Логотип
Шигърият

Җан авазы


Гыйльмулла ЗӘКИЕВ, Татарстан, Балтач. 

Башкортстанның талантлы һәм күренекле шагыйрәләреннән берсе Нәфисә ХӘБИБДИЯРОВА белән мин моннан берничә ел элек интернет челтәре аша танышкан идем. Шигырьләрен укыдым да, таң калдым... Өммәтебез – милләтебез өчен горурлык белән сугарылган, туган телебезнең бөтен нечкәлекләрен белеп бик оста файдаланучы, үзенең кичерешләрен һәм хисләрен кабатланмас образлар аша һәркемнең күңел түренә, рухына җиткерә белүче шагыйрәнең иҗаты минем бөтен барлыгымны яулап алды. Һәрбер шигырен зарыгып көтеп алып, фикер алышуларда катнашып, аның белән язышып аралаша башладык һәм чын «интернет дуслар» булып киттек.

Бер ел элек Нәфисәнең вакытсыз үлеме турындагы хәбәр бөтен укучыларын, иҗатташларын, туганнарын, дусларын өнсез калдырды, барыбызның да уртак кайгысына әверелде. Җаннарны тетрәндергән югалту ачысы шигърият сөючеләрнең берсен дә битараф калдырмады. Интернетта танылган шагыйрьләрнең дә, яңа гына каләм тибрәтә башлаган иҗатчыларның да Нәфисәгә багышланган шигырьләре, чын куңелдән кайгы уртаклашкан язмалары чыга башлады. Әлеге язмаларны Нәфисәнең үз шигырьләре белән баетып, Сөекле Шагыйрәбезнең үзенә билгеләп уздырырга язмаган 60 яшьлек юбилее уңаеннан кечкенә генә истәлек – бүләгебез булсын дип, җыентык туплап, китап итеп бастыру теләге туды. Инде ул җыентык дөнья күрде... Бу эшне башкарып чыгуда миңа уртак дусларыбыз – Свердловск өлкәсеннән Физәлия Дәүләтгәрәева, Башкортстаннан мөгаллимә – шагыйрә Зилә Кәшфуллина, Казаннан әдәбият сөюче Мәүлидә Галәветдинова һәм башкалар зур ярдәм итте. Аларга чын күңелдән олы рәхмәтләремне һәм чиксез ихтирамымны ирештерәм. 
Бүген – 19 октябрь – Нәфисәнең мәңгелеккә киткән көне... 
Урыннары оҗмах түрләрендә булсын!

Сезнең игътибарга Нәфисә Хәбибдиярованың шигырьләрен тәкъдим итәм. 
 

Көлдән терелермен 

 Карап торуга мин җиле тынган
Җиләс көзге көннәр ише генә,
Җиде келә салып бикләгәнмен
Кайнар хисләремнең ишегенә.
Карап торуга мин – тынган давыл,
Әйтерсең лә, туйган бөтерелеп.
Тын таңнарда нурдан моңнар үреп,
Янам кабат, көлдән бер терелеп...
Көлдән тереләмен, күңел кузын
Каплап торган бары сабырлыгым.
Ялгышмагыз, сүнгән, сүрелгән дип,
Ялкынланып ярсып кабынамын. 
 

Чулпы чыңы

Чаганнарның чулпы чыңын алып,
Җил йөгереп керде кочакка.
Ычкынды да, җирне, күкне кочып,
Кереп китте көзге учакка.

Шәфәкъ утларыннан ялкын алып,
Болытларга өрде сулышын.
Чулпы чыңы булып көзге кичтә,
Елады ул моңга тулышып.

Чаганнарның чулпылары чыңлап,
Чагу нурлар булып түгелде.
Саф яктылык булып эркелеп,
Сәйлән энҗеседәй сибелде.
 

Җиде юл чатларында

Канатларым каурый түгел –
Күңел генә канатлы.
Кош юлыннан китәр идем,
Алып барлык газапны.

Җилләрдә чайкалып торам,
Җиде юл чатларында.
Китәр идем, килеп алса
Канатлы атларым ла.

...Кош юллары ап-ак икән,
Әллә каурый канаттан.
Газапларым җанда чайкап,
Күңелемне канатам.

Моңнар эчеп басып торам
Җиде юл чатларында.
Килеп алмады, нигәдер,
Канатлы атларым да.

Әкияттә генәдер ул
Ак канатлы, серле ат.
Моңсу җилләрдә чайкалам
Газаплы җанны айкап.

...Җирдә калдым җилне кочып,
Җиде юл чатларында,
Сынык канат, җаным – газап,
Янымда ятлар гына. 
 

Аңлый алмас...

Нинди дәрьяларга ташланыйм соң,
Юып кына бетмәс хәсрәтем,
Җуелмаслык күңел җәрәхәтем –
Аңлый алмас дус-әхирәтем.

Сер сөйләрлек дуслар бармы әле? –
Заман шавы айкый җан түрен.
Дуска ачар өчен йөрәгеңне
Нигә шиккә кала бу күңел?

Әллә заман үзгәрттеме икән –
Дуслар да бит хәзер бик кырыс,
Әллә инде үзем чыныктыммы –
Әллә кырыс, әллә хас...корыч...

 
Алмаларны кемгә сакладым?

Көзләр җиткәнлеген тоймый калдым,
Бәргәләнеп җилләр иссә дә,
Җилкапкадан кемне көтәм соң мин,
Килми калганлыгын белсәм дә.

Көзләр җиткәнлеген сизми калдым –
Агачында әле алмалар,
Алмаларны кемгә сакладым соң,
Янган күңелемне алдалап?

Көзләр үткәнлеген күрми калдым,
Кыйгач яңгырлары яуганда,
Керфекләрдә яшьләр икәнлеген
Тоймаганмын тамчы тамганда.

...Инде килсә, кышлар җиткән икән,
Җилкапканы күмгән ак карлар.
Шәмнәр булып алмагачта яна
Кышка калган сары алмалар.

...Инде килсә, кышлар җиткән икән... 


Сары яфрак – келәм

 Бу көзләрдә миләш ялкыныннан
 Җанкаема кузлар салалмадым,
 Тезәлмәдем гәрәбәдәй төймә,
 Шәфәкъ – нурдан илһам алалмадым.

 Мин болай да ялкын. Ялгыз янам.
 Кичерешем – вулкан лавасыдай,
 Көзге шәфәкъ – чәчкә генә әле,
 Алма исле көзнең һавасы да.

 Алма таты җанны кузгата да,
 Кичерешләр айкый бәгыръләрне,
 Яфракларда – хыял балкышлары,
 Чуак көннәр тансык – кадерләнде.

 Яфрак кыштырдавын бер сер итеп
 Җанга салам шигырь юлы белән,
 Үзем ялгыз, күңелемнән һаман
 Парлап киләм, сары яфрак – келәм.
 

Көтмәде

 Антлар эчтем аны сагынмам, дип,
 Тик йөрәгем кабул итмәде.
 Сыны, карашлары, елмаюы
 Күз алдымнан һаман китмәде.

 Җилләргә дә куштым: «Әйтмәгез – дип, –
 Миннән, – дидем, – сәлам әйтмәгез.
 Үпкәләдем, чынлап үпкәләдем -
 Битләреннән аның үпмәгез.

 Җилләр, битләремнән үпмәгез, дим, –
 Чәчләремнән сыйпап үтмәгез.
 Керфек очларымда – күз яшьләрем,
 Берүк, җилләр, аңа әйтмәгез!”

 Антлар эчтем, мәңге сагынмам, дип,
 Тик йөрәгем кабул итмәде,
 Мин сагындым антка карамыйча.
 Тик ул гына мине көтмәде.
 –Үпкәләмә, – диеп юатмады,
 Кочагына алып үпмәде...


 Сагыш кала

Назлар һәм сөюләр тулы
Мәхәббәттән җырлар туа.
Киң Җиһанда, Кош юлында
Моңлы, зарлы җаннар кала.

Без китәрбез Кош юлыннан –
Җырларда-канатларда.
Җирдәге сөю-моңнарны
Алып йолдызлыкларга.

Язлар үтсә сөю белән,
Көзләрдән сагыш кала.
Сөюләрдән ялкынланып
Җаннарда моңнар кала. 
 

 Ак әремнәр 

 Әремнәрне нишләп күрмәдем соң
 Зәңгәр гөлгә җырлар язганда?
 Югыйсә бит әрем әчеләре
 Сабый чактан саклана җанда.

 Ачы җилләр кубып торган чакта
 Сыенганын гөлнең әремгә,
 Сынам-сынам диеп торганында,
 Таҗларына бозлар бәргәндә.

 Әрем исләреннән исердемме,
 Исердемме гөлләр исеннән?
 Әрем ачылары уйга салды,
 Айнытты ак хыял хисемнән.

 Әллә кушылганмы гөлчәчәкнең
 Хуш исенә әрем ачысы?
 Балачакның бер ядкаре микән,
 Хыялымның татлы тамчысы?

 ...Ак әремнәр үскән аланнардан
 Ничә кабат инде урадым,
 Кар астында калган әремнәрнең
 Гафу итүләрен сорадым.


Соңладык

Иң тирәндә яткан серләремне
Үземә дә куркам чишәргә.
Йөрәк серем күңелемә әйтсәм –
Күп сорамам дөрләп китәргә.

Шуңа күрә сер капчыгым бәйләп,
Сагыш ефәгенә урадым.
Йөрәгемнең иң-иң уртасына
Яшердем бит хисләр буранын.

Аһ, ул буран купса! Нишләргә соң?
Бер елый да алмыйм бушанып.
Яшьлегемнән калган сөю хисен
Кабындырсам кабат, ышанып?

Аһ, булса соң, булса ул чаткылар
Өмет кабызырлык! 
Их, соңладык...
Ник язмышның алсу шәфәгынең
Янар чәчәкләре булмадык.


Җан авазы

Елый тик җан гына телгәләнеп,
Өзелә йөрәк бәргәләнеп.
Күздән тамалмаган ачы яшь тә
Җаннан өзелеп төшәр әрнеп.

Кулъяулыклар һич тә кирәк түгел,
Керфекләрдә тамчы яшем юк.
Яннарымда юк бер юатучым,
Җанкаемны аңлар кешем юк.

Күзләремнән яшьләр эркелмәде,
Мин еларга күптән оныттым.
Хәсрәтемне җан эчендә саклап,
Әрнүләрем нигә соң йоттым.

...Их, еларга иде бер түгелеп,
Җан әрнемәс иде тилмереп,
Ак кулъяулык белән яшьләремне
Берәү сөртсә икән үрелеп!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тирэн мэгнэле , йорэккэ утеп керэ торган штгырлэр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Халкыбызның зур таланты, асылташы Нәфисә апа Хәбибдиярова иҗатын халыкка җиткереп, танытырга тырышуы өчен Гыйлмулла абый Зәкиев алдында ихлас баш иясем килә.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гыйлмулла Зәкиев ул чынында ныыык шәп кеше, ихлас иҗатка бирелгән, шиг*рият сөюче ! ...һәм Нәфисә Апага багышлап чыгарган китабы да дөн*я гына күрми, ә безнең почтабызга да исән-имин килеп җитте! Кулга тотып, Нәфисә Апаның үзенең дә, дусларының да Нәфисә АПАга багышланган иҗатларны да елый-елый укыдык... Шундый Кешеләр белән таныш булуыма мең рәхмәтлемен.... Нәфисә Апа гына яшәмәде....Кызганыч..Күпме шигыр*ләре басылырга чират көтәдер....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мең - мең рәхмәт, Нәфисә апаның иҗаты белән таныштыручы дусларына!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гыйлмулла,Нәфисәнең шигырьләрен интернет битләренә куеп,яраткан шагыйрәбезнең иҗаты белән таныштырып торуыңа зур рәхмәт.Нәфисәгә ияреп язасы килә: " Их,еларга иде бер түгелеп,Җан әрнемәс иде тилмереп".

            Хәзер укыйлар