Омлет токмачы

Омлет токмачы турында ишеткәнегез бармы? Бик җиңел әзерләнә! Бик тәмле! Сап-сары эчле йомырка куллансагыз, токмачыгыз да матуррак чыгар.
Кирәк:
Ике өлеш өчен:* тавык йомыркасы – 1 данә;
* сөт – 1 аш кашыгы;
* кукуруза крахмалы – 1 чәй кашыгы;
* тоз – бер чеметем;
* укроп – 2-3 ботак;
* тавык бульоны – 500 мл;
* табаны майлау өчен сыер мае.
Эш барышы:
1. Кукуруза крахмалын иләктән чыгарабыз.2. Салкын сөт белән туглыйбыз.
3. Килеп чыккан катнашмага йомырка өстибез.

4. Салмак тизлектә миксер белән күпертәбез.
5. Тоз сибеп яхшылап болгатабыз.

6. Табаны җиңелчә сыер мае белән сөртеп (зур табаны сайлагыз, белен юка булсын), утта кыздырабыз. Табага йомыркалы катнашманы агызабыз. Таба буйлап җәелсенгә дип, тегендә-монда саллап алабыз. Сүрән утта бер яктан кыздырабыз.

7. Беленне икенче якка әйләндереп, тагын 1-2 минут тотабыз.

8. Омлетны табадан селкетеп төшерәбез дә, рулет итеп төрәбез. 3-4минутка суынырга калдырырга кирәк.

9. Керамик пычак ярдәмендә токмачны юка итеп кисү никадәр җиңел!

10. Булды! Токмачны ике аш тәлинкәсенә салып, өстенә тавык бульоны агызабыз да, тоз сибеп алабыз. Вак туралган укроп турында да онытмагыз!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.