Логотип
Фоторепортаж

Сөенеч: «Сөембикә»нең фикердәшләре артты!

Бүген «Сөембикә» журналы редакциясендә редколлегия утырышы узды. Яңа составта редколлегиябезнең әле беренче тапкыр җыелуы.

Хәзер бу исемлектә Айрат Ринат улы Зарипов («Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе), Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев (Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры), Нурия Зөфәр кызы Вәлиева («Татнефть»нең матбугат үзәге җитәкчесе), Рафаэль Фирнаял улы Шәвәлиев (Республика клиник хастаханәсе баш табибы), Равилә Шамил кызы Шәйдуллина (ресторатор), Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин («Таттелеком» оешмасы генераль директоры) да бар.  

Утырышка кунаклар итеп журналның элеккеге баш мөхәррирләре Роза Туфитуллова һәм Фирая Бәдретдиновалар да чакырылган иде.  

Иртәгәге «Сөембикә» нинди булырга, журнал укучының күңеленә үтеп керү өчен ниләр хакында язарга тиеш – эшлекле өстәл артында сөйләшү шушы хакта барды. Шактый киңәш-тәкъдимнәр яңгырады. Баш мөхәррир Гөлнара Сабирова әйтеп үткәнчә, редакция папкасы ярты елга  җитәрлек яңа темалар белән баеды.  Түгәрәк өстәл артында ук журналның яңа санында игълан ителәчәк фотоконкурсның исеме дә туды. «Обективта – ана» дип аталачак ул. Тагын бер серне ачабыз: редколлегиябез әгъзасы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева: «Конкурс тәмамлангач, анда килгән эшләрдән Кремльдә күргәзмә оештырырбыз», – дип вәгъдә итте. Шушы ук күргәзмәне Республика клиник хастаханәсендә дә оештырырга мөмкин булачак дип килешенде.  

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар