Чүлмәктәге гөмбә ашы

«Йолдызлы» мастер-классны Татарстанның халык артисты Венера ШАКИРОВА дәвам итә.
Иҗат юлын Г. Камал театрында Н. Исәнбәтнең «Зифа» спектаклендәге Эсмеральда роле белән башлап җибәргән Венера ханым театр сөючеләргә Фәүзиясе (М. Гыйләҗев, «Казан егетләре»), Зөләйхасы (Ш. Хөсәенов, «Әни килде»), Саҗидәсе (З. Хәким, «Килә ява, килә ява»), Зөлкагыйдәсе (Т. Гыйззәт, «Кыю кызлар»), Ак Бүресе (Ч. Айтматов, «Ахырзаман») аша яхшы таныш.
35 елдан артык гомерен театрга багышлаган артистка әле бүген дә сәхнәдә — И. Зәйнинең «Бабайлар чуагы», Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектакльләрендә уйный. Иң зур хыялы — алга таба да театрдан аерылмау, тагын да кызыклырак рольләр башкару. Аш-су турында сүз кузгаткач, шаяртып: «Әле ундүрт яшемдә макарон да пешереп ашый белми идем. Ашарга пешерергә ирем Рәниф өйрәтте (Петров Рәниф Андреевич, Г. Камал театрының директор урынбасары — ред.)», — дисә дә, бүген инде Венера ханым теләсә кайсы тәмлетамакның күңеленә хуш килерлек ризыклар әзерли белә. Ул пешереп күрсәткән гөмбә ашын сез дә әзерләп карагыз әле. Шундый тәмле-е-е!
* 200–250 г шампиньон гөмбәсе;
* 200 мл сөт өсте (20% майлылыктагысы);
* 300 г йомшак сыр;
* 1 баш суган;
* 1 баш сарымсак;
* 30 г атланмай;
* 250 г ак шәраб (шәраб урынына без 1 бал кашыгы алма серкәсе кушылган ак йөзем суты салдык);
* 400 г катлы камыр;
* 0,5 л су;
* ак борыч (ул булмаса, башкасы да ярый);
* 1-2 бал кашыгы он;
* тәменчә тоз.
Кәстрүлдә су кайнатып, шәрабны өстибез (без исә серкәле йөзем суты салдык), аннары сыр куштык. Гөмбә тәме килгән сыр алсаң, аш тәмлерәк була. Кашык белән болгата-болгата, сырны эретеп бетерәбез.
Сырлы шулпага сөт өстен салып, табадагы гөмбәне кушабыз. Тәменчә тоз сибәбез. Бераз кайнаганнан соң, кәстрүлне уттан алып, гөмбәле шулпаны блендер белән сыек ботка хәленә китерәбез.
Хәзер бу шулпаны балчык чүлмәкләргә бүлеп салабыз. Аш өстенә юка телемләп туралган гөмбә салып чыгабыз.
Катлы камырны җебетеп, чүлмәк авызыннан бераз зуррак шакмакларга кисәбез. Һәр шакмакны уклау белән тәгәрәтеп җәеп, чүлмәк авызына каплыйбыз. Чит-читләрен яхшылап бөрергә кирәк, аш өстенә килеп төшәрлек булмасын.
Гөмбәле чүлмәкләрне 200 градуска кадәр кыздырылган мичкә тыгып, 15-20 минут чамасы пешерәбез. Камырның йөзе килгәч, аш әзер була. Табынга ашны чүлмәгендә килеш чыгаралар. Теләгән кеше борыч сибә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Иҗат юлын Г. Камал театрында Н. Исәнбәтнең «Зифа» спектаклендәге Эсмеральда роле белән башлап җибәргән Венера ханым театр сөючеләргә Фәүзиясе (М. Гыйләҗев, «Казан егетләре»), Зөләйхасы (Ш. Хөсәенов, «Әни килде»), Саҗидәсе (З. Хәким, «Килә ява, килә ява»), Зөлкагыйдәсе (Т. Гыйззәт, «Кыю кызлар»), Ак Бүресе (Ч. Айтматов, «Ахырзаман») аша яхшы таныш.
35 елдан артык гомерен театрга багышлаган артистка әле бүген дә сәхнәдә — И. Зәйнинең «Бабайлар чуагы», Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектакльләрендә уйный. Иң зур хыялы — алга таба да театрдан аерылмау, тагын да кызыклырак рольләр башкару. Аш-су турында сүз кузгаткач, шаяртып: «Әле ундүрт яшемдә макарон да пешереп ашый белми идем. Ашарга пешерергә ирем Рәниф өйрәтте (Петров Рәниф Андреевич, Г. Камал театрының директор урынбасары — ред.)», — дисә дә, бүген инде Венера ханым теләсә кайсы тәмлетамакның күңеленә хуш килерлек ризыклар әзерли белә. Ул пешереп күрсәткән гөмбә ашын сез дә әзерләп карагыз әле. Шундый тәмле-е-е!
Кирәк:
(дүрт кешелек гаилә өчен)
* 200–250 г шампиньон гөмбәсе;* 200 мл сөт өсте (20% майлылыктагысы);
* 300 г йомшак сыр;
* 1 баш суган;
* 1 баш сарымсак;
* 30 г атланмай;
* 250 г ак шәраб (шәраб урынына без 1 бал кашыгы алма серкәсе кушылган ак йөзем суты салдык);
* 400 г катлы камыр;
* 0,5 л су;
* ак борыч (ул булмаса, башкасы да ярый);
* 1-2 бал кашыгы он;
* тәменчә тоз.
Эш барышы:
Ваклап туралган суган белән сарымсакны атланмайда кыздырып алабыз. Суган үтәкүренмәлегә әйләнә башлагач, туралган гөмбәне кушабыз. Бер-ике гөмбәне турамый калдырырга кирәк булыр, алары – ашны бизәү өчен. Гөмбә кызган вакытта онны да салып, яхшылап болгатабыз. Он ашны куерту өчен кирәк, аны салу мәҗбүри түгел.Кәстрүлдә су кайнатып, шәрабны өстибез (без исә серкәле йөзем суты салдык), аннары сыр куштык. Гөмбә тәме килгән сыр алсаң, аш тәмлерәк була. Кашык белән болгата-болгата, сырны эретеп бетерәбез.
Сырлы шулпага сөт өстен салып, табадагы гөмбәне кушабыз. Тәменчә тоз сибәбез. Бераз кайнаганнан соң, кәстрүлне уттан алып, гөмбәле шулпаны блендер белән сыек ботка хәленә китерәбез.
Хәзер бу шулпаны балчык чүлмәкләргә бүлеп салабыз. Аш өстенә юка телемләп туралган гөмбә салып чыгабыз.
Катлы камырны җебетеп, чүлмәк авызыннан бераз зуррак шакмакларга кисәбез. Һәр шакмакны уклау белән тәгәрәтеп җәеп, чүлмәк авызына каплыйбыз. Чит-читләрен яхшылап бөрергә кирәк, аш өстенә килеп төшәрлек булмасын.
Гөмбәле чүлмәкләрне 200 градуска кадәр кыздырылган мичкә тыгып, 15-20 минут чамасы пешерәбез. Камырның йөзе килгәч, аш әзер була. Табынга ашны чүлмәгендә килеш чыгаралар. Теләгән кеше борыч сибә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.