Логотип
Фоторепортаж

Монреальда Сабантуй?! Әйе, Сабантуй!

Быелдан башлап Сабантуй Монреальда шәһәркүләм бәйрәм исемлегенә кертелде 

«МИРАС» татар мәдәни үзәге Канаданың Монреаль шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен оештырды. Бу инде, ниһаять, Монреальга җәй җитүен һәм аның белән бергә бик күпләр зарыгып көткән татар һәм башкорт халкының иң шатлыклы милли бәйрәме – Сабантуйның колач җәеп дусларын чакыруын аңлата. Быел да Сабантуй Монреаль шәһәренең официаль гомуми шәһәр бәйрәме статусында оештырылды. 

Канада хөкүмәтенең «Квебек мирасы» җәмгыяте (Société du patrimoine d’expression du Québec) Сабантуйны оештыруда шулай үз өлешен кертте. РФ Генераль Консуллыгы да, «Русский мир» җәмгыяте дә, «Самбо-Монреаль» мәктәбе дә бу бәйрәмне хуплап, оештыруда зур ярдәм күрсәтеп, актив катнашучылар арасында булды. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре бәйрәмне ачып җибәргәндә һәрберсе сүз алып, үзләренең җылы сәламләү сүзләрендә татар традицияләре белән соклануларын белдерде.

Торонто һәм Оттавадан килгән татар һәм башкорт җәмгыятьләре дә бәйрәмне зурлап, матур милли киемнәрдән халык каршында чыгыш ясадылар. Монреальда Россия Федерациясенең генераль консулы вазыйфаларын үтәүче Сергей Викторович Камзалов хәтта үзенең чыгышын татар телендә берничә җөмлә белән тәмамлап, халкыбызга булган ихтирамын күрсәтте.

Казаннан килгән Татарстанның атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариева Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның сәлам хатын тамашачыларга җиткерде. Канаданың «Курултай» башкорт җәмгыяте җитәкчеләре Фәридә һәм Илдар Самерхановлар Башкортстан Республикасын җитәкләүче Радий Хабировның да күңелгә ятарлык матур сүзләрен укыдылар.

«Квебек мирасы» җәмгыяте (Société du patrimoine d’expression du Québec) президенты, «Русские узоры» ансамбле җитәкчесе Наталья Шатилова, Монреальнең «Русский мир» вәкиле Александр Гудимов бар милләтләргә дә дуслык-татулык, тынычлык, гөрләп алга баруны теләде. «Самбо-Монреаль» мәктәбе җитәкчесе Игорь Локшин барыбызны да дуслашырга, спорт белән шөгыльләнергә чакырды.

Традиция буенча бәйрәмебез «Туган тел» җырыннан башланды. Ерак Татарстаннан килгән яраткан җырчыбыз Айгөл Бариева бәйрәмне шулай ачып җибәрде. Һәркемдә милли рух ялкыны кабызып, бәйрәмнең йөзек кашы, иң күркәм бәйрәмнең бизәге, иң якты йолдызы булып, җыр-моң, дәртле такмаклар белән мәйданны яулап алды Айгөл ханым. Казан сандугачы Сабантуйны берничә сәгатькә сузылган программа белән бизәп, татар һәм рус җырларын яңгыратты, халыкны арганчы биетте. Күңелле ярышлар, уен-биюләр җыелган халыкка бик ошады. Мәйдан гөрләде!

Менә өч ел инде Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Монреаль Сабан туе кунакларына зур бүләк итеп танылган артистларны җибәрә. «Мирас» татар мәдәни үзәге, чараларда барлык катнашучылар исеменнән Татарстан хакимиятенә һәм Мәдәният министрлыгына тирән рәхмәтебезне белдерәбез! 

Сабантуй бәйрәме шәһәрнең Ангриньон паркында барлык кунакларны татар, башкорт, рус милли киемнәре, көйләре һәм ризыклары белән кунакчыл каршы алды. Бик дәртле һәм оста алып баручылар Данила Спасов белән Светлана Догадкина өч төрле телдә сөйләп, җырлап-биеп халыкның күңелен яулады. Менә шулай төрле һәм дәртле ул хәзерге Канаданың Монреале! 

Азиз Мусаев, Светлана Догадкина, Әдилә Усманова һәм Зилә Миргалиева башкарган татар лирик биюенә кушылып чит милләтләр бик күңелле итеп биеп тә алдылар.

Эрика Эллингсен белән Әдилә Усманованың инде традициягә кергән чыгышын – дуэтларны түземсезлек белән көтеп алучылар да күп булды. Бу юлы яшь җырчыларыбыз башкорт, татар һәм француз җырлары белән сөендерделәр. 

«Мирас» үзәгенең кечкенәләре – Данила һәм Алина Ксенз, Камилә Усманова җырчы Айгөл Бариевага ияреп татар халкының искиткеч матур җырларын, такмакларын бик оста башкарып мактауга лаек булдылар.

Ә инде дусларыбыз алып килгән «Русские узоры» балалар бию ансамбленең ике группасының да чыгышлары Сабантуйга бик шәп күчтәнәч булды. 

Канаданың «Курултай» башкорт җәмгыяте Торонто шәһәреннән кул остасы Фәрхана апа Зиннәтуллинаның бик матур чигү үрнәкләреннән торган күргәзмә алып килгән: аларны карап сокландык һәм башкорт халкының моңлы җырларын тыңлап ләззәтләндек. 

Бу аланда курай яңгыравын да без бик яратабыз. «Мирас» үзәгенең күп бәйрәмнәрен бизи ул моңлы курай, дөресрәге, Оттавадан килгән курайчы Руслан Сөләйман. Бу юлы композицияләр белән генә чикләнмәде. Курайның килеп чыгышы тарихын һәм үзе башкарган музыкаль пьесаларның кызыклы язылу тарихын сөйләп шаккатырды Руслан.

«Школа Самбо-Монреаль» көрәшчеләре өчен барыбыз да җанаттык. Капчык киеп йөгерү, көянтәләр һәм йомыркалар белән ярыш, аркан тартышу, гирь күтәрү ярышларында да халык бик актив катнашты. Кечкенәләрнең иң яратканы чүлмәк вату уены булды, әлбәттә.

«Мирас» вәкилләре бу матур бәйрәмне оештыруда катнашкан «Русский Мир Монреаля» җәмгыятенә чиксез рәхмәтен белдерә. Бәйрәм сәхнәсен, тәм-том буфетын оештыруда зур тырышлык күрсәткән, тәмле коймаклар белән сыйлаган дусларыбызга да рәхмәт. Монреальнең «Разгуляево» рестораны да бәйрәмебезне хуплап, килгән кунакларга татар халкының традицион камыр ашларын: өчпочмак, вак бәлеш, чәкчәк һәм башка татар ашамлыкларын тәкъдим итте. Буфет хуҗабикәсе Аида Даутова бар кунакларны мактап-мактап сыйлады: татар халкының кунакчыл йөзен раслады. 

Бәйрәмнең хәтта рәсми фотографы да бар иде. Ул – Иван Накалюжный, Казан шәһәрендә узган «Сабантуй мизгелләре–2018» бөтендөнья фотографлары конкурсында приз алучы оста.

Кунакларның озак кына тараласы килмәде. Чөнки Айгөл Бариева азакка кадәр сокландыргыч җырлары, чын милли киемнәре белән бар халыкны берләштерде, туплады, сихри моңга төрде. Бар кешенең йөзендә елмаю, бәхет чагылды. 

Киләсе бәйрәмнәрне дә бергә каршыларга насыйп булсын, дуслар! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар