Логотип
Күңелеңә җыйма

Зилә танышу сайтыннан ир таба алырмы? 3

Әссәламәгәләйкүм, Зилә. Минем исемем  Мөхәммәд. Тумышым белән Әфганстаннан.  Казанда инде 10 еллап яшим. Ислам динен хөрмәт иткән, гаилә корып яшәргә риза булган татар кызы белән танышыр идем»,– дип язылган иде әлеге хатта...

башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/zil-tanyshu-saytynda-ir-taba-alyrmy-2

 

«Әссәламәгәләйкүм, Зилә. Минем исемем  Мөхәммәд. Тумышым белән Әфганстаннан.  Казанда инде 10 еллап яшим. Ислам динен хөрмәт иткән, гаилә корып яшәргә риза булган татар кызы белән танышыр идем»,– дип язылган иде әлеге хатта. 


    Мөхәммәд фотода бик чибәр күренде: кап-кара  чәчле,  кыйгач кара кашлы,  ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп тора. «Безнең татар егетләрен көтсәң, кырыкка җитәрсең, бәлки бу егет белән барып чыгар?» – дигән уй узды Зиләнең башыннан. Кызның күз алдында кара бөдрә чәчле, чибәр кечкенә балалар йөгереште. «Бу егеткә кияүгә чыксаң, балалар да бик матур булыр иде», – дип, татлы уйларга бирелде.
   Зилә  егетнең хатын берничә тапкыр укып чыкты, фотосын кат-кат карады. «Кем белә, бәлки, бу чит ил кешесе минем насыйбымдыр. Сайтта утырганнарның күбесе азу ярган, кызлар артыннан йөрүче әрсез алабайлар дип әйтәләр, бәлки, алар хаклыдыр. Ә Мөхәммәд – башка, алардан аерылып тора. Анкетасы да җитди»,  – дип, үз-үзен юатты кыз.
     Берничә көн  хат языштылар.  Егет кызның телефон номерын сорады.  Мөхәммәднең тавышы акцент белән булса да,  бик ягымлы иде.  Егет очрашуга чакыргач, ул берсүзсез риза булды.  Свиданиене  дә Альберт , Раян белән очрашкан урынга билгеләде.  
  Уңышсыз узган свиданиеләрдән соң, Зилә күңелендә бушлык барлыкка килгәнен тойды. Сайтта җүнле кеше утырмый дигән фикер белән килеште бугай ул. Әгәр дә Мөхәммәд белән барып чыкмаса, анкетасын бетереп атарга карар кылды. Барлык кызларга да кияүгә чыгарга насыйп булмый шул. Үз ярыңны яшь вакытта, 20-25 яшьләрдә табарга кирәк. Әнисе дә дөрес әйтә, җүнле егетләрне яшь вакытта сайлап бетерәләр....
   Мөхәммәд белән очрашуга ашкынып, дулкынланып әзерләнмәде Зилә. Эш вакытының тәмамланганын түземсезлек белән көтмәде.  
  Декабрь азагы – 30 нчы декабрь, бухгалтерлар өчен иң җаваплы чор, күпме хисап эшләрен тәмамлап тапшырасы...   Коллективтагы кызлар, эш арасында бүлмәне яңа елга бизәде, шкафтагы тузан җыеп яткан пластмасс чыршыны тартып чыгардылар. Әбәд вакытында бәйрәм өстәле әзерләнде. Кемдер торт пешереп килгән, кемдер салат ясаган. Зилә тартмалы шоколад конфет алып килгән иде. Начальниклары кызларны яхшы эшләгәннәре өчен мактады.  Зиләгә оешма җитәкчесе кул куйган грамота тапшырдылар. Бәйрәм хөрмәтенә хәтта шампан шәрабы ачтылар. Эш арасында бәйрәм итеп, эш сәгате тәмамланганы сизелмәде дә.
  Зилә урамга чыкканда караңгы төшкән иде инде. Эштә мавыгып, Мөхәммәд белән очрашасын да онытып җибәргән бит. Тиз-тиз генә автобус тукталышына атлады ул. Халык каядыр чаба, ашыга,  кемнәрдер чыршы күтәргән, азык-төлек тутырган пакетлар тотканнар...
  Зилә, автобус  тукталышының салкын тимер эскәмиясенә утырган килеш, каядыр ашыккан кешеләргә карап авыр уйларга  чумды. «Быел да Яңа елны парсыз каршыларга туры килер инде... Әни әзерләгән салатны ашаячакбыз, телевизордан татар артистларының җырларын тыңлыйбыз да, төнге 12 тулгач йокларга ятабыз. Бернинди үзгәреш булмаячак...»
 – Зилә, син түгелме соң бу?
    Кыз, халык арасыннан чыгып, каршысына килеп баскан егеткә аптырап карады «Кем соң бу? Тавышы таныш... »
–    Айрат бит мин, Айрат!
   Таныды, таныды!  Өстенә   шакмаклы пальто, башына бәйләнгән шапка кигән күзлекле бу егет – группадашы Айрат бит! Финанс институтында бер факультетта  укыдылар. Егет  чын күңеле белән укуга бирелгән иде,  кушаматы да «ботаник» булды.  Вуздан соң, Казан банкларының берсендә хисапчы булып эшли дип, ишеткән иде Зилә. 
–    Бүген эштә бәйрәм табыны ясап, шампан шәрабы эчтек.  Машинамны калдырып, автобуска утырып кайтырга иде исәбем. Менә сюрприз! Сине очратырга насыйп булган икән!
       Айрат үзе турында сөйләде дә сөйләде. Ул арада Зилә көткән берничә 15 нче номерлы автобус узып китте.  
   Айратның карьерасы да уңышлы, фатиры, машинасы бар, өйләнмәгән генә икән. 
 – Син кияүдәме, Зилә? – дип сорады егет.
 –    Эш тә эш, кияүгә чыгарга гына вакыт юк. 
Айрат Зиләнең җавабын ишеткәч, шатланып куйды. 
 – Ә бит мин сине 1 нче курстан ук ошата идем. Хисләремне белдерергә генә кыюлыгым җитмәде. Бәлки, берәр кафеда чәй эчәрбез?
  Зилә көтелмәгән бу очрашудан югалып калды. «Бирәм дисәң колына, китереп чыгарыр юлыңа», диләрме әле?  Кыз кесәсеннән телефонын алып Мөхәммәдкә ватсаптан хәбәр җибәрде: «Мөхәммәд, көтмә, мин килмим... »
  Ул арада котырып кар ява башлады, буран кузгалды... Әйтерсең, Зиләгә яңа ел бүләге иде ул.  Зилә белән Айрат көлешә-көлешә кафега таба атладылар... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йөрәгем төшеп китә язды♥️Рэхмэт

    Хәзер укыйлар