Логотип
Беренче ашлар

Гөмбә ашы

Кирәк:

4 өлеш өчен:
* бульон яки су – 2 литр;
* ак гөмбә – 300 г;
* башлы суган – 1 данә;
* лавр яфрагы – 1 данә;
* кара борыч – 4-6 данә
* көнбагын мае – 2 аш кашы;
* петрушка;
* токмач, вермишель – 100 г;
* диңгез тозы, борыч.
 

Эш барышы:

1. Гөмбәне аралап, юабыз һәм эре  кисәкләргә кисәбез. 2 литр су яки бульонга салып, кайнатабыз.  



2. Лавр яфрагы, борыч  өстәп, капкач белән каплаган килеш 30 минут пешерәбез. Миндә ак гөмбәләр булганга, бернинди күбек күтәрелмәде. Урман гөмбәләре пешерәсез икән, бу этапта күбеген җыеп алырга туры килер.


3. Бәрәңге әрчеп, зур булмаган кисәкләргә турап салабыз.


4. Суган һәм сарымсакны вак итеп турыйбыз. Май салынган табада алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.


5. Суган һәм сарымсакны гөмбәгә күчереп салабыз.


6. Петрушканы турап салабыз.


7. Токмач яки вермишель өстибез.


8. Диңгез тозы, борыч салып, салмак утта тагын бер 10 минут тотабыз.


9. Петрушка белән бизибез. Ипи кыздырып алсагыз да була.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар