Логотип
Фоторепортаж

Җиңү эзләреннән

 

Тиздән 9 Май – Җиңү Көне! Шул уңайдан Татарстан дәүләт музее туристлар өчен «Җиңү эзләре» дип аталган ике маршрут әзерләгән. Бу маршрутның берсеннән – Казан урамнары буйлап без дә сәфәр кузгалдык.

Маршрутыбызның беренче тукталышы – Муса Җәлил һәйкәле. Бу һәйкәлне Казанда яшәүчеләрнең генә түгел, башкалабыз кунакларының да күргәне бардыр. Ә аның турында ниләр беләбез соң?

Әлеге һәйкәл 1966 елның 3 ноябрендә – шагыйрьнең тууына 60 ел тулган көнне ачыла. Авторлары – Ленин һәм Сталин премияләре иясе, атаклы сынчы, педагог Владимир Цигаль һәм архитектор Лев Голубовский. Чәнечкеле тимерчыбыкларны өзеп, яуга күтәрелүче шагыйрь сыны – 8 метрлы һәйкәл ул.

Ә аның артындагы мәрмәр диварда – Җәлилнең көрәштәшләре барельефы. Ул исә 1994 елның 25 августында – Кормашлар төркемен җәзалап үтергәннән соң 50 ел узгач ачыла. Ун барельеф – Плетцензее төрмәсендә һәлак булган ун татар портреты.

Маршруттагы икенче тукталыш – Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы. Бу музей Казанның Кремль музей-тыюлыгы территориясендә 2005 елда ачылган иде. 491 экспонат арасында Советлар Союзы Геройлары Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, генераллар Якуб Чанышев, Гани Сафиуллин һәм Фатыйх Булатовның шәхси әйберләре, совет һәм немец солдатларының хәрби киемнәре, сугыш кораллары саклана. Уникаль экспонатлар араыснда 1989 елда эзтабарлар Волхов урманнарында тапкан немец пушкасы, Икенче удар армиядә нәшер ителгән «Отвага» гәҗите редакциясенең язу машинкасы, телефоны һәм сейфы (бу редакциядә Муса Җәлил дә эшли), Рейхстагның бронза барельефы кыйпылчыгы, уникаль фотолар һәм хатлар да бар.

 

Маршрутның өченче тукталышы – Муса Җәлил музее. Казанның Горький урамындагы 17 йортның 27 нче фатирыннан шагыйрь ике тапкыр фронтка китә. Хатыны Әминә белән кызы Чулпан әтиләрен шушыннан мәңгелеккә озата. Монда аның китаплары, Мәскәүдән үк алып кайткан язу өстәле, юл чемоданы, каләм савыты, мандолинасы саклана. Ә зур бүлмәдә (Җәлиловлар гаиләсе ул чакта өч бүлмәле фатирның ике бүлмәсендә яши) аның Нәҗип Җиһановка бүләк итеп биргән бил каешы эленеп тора. Әйтерсең, шагыйрь аны әле кичә генә салган да, элгечкә элеп калдырган. Монда бәләкәй Мусаның Хөсәения мәдрәсәсендә укыган вакытта төшкән фотосы, әнисенең һәм апаларының фотолары да күрсәтелгән.

 

Дүртенче тукталыш – Арча зиратының Дан аллеясы. Сугыш елларында Казанда хәрби госпиталь эшләгәне, авыр яралыларны дәвалаганнары мәгълүм. Кызганыч, барлык яралыларга да терелү насыйп булмый шул... 3 меңнән артык яралы Арча зиратына җирләнгән. Арча зиратында Михаил Дяватаев кабере, Гани Сафиуллинның гүре... Шушында ук хәбәрсез югалган солдатларга атап куелган һәйкәл дә... Кып-кызыл канәферләр мәрмәр ташка тамган канлы яшьләр кебек күренә. Бер минут тынлык белән батырларыбызны яд итәбез.

 

Алда – бишенче, соңгы тукталыш. Татарстан дәүләт музееның ишегалдында безне кыр кухнясында әзерләнгән итле тары боткасы һәм баллы чәй көтә. Сугышның бер мизгеленнән реконструкция – экскурциянең иң мавыктыргыч өлеше. Монда сугыш вакытында солдатлар кигән киемнәрне киеп, сугыш кораллары белән танышу мөмкинлеге бар. Совет солдатлары кулларына нинди корал тотып сугышкан, немецларныкыннан алар ничек аерылган – музейга килүчеләр боларның барысын да күреп, белеп кайтып китәчәк.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар