Логотип
Фоторепортаж

"Мин хан түгел, мин бары тик – Зөлфәт..."

Зөлфәт: “Табигать миңа сандугач, Язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Сезнең өчен бу йөрәгем Арыганчыга кадәр, Ярылганчыга кадәр?!”

 

2017 елның 13 мартында Казанда, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстаннның М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгатъ эшлеклесе Зөлфәткә (Дөлфәт Госман улы Маликов) 70 ел тулу уңаеннан "Мин – Зөлфәт!" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә булып узды.





Халык залга сыймады.



Рүзәл Мөхәммәтшин шигырь укый.

 

Тылсым


Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел –
        Фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел.

Гамәлендә азат адәми зат –
Амин тотсын яки чукынсын –
Әмма сүздә шигъри куәт булса,
Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.

Шигъри сүзем минем – саф тылсымым
Авыр чакта сезгә кагылсын –
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кешк итсен безне бу тылсым!

Карләшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән –
Өлешемә тигән көмешем...

Дөньялыкта яман сүзләр булмый,
Яман әйтүчеләр булмаса –
Булсын сүзем
        сүзләр чишмәсенә
Сүзләр чылтыратыр
Колаша.

Китсен сүзем фани бу дөньяга,
Йөрер юлы аның ак булсын –
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым...

(12 декабрь, 1992 ел).



Рафаэль Сәхәбиев җырлый: “Ашкын кешем”.


(Луиза Хәйретдинова көе)


Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә.
Ашкын, кешем! Сине җирдә
Еллар көтә, юллар көтә.
Күкне ярып очкан чакта,
Янып төшсәк беркөн әгәр,
Көрәш җыры булып кайтсын,
Кайтсын җиргә безнең хәбәр!
Безнең эзне саклар таулар,
Шашкын җилләр, якты дала.
Килә кеше, китә кеше—
Еллар кала, юллар кала.
Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә.
Ашкын, кешем! Сине һаман
Еллар көтә, юллар көтә.

 


Равил Шәрәфиев Зөлфәтнең истәлекләрен укый.
 

Зөлфәт.
«Төяк эзләрендә гөл үсә».

 
...Шулай итеп, без Фәрит белән икәүләп, үзебезгә тиң бөек даһиларны эзләп киттек. Андый җан ияләренең кайсы тирәдәрәк яшәгәннәрен күп сораштырганбыз­дыр инде, күрәсең, өйрәтеп җибәрүчеләр дә табылды.
Аспирантлар гына яши торган тулай торакның аскы катындагы эт тә иснәп тапмаслык аулак бер бүлмәсе булып чыкты бу. Боларның икесе дә китапка кап­ланып укый... Берсенең зур китап астыннан сузылган, ак йон оекбаш кигән гәүдәсе нәкъ Тукайның үзен хәтерләтә иде. Икенче даһи исә таза бәдәне белән тимерчыбык челтәрле караватка ишелеп яткан, бичара караватны идәнгәчә сытып төшергән.
Фәрит, каушавыннан, ютәлләгән булып кыланырга тотынды һәм безнең Мөс­лим диваналарына хас сәлам сүзен әйтергә булды:
– Исәнсаугыналармысыз?
Караватны изеп яткан даһиның сүзе кыска булды:
– Вакланма болар белән!
– Без дә язгалыйбыз бит... – дип маташкан идек, оекбашлы даһи кырт кисте:
– Нуишто?!



Гел каушый торган Фәрит тагын әллә нинди кирәкмәгән нәрсәләр эшләп ташлады: карават астыннан чыгып торган чемоданга барып абынды, мәтәлеп китте, чемодандагы каклаган каз идәнгә тәгәрәде...
Мөслим ягында гына тиешенчә каклана торган казны күрүгә үк Фәрит:
– Бәтгәй, Дөлфәт, беднең як кады бит бу! – дип әсәренеп калды.
– Вакланма болар белән! – дип, тагын да кырысрак әйтеп куйды караватның челтәрен идәнгә төшерүче.



Кыскасы, ул көнне танышып булмады. Соңыннан гына белдек: карават чел­тәрен идәнгәчә сыгып ятканы – Разил Вәли, ак йон оекбашлысы Мөдәррис Әгъләм булган икән...


(«Казан» журналы. №5–6, 1994 ел).



Римма Ибраһимова җырлый.

 

“Яфрак төшкән инде юлга”

(Шамил Шәрифуллин көе)


Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән…
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың.
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән,
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.
Тамасы нур тамган инде карашыңа,
Тиясе җил тигән инде яңагыңа.
Син көтәсең соңгыларын яфракларның,
Мин сискәнеп керфек ачтым яңа гына.
Яфрак яуган көзге юлга килеп кердем
Каерылып, тыныч кына барган төштән.
Минем алга ялгыз каен ботагыннан
Соңгы яфрак, сары яфрак өзелеп төшкән.



Шамил Әхмәтҗанов җырлый.


Чатырлар

(Халык көе)


Далаларда чатыр корыр идем,
Яннарында учак ягар идем.
Далаларда чатыр корды ятлар.
Чатыр яннарында кешни атлар.
Күн иярләр түзми шәп атларга.
Йөрәк ничек түзсен еракларда?!

 


Хәлим Җәләй сөйли.
 

* * *


Чакырылмаган кунак —
татардан да яманрак.

                                   Мәкаль


Җилдерде ул дала атларында,
Гөслә чиртеп аю биетте.
Көрәш белән биеклекләр алды —
Заманына лаек биеклек.
Дастаннары аның урда кебек
Җан яулаган...
Алга күченгән.
Чакырылмаган кунак булып үткән,
Үткән татар дошман өстеннән.
Чакырылмаган кунак булып кергән
Зимнийларга, Перекопларга;
Чакырылмаган кунак булып кергән
Паулюс качып яткан йортларга;
Чакырылмаган кунак булып кергән,
Яман кунак булып — Берлинга.
Чакырылмаса да, утырган ул
Өстәл артындагы урынга.
Тост күтәргән Газинурлар өчен,
Шул урыннан, Җәлиле өчен,
Тост күтәргән Совет иле өчен —
Күтәргән ул үз иле өчен.
...Тезләнүне белми татар халкы,
Дошманнарын җиргә яткыра —
«Чакырылмаган кунак — татардан да
Яманрак»,— диләр, хактыр да.
Үз-үзеннән яманрак татар,
Дошман барда җирдә, үч барда.
Чакырылмаган кунак — дошманнарга.
Көтеп алган кунак — дусларга...


(1965 ел).



Хәлим Җәләй: “Мин Зөлфәтне озатканда халык шагыйре дидем...”


Канат җиле


Күтәрелде кошлар иле белән...
                                    Наис Гамбәр.


Безне? бәхет бары Мөслимдәдер...
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер -
Өшәнгән бу бәгырь җылынсын...
Барыйк әле иртүк Ык ярына,
Тездән чумып салкын чыкларына,
Авыз итик каен сулышын!
Сукмакларга үлән үскәндер бит,
Тик учаклар әле исәндер бит -
Сагынгандыр безне сукмаклар...
Үзебезчә тик бер сөйләш кенә,
Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә -
Телләреңә былбыл кунаклар!
Тынып ыгы-зыгы, алкышлардан,
Колак салыйк әле шул кошларга -
Моң тәменә алар өйрәтте...
Күтәрелсен кошлар иле белән -
Шул кошларның канат җиле белән
«Үф»ләп дәвалыйк бер йөрәкне.
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер!
«Кыз сукмагы» синең исеңдәдер -
Безнең ярлар асыл яр иде!
Асылъярлар һаман шунда сыман...
Тәрәзәдән - гөлләр арасыннан
Караттырган чаклар бар иде!
Шул сукмактан тик бер үтик әле,
Таныш тәрәзләрне чиртик әле...
Ай калыккач, зәңгәр эңгердә -
Зарыккандыр сөйгән ярлар көтеп!
...Тибрәнмәс шул инде пәрдә чите -
Кабатланмый сөю бу җирдә...
Ә шулай да кайтыйк Мөслимгә бер!
Моң чишмәсе бары Мөслимдәдер -
Кипкән иреннәргә моң тисен!
Күтәрелсен кошлар иле белән -
Шул кошларның канат җиле белән
Җиллиселәр килә, җиллисе!
Әйдә, киен! Калсын бу мәгыйшәт!
Гомер уздырабыз монда нишләп?! -
Тормыйк, табында, дип, аш кала...
Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер -
Беркая да качмас мескен дәвер,
Дәвам итәр бездән башка да...


(1993 ел).


Ркаил Зәйдулла: “Зөлфәт абый чыннан да йөрәге ярылып дөньядан китте”.


Йөрәк


Сайравына һушым китеп
Тыңлап тордым мин иртән -
Бу табигатьнең йөрәге
Сандугач түгел микән?
Күкләргә ашты күңелем
Шул моңнарга сарылып,
Сайрап үлә сандугачлар,
Йөрәкләре ярылып.
Йөрәккә кунган шикелле
Сайрамачы, кит инде...
Шушы сайрауларың белән
Үтерәсең бит инде!
Каян килгән сиңа бу моң? -
Томшыгың көмеш бугай,
Томшыгың көмеш булмаса,
Сайрамас идең болай!
Аңлар өчен ил шатлыгын,
Кайгыларын, язмышын -
Тик бер тапкыр тыңлау җитә
Шул илнең сандугачын.
Табигать миңа сандугач
Язмышы бирсә әгәр,
Сайрамас идеммени соң
Сезнең өчен бу йөрәгем
Арыганчыга кадәр,
Ярылганчыга кадәр?!


(1972 ел)



Рүзәл Мөхәммәтшин Зөлфәтнең тагын бер шигырен сөйли


Мәхәббәт

...Төнге поезд. Пассажирлар йоклый.
Йокы бирми миңа бер агай.
– Дүрт аю мин алдым, энекәем,
Гәрчә үзем... болай... сулагай!
Мин – простой! Шигырь-фәлән язмыйм...
Министр дә түгел... әлегә!
Мин... «акбаш»ка џәм Такташка гашыйк,
Җаным белән гашыйк Җәлилгә.
Мин утырсам – урындыгы сына!
Мин биесәм – өрлек сыгыла!
Пычак белән мин аюга барам –
Кабыргалый бәрәм – егыла!
Син, энекәш, салып җибәр әле...
Иснәп җибәр аннан бүрекне!
Төшмибез ич кеше кесәсенә -
Без бит... шуның белән ирекле!
Кружкадан син курыкма инде,
Рюмканы мин гомер сөймәдем –
Чытлык кызый кебек – кысып тотсаң,
Чыртлап сынар сыман сөяге.
Эшлим дә мин, умырып акча алам,
Аннан... салам инде... җай белән! –
Бер мин генә мени? – Күпме ирләр
Яши белгән шулай, җай белгән.
«Тупас... Кырыс!» – диярсең син мине,
Ә син аңлый алыр идеңме
Аю сыман таза шушы ирне
Аягыннан еккан сөюне?!
Ю-у-ук! Син аңлый алмас идең аны –
Студент син... Кефир малае!
Ак кулларың кара, ничек кыскан
Кружканың яшел калаен!

Ха!
Үзең шигырь язасыңдыр әле,
Такташ калыбына дыңгычлап!
Минем сөю турысында менә
Шигырь язып кара берочтан!
... Беләсеңме, кемне яратам мин? –
Пекарняда камыр изә ул.
Ире дә бар. Көн дә сугышалар.
Ирләр суга. Хатын – түзә ул...
Мин, җир йотсын, аңа тимәс идем,
Ә ул хатын... шуны аңламый!
Балерина сыман гүзәл сынлы...
Дөньяда бер матур... алдамыйм!
Э-э-эх, энекәш, кара күзләренә
Бер карасаң иде син аның...
Мил-л-лион яртың читтә торып торсын!
Малы корсын фани дөньяның!
Юк... китми бит! Китми шул иреннән...
Ярата ул аны сволочь!
Спирт эчкәнең дә юктыр әле,
Суганлап эч, шәкерт, сулап эч...
Миңа чыксын иде ул кияүгә –
Сарай салыр идем мин аңа!
Юлларына келәм җәяр идем!
Ханша итәр идем дөньяга!
... Мин аюга пычак белән барам,
Көч-куәтем – шөкер ходайга...
Тик – мәхәббәт... Көчкә бирелми шул!
Кош күк төшми җимгә, бодайга...
Э-э-эх! Тупас, кырыс диярсең син мине,
Ә син аңлый алыр идеңме
Аю сыман таза шушы ирне
Аягыннан еккан сөюне?
Ә?


(1970 ел).



“Һаман яратам” – бу җыр, әлбәттә, Фирая апа Маликовага багышланган җыр. Кичәдә аны Мирсәет Сөнгатуллин җырлады.


(Фәрит Хатыйпов көе)


Шик туса кинәт җаныңда әгәр,
Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр
Мин йөргән яктан, ерак-ерактан,
Ышана күрмә, — һаман яратам.
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан, —
Һаман яратам, һаман яратам!
Йолдызлы аяз күгеңне әгәр
Авыр болытлар каплап китсәләр,
Каршы искән җил капланса тынга,
Нык бул, син генә, тик син җанымда!
Бирешә күрмә сагышка, моңга,
Җанымда тик син, тик син җанымда.
Сакла сөюне, таплама берүк,
Олы хисләрне ваклама берүк!
Узар гомерләр аккан су кебек,
Гомер бер генә, сөю мәңгелек.
Узар гомерләр искән җил кебек,
Сөю мәңгелек, сөю мәңгелек!
 

Арслан Сибгатуллин шигырь сөйли
 

Туган тел хакында

Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни” — дип,
Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти” — дип, —
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни” — дип,
Соң минутта үз телеңдә ңйтә алсаћ: “Әти” — дип, —
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телећ әнә шул булыр...



Айгөл Бариева һәм Ришат Әхмәдуллиннар җырлый.


Кичер

Назларымны кичер – соңардылар,
Язларымны кичер – соңардылар,
Күзләремне кичер – соң бактылар,
Сүзләремне кичер – елаттылар...

Буш булганы өчен – кулларымны,
Кушылмавы өчен – юлларымны,
Ашыкканы өчен – елларымны,
Ашыкмавы өчен – уйларымны...

Барысын да кичер... Елап-көлеп...
Мин кичергән, гафу иткән кебек.



Рафаэль Сәхәбиев җырлый.


Кирәкми!

Елыйсың. Нигә еларга?
Елама, кирәк түгел!
Юкса бит ир-егеттә дә
Шау тимер йөрәк түгел.

Беләм, әйе, ялгышканбыз –
Ак һәм кара буталган.
Безгә тиешле учактан
Чит кешеләр ут алган.

Назлар кире кайтсалар да,
Язлар кайтмас кабаттан.
Без генәме үз канатын
Давылларда канаткан?

Ялгышканда көлгәнбез бит,
Елмайганбыз бит әле!
Хәзер дә көлик, капланып,
Күз яшьләре үтәли...

Елыйсың... Нигә еларга?
Елама, кирәк түгел!
Миндә дә бит шау тимердән
Ясалган йөрәк түгел!



Айсылу Лерон.


«Төяк эзләрендә гөл үсә»

“Гаеп итмәгез, зинһар, бераз хыялга чумып алыйм әле. Мәшһүр шәхесләребезнең исемнәрен Казан урамнарына үзем биреп карыйм. Башладыкмы?
Әйтик, Нәкый ага Исәнбәт һәм Хәсән ага Туфан исемнәре кушылган урамнар Татар Бистәсенең яки элеккеге Бишбалтаның соклангыч милли нәкыш белән бизәл­гән агач йортлы тирәләренә килешеп торыр иде. Казакъ даласының бер азат баласы булса да, Нури ага Арслан җаны-тәне белән аксөяк-аристократ иде. Һәм аның истәлегенә Ирек мәйданы тирәсендәге берәр көяз урам төс булыр. Җан дустым Фаил Шәфигуллин исеме белән Казанның көнбатыш ягындагы урамны – театрыбы­здан башланган урамны атап йөртер идем. Тукай, Сәйдәш, Урманче  – өчесе бер­гә –  милли театрыбыз каршында гүзәл сын-хатирә булып балкып торсын иде. Ә Сибгат ага Хәкимгә куе өянкеле Казансу буйлары килешеп торачак.
«Казан» журналы. №5–6, 1994 ел.”

Редакциядән: Нәкъ Зөлфәт абый әйткәнчә, Сибгат Хәким урамы нәкъ Казансу буенда булып чыкты бит.




* * *


Хан да түгел,        
    мин – бары тик Зөлфәт,
Кулымда да кайнар кылыч түгел.
Ә күңелне алгысыта яулар –
Ул нинди яу –
Җаным тыныч түгел.

Төгәл тарттырылган өзәңгеләр.
Ялтыр дага атлар – авызлыкта.
Тын җәяләр ярсып бөгелгәннәр.
Юешләнгән тояк таңгы чыктан.

Алда –
    мин яулыйсы Дорфа Бушлык,
Аннан ары – һич Шәфкатьсез Офык.
Янә ары китсәм – Өметсез Яр,
Иң соңында – Котылгысыз Ышык.

Ханнар моңа ирешкәнгә кадәр
Узар иде күпме җанны түшәп?
Мин ничекләр узыйм соң бу юлны? –
Мин хан түгел,
        мин – бары тик Зөлфәт...


(1987 ел).  





чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар