Логотип
Беренче ашлар

Кузгалак белән авокадо ашы

Кирәк:


* бер баш суган;
* бер бәйләм шпинат;
* ярты бәйләм кузгалак;
* бер авокадо;
* ике стакан шулпа;
* ике тырнак сарымсак;
* бер аш кашыгы зәйтүн мае.

Авокадо А, В D, РР, Е һәм башка витаминнарга, минераль матдәләр­гә һәм микроэлементларга бай. Әле­­ге җимеш инфаркт куркынычын киметә, стресс белән көрәшергә ярдәм итә.


Эш барышы:
 

Кәстрүлгә май агызып, туралган суганны йомшартып, үтәкүренмәле хәлгә килгәнче томалап пешерәбез. Шпинатны сабакларыннан чистартабыз, яфракларын вак итеп ерткалыйбыз һәм шулпа белән бергә суган янына салабыз. Болгата-болгата, 3-5 минут пешерәбез. Сабакларыннан чистартылган кузгалак өстибез һәм тагын 3-5 минут пешерәбез. Туралган авокадо һәм согы сыгылган сарымсак өстибез. Уттан алынган ашны блендерда әйләндерәбез. Ашка петрушка яки рукола сибәбез.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар