Логотип
Фоторепортаж

Чирмешәндә кызлар матур икән!

«Сөембикә» журналы редакциясе оештырган «Матурлык подиумы»ның чираттагысы үткән җомгада Чирмешәндә узды. Хәтерләсәгез, аның беренчесе Түбән Кама хатын-кызлары күңеленә бик хуш килгән иде инде. Чирмешән – шәһәр түгел, авыл тормышы белән яшәгән, кош-корт, мал асраган, басу кадәр бакчаларында кайнашкан Чирмешән хатыннары ничек кабул итәр икән дигән уй юл буе тынгылык бирмәде башта. Эштә дә, өйдә дә барысына өлгерә торган җитез, тырыш, чая, сылу ханымнарның үзләрен күргәч, икеләнүләр шундук юкка чыкты. Чирмешәндә кызлар матур икән лә!

...Район мәдәният йортына җыелган хатын-кызларның йөзендә – кызыксыну. Концерт та, спектакль дә түгел, җыелышка да килмәгәннәр. Моңарчы күрелмәгән тамаша көтә икән аларны. Сәхнәгә «Сөембикә» журналының җитәкче урынбасары Рәмзия Кашапова чыкты башта. Хатын-кызларның яраткан журналы оештырган бүгенге чара турында тәфсилләп сөйләде. Аннары дус кызлары белән серләшкәндәй, дустанә тонда хатын-кыз матурлыгы серләрен чишә башлады. Рәмзия ханымның күлмәге күз явын алырлык иде. «Италиядә, Англиядә танылып өлгергән дизайнер Наталья Пикариелло күлмәгеннән мин. Менә хәзер татар хәситәсе белән бизәп, милли төсмерләр өстәдем аңа», – ди ул елмаеп.
Аннары сәхнәгә Мәскәүдәге «MaRUSiya» брендлы киемнәр имидж-консультанты Яковлева Альбина Михайловна чыкты. Саф татарча исәнләшүе, татарча кайбер сүзләрне аңлавы белән генә дә залдагыларга шундук үз булып китте ул. «Татар хатын-кызлары башкалардан аерылып тора. Алар матур, шундук күзгә ташлана, сексуаль», – дип тә бәяләде әле. Әнисе – Мамадыштан икән, тегүче булган. Альбина үзе педагогик белем алган, 90 нчы елларда Мәскәүгә киткән. Эре компанияләрдә эшләгән. Мода индустриясе буенча хәтта Парижда да эшләргә туры килгән аңа. Беренче каналның «йөзе» Екатерина Андреева, киноактриса Ингеборга Дапкунайте, актриса, блогер, телевидение йолдызы Юлия Бордовскихларның шәхси стилисты икәнен дә әйтсәк... Чирмешән хатын-кызларына бәхет елмайды бүген! Альбина Михайловна аларны да матур итеп киендерергә дип килгән. Районга атаклы «MaRUSiya» брендлы киемнәр коллекциясен дә алып килгән. «Без төрле бит. Арабызда тазалар-ябыклар, озыннар-кыскалар бар. Һәркемнең үз плюслары, үз минуслары. Ә кайбер кимчелекләрне яшереп тә була. Үзеңә килешкәнне сайлый белергә генә кирәк. 40 нчы размердан алып 52 нче размергача киемнәр алып килдек. Һәрберегезгә йә шарф, йә итәк, йә күлмәк сайларга булышачакбыз. Кемгә нәрсә килешкәнен дә аңлатачакбыз», – диде ул.

...Сәхнәдә – Чирмешән хатын-кызлары. Агриппина, Зөлфия, Ирина, Гөлфия, Лилия, Рушания, Зинаида, Раиләләр. Кемдер – балалар бакчасында, кемдер –  социаль яклау бүлегендә, күбесе Мәдәният йортларында эшли... Күз алдында чып-чын модельләр диярсең! Озын күлмәкләр, «карандаш» фасонлы итәкләр, лампаслы чалбарлар, баско пояслары, кардиганнар, киндер күлмәкләр, чәчәкле күлмәкләр күз алдында бөтерелә. Күр, танып та булмый бу Чирмешән хатыннарын. Киемнәре генә түгел, атлап йөрүләре үк башка. Залдагылар сокланып, яратып күзәтте якташларын, хезмәттәшләрен.
Кайбер киңәшләрне дә күңелләренә беркетә бардылар. 
«Урта яшьләрдәге ханымнар тездән чак кына түбәнрәк торган итәкләр сайласын».
«Калын колготки авыр туфлиләр белән килешә, юкалары теләсә нинди киемгә дә туры килә».
«Куртка, чалбар, бик кыска чәч... Җитәр инде болай йөрергә! Чәчләр хатын-кызны матуррак күрсәтә. Ә юка чәчне кистерсәң яхшырак».
«Ялтыравыклы колготки кимәгез. Ә менә төсле колготкилар – модада».
«Лампаслы чалбарлар гәүдәне зифа күрсәтә».
«Чәчәкле тукымадан күлмәкләр сайлаганда, игътибарлырак булыгыз, уртача зурлыктагыларына тукталыгыз. Эре чәчәкләр ябыкларга гына килешә».
«Кыйммәтле кремнар алганчы, үзегез ясагыз. Бал + зәйтүн мае яки йомырка сарысы + зәйтүн мае = шәп бит кремы. 2-3 сәгать битегезгә сөртеп йөреп карагыз, бер атна эчендә яшәреп, матурланып китәчәксез».
«Кич ипи ашамагыз». («Ничек инде ипи ашамаска! Без ботканы да ипи белән ашыйбыз», – дип көлде кайберәүләр.) 

...Чын-чынлап күңел, әйбәт кәеф бәйрәме булды бу кичә. Хатын-кызларга үз матурлыклары серен аңларга, аны башкаларга да күрсәтә белергә өйрәткәне өчен шушы чараны оештырган «Сөембикә» журналына рәхмәт белдерде Чирмешән кызлары.
                                                                                     

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар