Логотип
Фоторепортаж

​Абунәчеләргә – бүләкләр

Тугры укучылары булмаса, бер генә матбугат чарасы да яши алмас иде. Шушы мөһим кагыйдәне истә тотып, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте менә унынчы  тапкыр «Язылган өчен телевизор!» дигән акция уздыра. 

Бүген исә 2019 елның беренче яртыеллыгына «Татмедиа» җәмгыятендә дөнья күрүче матбугат чарасының кимендә өчесенә язылган 209 кеше  арасында (заявка бирүчеләр) призлар уйнатылды. Призлар яхшы – сарык йоныннан сырылган 15 юрган, 3 фотоаппарат һәм төп приз – смарт-телевизор! 

Төп бүләк Апас районыннан Гүзәл Дәүләтшинага насыйп булды. Фотоаппаратлар Актаныштан Кәүсәрия Ильясовага, Түбән Кама районыннан Кадрия Габдуллина, Әлки районыннан Илдар Шәрәповка чыкты. 

Моннан тын «Чаян» журналы да үзенең махсус бүләген – электр чәйнеген уйнатты. Чәйнек Мөслим районыннан Рәфисә Хәбибуллина өлешенә тиде. 

Бүләкләр әле болар гына түгел. «Татмедиа» җәмгыяте һәр районның иң актив абунәчесенә кызыксындыру бүләге дә әзерләгән. 

Барыгызны да котлыйбыз! Мондый акцияләр киләчәктә дә булыр дип ышанабыз. Катнашыгыз, бүләк отыгыз! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар