Логотип
Фоторепортаж

​«Күңел» радиосында бәйрәм – аларга 20!

Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында республикабызның ул төбәгендә бик тә популяр булган «Күңел» радиосы үзенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итте. 

Чаллы шәһәренең ул чактагы хакиме Рәфкать Алтынбаев телерадиотапшырулар редакциясенә турыдан-туры эфирда эшләүче татар радиосы ачу идеясен тәкъдим итә. Яңа радиога «Кунел» – «Күңел» дигән исемне сайлыйлар. Аның беренче җитәкчесе итеп Илдар Төхбәтуллин, иҗади мөхәррире итеп Әгъния Миннебаева билгеләнә. Яшь, талантлы коллектив тиз арада халык мәхәббәтен яулау өчен бар көчен куя.

Бүгенге көндә «Күңел» радиосы тәүлек әйләнәсе эшли. Аны Тукай, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе, Мөслим, Менделеев районнарында тыңлыйлар. 2011 елдан радионы дөньяның теләсә кайсы почмагыннан  интернет аша online режимда тыңлау һәм карау мөмкинлеге булдырыла. 

Радио хезмәткәрләрен юбилейлары белән Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Илшат кызы Ногманова  котлады. Күпьеллык хезмәтләре, Чаллы шәһәре мәдәниятен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен радио коллективына, алып баручылар: Гөлия Ямалеева, Райнур Вахитов, Зөһрә Сибәгатова һәм радио буенча җитәкче урынбасары Рүзилә Гатиналарга Мактау грамоталары тапшырылды. 
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы бу көнне халык белән шыгрым тулы иде. Сәхнәдә Чаллы артистлары гына түгел, Казан кунаклары да чыгыш ясады. 

Бәйрәм «Күңел» радиосының гимны белән тәмамланды. Аның сүзләрен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Мирһади Разов язган, ә  музыкасын «Казан егетләре» төркеме иҗат иткән. Чаллы шәһәрен 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар