Логотип
Фоторепортаж

Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар жыены»н бәйрәм итүдә катнашты

Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итүгә 922 елга багышланган «Изге Болгар жыены»н бәйрәм итүдә катнашты. Чара Борынгы Болгар шәһәре территориясендә узды.

Быел бәйрәмгә Россияненең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 30 меңнән артык кунак килгән. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Россия Югары мөфтие Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев һәм башкалар катнашты.

Бәйрәмне рәсми рәвештә ачып җибәргәнче, Рөстәм Миңнеханов «Россия мөселманнарының социаль доктринасын» имзалауда катнашты, шулай ук Россия  һәм чит илләр мөселманнары нәзарәтләре лидерлары белән очрашты.

сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/125714

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар