Логотип
Беренче ашлар

Тансыкка — томат ашы

Бу тәмле ашны пешерергә безне Ләйлә ГАФФАРОВА өйрәтәчәк. Төркиядән өйрәнеп кайткан рецепты ул аның. Файдалы һәм ләззәтле булуы өстенә – буй-сынга зыян китерми бу аш.

 

Кирәк:

(4-6 кешелек гаилә өчен)

* 1,5-2 кг чамасы кызыл помидор;
* 3-4 баш уртача зурлыктагы суган;
* 1 уртача сарымсак төше;
* 2 л шулпа (тавыкныкы да, сыер итеннән пешкәне дә ярый);
* петрушка яфраклары;
* каты сыр (100-150 г тирәсе);
* тәменчә тоз-борыч, рәйхан (базилик);
* томат пастасы;
* 1 аш кашыгы чамасы он;
* кипкән ипи шакмаклары (сохари).

 

Эш барышы:

1. Суганны турап, үсемлек маенда кыздырабыз.

2. Помидорларны юып, 3-4 минутка кайнар суга салып торабыз.


 

3. Судан алып, суытабыз. Аннары кабыгын салдырып, эре генә итеп турыйбыз да, суган янына табага салабыз.


4. Табаны капкач белән каплап, ярты сәгать сүрән утта пешергәннән соң, 1 стакан шулпа, томат пастасы, борыч, рәйхан һәм изелгән сарымсак өстибез.

Барысын бергә яхшылап болгатабыз.

 

5. Ашны бераз куертып җибәрү өчен, помидор өстенә 1 аш кашыгы он сибәбез. Төерләнмәсен өчен, тиз генә болгатабыз. Табаны уттан алып, бераз суынганын көтәбез.


 

6. Помидорлар суынгач, барысын да зуррак кәстрүлгә салып, куе боламык кебек булганчы блендер белән тураклатабыз. Әгәр дә блендерыгызның әйләндерергә көче җитсә, калган шулпаны да шунда салсаң була.


7. Безнең блендер зур түгел, шуңа күрә шулпаны соңыннан гына салып, кәстрүлне ут өстенә куябыз. Ашка тәменчә тоз салабыз. Помидорлар әчерәк булса, бераз гына шикәр комы да кушарга була. Кайнап чыгып, 2-3 минут узуга, кәстрүлне уттан алабыз.


 

8. Табынга биргәндә ашны тәлинкә­ләргә бүлеп, өстенә уылган сыр һәм ваклап туралган петрушка сибәбез.
 

9. Икмәк шакмакларын исә аш янына аерым савыт белән куябыз. Теләгән кеше аны ашка аз-азлап кына салып ашый. (Ипи киптерү серен журналыбыз­ның 2013 елгы октябрь санында бер язган идек. Сез аны сайтыбыздан да таба аласыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар