисәң,
Озатасы була калага.
Менә хәзер кулын күтәргән дә
Туктатмакчы кызый машина.
Авырлыгын моның белә бары
Төшкән кеше тик үз башына!
Утырт инде, агай, йә син, егет,
Сезгә дә бит кирәк игелек.
Кайтып җитсен бала әнисенә,
Күшекмәсен юлда тилмереп.
Аннан сөйләр, сөенечтән балкып:
Бар бит, диеп, яхшы кешеләр.
Игелектән таралыр да куяр
Җилдә басып торып өшүләр.
Утырт, агай, йә син утырт, энем,
Узып китмә сузган кулларны.
Ихлас рәхмәт сүзе имин итәр
Сез үтәсе озын юлларны.
Утырт, агай!

 
Фәния ГАБИДУЛЛИНА-СӘЕТГӘРӘЕВА
 


Әнкәй-аем


Туган якка һәрчак юлым
Кичкә кала.
Ә шулай да мине кояш
Каршы ала.

Сере шунда: минем авыл
Көнбаешта.
Шуңа һәрчак карап кайтам
Зур кояшка.

Тәүдә миңа юл күрсәтә
Ул ерактан.
Ә бераздан урын ала
Ул кыектан.

Әнкәемдәй тоела ул:
Нурлы йөзе.
Капка ачып кергәнчегә
Көтә безне.

Ә аннан соң кинәт кенә
Ул юк була.
Таң алдыннан төшкә кергән
Әнкәй сыман.

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
 

Әнием


Мин җанымны меңгә бүлеп 
йөртәм, –
Иң кечкенә кисәк – үземдә.
Иң зурысы әни белән яши –
Мин – ак балкыш әни күзендә.
«Бисмилла»сыз бер көн яшәп 
булмый,
Ә әнисез хәтта мизгел дә.
Йөрәк сагынудан мөлдерәп тула,
Әниемне күрәм көзгедә.
Шәһәр ташын таптап йөрим әле,
Бер минутка өйгә кайтсамчы.
Сагынуны басар дару булса –
Бирегезче, зинһар, бер тамчы.
Минем җаным өйдә калган бугай,
Тик буш гәүдә йөри, күрәсең.
Әниемнең йөрәк җылысына
Елак җанны килә төрәсем.
Минем җаным әни белән йөри,
Әни белән яши, әнидә!..
Мин гаепсез, җаным гына елый,
Кайтып килим әле бер көнгә!
Әниемнең йөрәк уты булса,
Кирәк түгел миңа берни дә.


Кәүсәрия НУРУЛЛИНА
 


Кичер, әнкәй


Кичер, әнкәй, сабый чакларымда
Көйсезләнеп йокың бүлгәнгә.
Бала вакытларда тыңламыйча,
Көннәр буе уйнап йөргәнгә.

Буйга җиткәч, сиңа тынгы бирми,
Мәхәббәттә кайчак янганга.
Таңга кадәр керфегең дә какмый
Мине уйлап йокың калганга.

Кичер, әнкәй,
Шомырт чәчләреңә
Минем хәсрәтләрдән
Ап-ак булып бәсләр кунганга.
Битләреңә сыр-сыр җыерчыклар
Буразналар салып узганга.
Кичер, әнкәй! Мине кичер!

 
СӨЛӘЙМАН

 
* * *
Бәхетме? –
аяк тавышларын узып,
әни безне каршыларга чыккан...

Бәхетме? –
әни белән без бишебез,
оныклар да шунда, туган йортта...

Бәхетме? – 
әниемнең елмаюын күрәм
самавырның җиз йөзендә...

Бәхетме? –
дәшә алам минут саен бүген
әни диеп җир йөзендә...

Бәхетме? –
әнинең дә, үземнең дә
улым диеп дәшкән чаклар әле.

Бәхетме? – 
озын гомер, саулык биреп,
сине, әни, Тәңре саклар әле...

Бәхетме?
әнинең
...сүгүе, әрләве,
бәрүе, тетүе, дәшмәве...
...бары тик яшәве, яшәве...
бик озак, бик озак яшәве...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    *** Балакаем, кайтып йөрмә инде, Туңарсың бит, тышта буран, ди. Көтә үзе әнкәй, әйткән була, Әйбәт кенә әле торам, ди. Балакаем, кайтып йөрмә инде, Интегерсең, юллар өзек, ди. Көтә үзе әнкәй, әйткән була, Ятам әле, балам, түзеп, ди. Әнкәй җаным, киртәме соң безгә Узып булмас буран-пычраклар? Балакаең аңлый, бәхет бит ул - Сиңа кайта алган бу чаклар. 2012 Физәлия Дәүләтгәрәева

    • аватар Без имени

      0

      0

      *** Әнкәй теккән матур бер күлмәкнең Нәни корамасы сакланган. Ал чәчәкле, якты сәлам алдым Шул күлмәкне кигән чаклардан... Шау чәчәкләр арасында гына Үссен газиз балам, дигәнме... Ничә күлмәк тузды... Хәтерләмим Шундый матур күлмәк кигәнне... Хәтер сандыклары тулы – бизәк Корамалар җанны юата... Кайткан саен бүләк алып кайтам. Ситса күлмәк әнкәй ярата... 2015 Физәлия Дәүләтгәрәева

      • аватар Без имени

        0

        0

        *** Туа тора бала, үсә тора. Төшеп китә тора итәктән. Моңсулана җаның беркөн күреп – Бушап калды ояң кинәттән. Бераз җиңел кебек, тыныч кебек. (Бала үстерүе җиңелме?!) Тик нигәдер тансык шул тынычлык Тынгы бирми изә күңелне. Балаларың үсеп кеше булу – Бәхет инде ан(ы)сы бер яктан. Бала көтү безнең чират. Улың, Әни, диеп кайта ерактан. Үзең өчен генә, тыныч кына Хакың да бар кебек яшәргә. Тик үзебез өчен генә яшәп Өйрәнмәгәнбез шул. Нишләргә? Ояң бушап калды. Кошчыкларың Иңли дөнья дигән киңлекне. Әйтә иде әнкәй элек: “Балаң Итәгеңдә генә синеке...” 2015 Физәлия Дәүләтгәрәева

        • аватар Без имени

          0

          0

          *** Әнкәй исән чакта берни түгел Бу дөньяның авыр чаклары. Моңа хәтле, шөкер, әнкәй безне Догалары белән саклады. Без яшибез әле, сыенгандай Фәрештә канаты астына. Иң бәхетле мизгел – әнкәй килә Кочакларын җәеп каршыма... Көтеп ала әнкәй төрле яктан Биш кошчыгын туган ояда. Яшәү җиңел булсын өчен җирдә, Әнкәебез булсын дөньяда. 17.02.15 Физәлия Дәүләтгәрәева

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гыйльмулла абый, бик зур рәхмәт! Укучыларыбызга көтелмәгән бер бүләк булган менә!

            Хәзер укыйлар