Логотип
Шигърият

​АВГУСТ КӨЕ

Асия Сафина (Тимериева) Түбән Кама районы Үчкә авылында туа. Каенлы сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Түбән Камада урта мәктәптә укый. Лаборант һөнәрен үзләштереп, химия комбинатына урнаша. Аннары Казанда укып кайтып, ательеда мастер була.
Чаллыда укып кайтканнан соң, Яшьләр белән эшләү идарәсендә психолог булып эшли башлый. Якташлары Асияне үзенчәлекле шигырьләре, хикәяләре аша да белә. 


 

Яшәү җыры

Мин кырларны, басу-игеннәрне
Гомер агышына охшатам:
Гомернең дә булмый ниндиләре,
Матур да соң, матур – ышанам!

Кыш китүгә юрганнарын ачып,
Басу-кырлар язда уяна;
Китү белән кар сулары ташып,
Шытым күреп күңел куана.

Күз алдында шәрә басуларга
Яшел хәтфә келәм каплана;
Бу манзара өмет өсти җанга –
Киләчәкне барлап шатлана.

Күксел диңгез сыман талгын гына
Мул басуда дулкын чайкала.
Могҗизалы иген дәрьясына
Хозурланып йөрәк таң кала.

Җәйге челлә. Басу көчен туплый;
Баллы сөт исләре тарала...
Офыкларда аҗаганнар уйный,
Киң кырларда Икмәк ярала.

Алмаштырмас идем алтын тавын
Шаулап үскән иген кырына;
Алтын көшел – тук башаклар 
                                            шавын
Тиңләр идем яшәү җырына!


 

Август көе

Алмагачта алма аллана –
Алмаларга өмет баглана...
Өлгереп тә кирәксезгә калган
Алмалар да бар ул дөньяда...

Алмагачта алма аллана,
Август керсә – күңел моңлана;
Татарлыгым кирәксезгә кала –
Телем белән дәртем югала.

Татар булу – һаман тышауда;
Кемнәр чыгар хаклык яуларга?
Ни сәбәпле батыр, тырыш халкым
Күндәмлекне тора сайларга?!

Затлыбыз ник үсми татарча,
Зыялысы читкә гел кача...
Үз бакчаңда үскән багалманың
Куанычын күрик ичмаса!

Ана теле – телнең Олысы!
Милләт тамырларың ныгысын;
Татарыңа хезмәт итсәң генә
Югалуга каршы торырсың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар