Логотип
Шигърият

Атнабайга...

Бүген Бөтендөнья шигърият көне. Марат Кәбировтан өр-яңа шигырь!
 
Әйткән идең: Бу дөньяда болай 
әйбәт кенә гомер ителде. 
Күпләр яраттылар... 
Ә бит минем 
беркемем юк синең шикелле. 
 
Эх, икебез бер яшьтәрәк булсак... 
Аңламыйсың инде син аны... 
Гомереңнең берәр почмагыннан 
Сагынырсың шушы дөньяны. 
 
Шулай дидең дә син китеп бардың... 
Мин сагындым синле чагымны... 
Рәшәткәсез тимерчыбык аша 
Чәчләремә чәчкә сарылды. 
 
Синсез еллар буйлап китеп барам... 
Кулдан үтте кебек күп этлек... 
Ләкин миндә – син сокланыр намус, 
Син ярата торган егетлек. 
 
Эх, икебез бер яшьтәрәк булсак... – 
диеп сине искә аламын... 
Ә мин бүген нәкъ тә синең кебек 
Елмаюдан торган ярамын... 
 
Синең юлың мине бүгенгедәй 
Сыңар шагыйрь итеп үстерде... 
Беркемең юк синең минем кебек, 
Беркемем юк синең шикелле.

фото: https://www.azatliq.org/a/29059239.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар