Логотип
Фоторепортаж

Балалар, йөкле ханымнар һәм яшь әниләр - КАЗАНда

Халыкара балаларны яклау көнендә «Казан» гаилә үзәге янында балалар, йөкле ханымнар һәм яшь әниләр өчен шәһәр фестивале узды.
Бәйрәмне оештыручылар арасында «Сөембикә» журналы да бар иде. Бәби көтүче әниләр өчен йога-марафон, төрле мастер-класслар, йөкле ханымнар өчен мода күрсәтү,  концерт оештырылды.  Редакция дуслары – «7 нче шәһәр клиник хастахәнәсе»нең хатын-кызлар консультациясе мөдире, югары категорияле табибә Инна  Шошокина һәм бала тудыру йорты акушеры, югары категорияле табибә Энҗе Исмәгыйлева бәби көтүче яшь әниләргә йөклелек һәм педиатрия буенча бушлай киңәшләр бирделәр. «Сөембикә» журналына язылучыларга «Натура Сиберика» фирмасы бүләкләр тапшырды. Кечкенә балалар өчен оештырылган күңел ачу чаралары кичкә кадәр дәвам итте.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар