Логотип
Күңелеңә җыйма

Зилә танышу сайтында ир таба алырмы? -2

Танышу сайтында очрашкан Альберт белән булган уңышсыз свиданиедән соң Зиләнең күңеленә шик керде. Раян белән танышу да беренчесе кебек уңышсыз чыкса?..

Танышу сайтында очрашкан Альберт белән булган уңышсыз свиданиедән соң Зиләнең күңеленә шик керде. Раян белән танышу да беренчесе кебек уңышсыз чыкса? Анкетада теләгән нәрсәне язарга була бит. Ә тормыш –  икенче. Матур дигән кеше – ямьсез, акыллы дип уйлаганың җүләр булып чыгарга мөмкин. Әнә Альберт дигәнебез анкетада да үзен нинди идеаль кеше итеп күрсәткән. Матур фотолар тезгән, җитмәсә. Үзе 40 яшькә җитеп, элементар кагыйдәләрне дә белми.  Кем инде кыз каршында оялмыйча ашап утыра? Болай йөрсә, өйләнә дә алмаячак бит!
  Зилә акылсыз кыз түгел, интернетта төрле кешеләр утырганын чамалый. Әнә, Лилия дүрт ай буе танышу сайтында Илдар исемле егет белән язышты. Шундый кайнар мәхәббәт хатлары ала иде, очрашулары гына сузылды.  Егет, командировканы сәбәп итеп, свиданиене гел  кичектереп килде. Чынлыкта, чибәр, акыллы, бай булып тоелган егет Бөгелмә төрмәсендә утыручы карак булып чыкты! Егет төрмәдән мәхәббәт хатлары язып яткан.
  Зилә авыр уйлар белән йокларга ятты. Күзләре йомылып, татлы төшләр күрә башлагач, зарядкага куйган телефоны Салаватның «Уфтанма» җырын яңгыратып җибәрмәсенме! Баксаң, егетләр турында уйлап, Зилә телефонын тавышсыз режимга куярга оныткан икән.  
  «Ну как, новоиспеченная невеста?  Свидание ничек узды?» –  дип эндәште телефоннан Аня. Зиләнең йокысы качты. Ул  Аняга очрашуның ничек узганын сөйләргә кереште. Альбертның үтукләнмәгән иске костюмын да, тешсез авызын да, тотлыгып сөйләшүен дә яшермәде. Бутерброд ашый-ашый хатын-кызларны яманлавын да әйтми калмады. Боларны тыңлап торган Аня рәхәтләнеп көлде генә. 
– Ә син күңелеңне төшермә! Беренче очрашуда ук  әйбәт кияү табарга уйладыңмы? Бу эш зур түземлелек сорый, дустым. Сайттагы кияүләр «Авито» сайтындагы фатирлар кебек: яхшыларын тиз сайлап бетерәләр. Син иң элек егетләрнең сайтта теркәлү вакытын кара. Кемнәрдер анда 10 ел утыра, һаман хатын эзли. Свиданиегә эшкә йөргән кебек баралар, бөтен кызларга бер үк сүзләрне сайрыйлар. Андыйлар кофе белән сыйларга да акчаларын жәлли, тизрәк икенче свиданиегә ашыга. Альфонслар бай кызларны эзли, хәерчеләр – акчалыны, байлар – чибәр яшь кызны.  Ләкин араларында әйбәтләре дә очрый. Аларны салам кибәненнән энә эзләгән кебек эзлисе! Иң мөһиме –күңелеңне төшермә, мәчеткә барып сәдака бир, Аллаһы Тәгаләдән сора! Үз кешең иртәме, соңмы сине эзләп табачак!
  Аня төнгә карамый лекция укуын дәвам итте. Төрле киңәшләр биреп, ир эзләүдә уңышлар теләп трубкасын куйганда, сәгать беренче киткән иде инде.  
   Иртәнге 6 да будильник шалтырады. Зилә күзен ачмас борын ноутбугын кабызды, анкетасына күз төшерде. Очрашу билгеләгән Раянның сайтка теркәлү вакытын карады –  егет ярты ел утыра икән, фото асларында кызлар язган комплиментлар да байтак. «Ярты ел кызларның башларын әйләндерә, әллә сайлана, әллә сайлый, сак булырга кирәк», – дип уйлады кыз.
  Эшкә барып утыргач, егетләр турындагы уйлар тынгы бирмәде Зиләгә. Дипломатын тотып свиданиегә килгән Альберт күз алдыннан китмәде. «Кызларга бай егет кирәк, ә минем зарплатам 20 мең генә. Мин акчаны әниемә кайтарып бирәм, әрәм-шәрәм итмибез». Альберт сөйләгән сүзләр кызның колагында көне буе яңгырап торды...  Зилә 35 яшькә җитеп, нинди ир теләгәнен дә белми икән бит. Әнисе өчен булачак кияүнең эшчән, акыллы булуы шарт. Әтисе «татар милләтеннән генә булсын», –  ди.  Зилә күзләрен йомып, булачак иренең портретын күз алдына китерергә тырышып карады. Озын буйлы, кара чәчле, кара күзле, ыспай костюмнан, имеш...  
– Эш вакытында йокларга түгел, эшләргә кирәк!
Зилә күзләрен ачса, каршында начальнигы  Сания Габбасованы күреп, имәнеп китте. «Гафу итегез, башым бик авырта», – дип акланды. Кыз өстәлендә өелгән кәгазьләрне актара башлады. 
  Ниһаять, эш сәгате тәмамлану вакыты җитте. Офистагы халык өйләренә җыена башлады. Зилә генә тоткарланды. Кичке җиде тулырга сәгать ярым вакыт бар, төс-кыяфәтне дә рәткә кертергә кирәк. Кыз косметичкасыннан  помада алып иреннәрен буяды, прическасын рәтләде.
Җыенып урамга чыкканда караңгы төшкән иде инде. Автобуска утырып, Казан үзәгендә урнашкан сәүдә үзәгенә китте. «Кичәге уңышсыз свиданиедан соң хәйләкәррәк булырга кирәк», – дигән карарга килде ул. Очрашу урынын читтә генә күзәтергә булды. Егет ошамаса, очрашмыйча гына качарга иде исәбе. 
    Җиде тулырга ун минут кала, билгеләнгән урынга озын буйлы, джинсы, соры төстәге куртка кигән кара чәчле ир-егет килеп басты. Үзе телефоннан сөйләшә, үзе сәгатенә карый. «Егет күзгә-башка ярыйсы», – дигән уй узды кызның башыннан. Качкан урыныннан чыгып, Раян каршына килеп басты. «Исәнмесез, мин – Зилә», – диде ул, дулкынлануын белдермәскә тырышып.  Раян: «Я перезвоню», – диде дә, телефоннан сөйләшкән сүзен туктатып, кызга төбәлде, баштан аякка хәтле карап чыкты. Аның карашыннан Зиләгә эсселе-суыклы булып китте. «Базарда сыер караган кебек», – дигән уй узды башыннан. Кыз егеткә ошады булса кирәк,  елмаеп, Зиләнең уң кулын алып иреннәренә тидерде.  «Син тормышта тагын да чибәррәк икән,  Зилечка», – дип төчеләнеп, карашын  Зиләнең күзләренә төбәде. Егет үзен бик ышанычлы тота, кызлар белән аралашу  өлкәсендә тәҗрибәсе бик зур, күрәсең. «Бәлки, берәр ресторанга кереп сөйләшеп утырырбыз?» Раян якындагы япон ресторанына чакырды. Зиләнең чыннан да ашыйсы килә иде, каршы килеп маташмады.
   Япон рестораны бик зәвыклы итеп бизәлгән, салмак музыка яңгырый, диварларда ясалма сакура чәчкәләре, милли киемнәрдә официантлар йөреп тора. Кыйммәтле ресторан булганга микән, ярым буш диярлек: бер өстәлдә ир белән хатын вино эчә-эчә гапьләшә, икенче бер урында, йомшак кәнәфиләргә сөялеп, ике ир, берничә хатын-кыз бәйрәм ясап утыралар. Вазаларга чәчәк букетлары куелган.
   Раян аулак өстәлне сайлап, Зиләне чакырды.  Озак та үтми яшь кенә официант кыз меню папкасын калдырып китте.  Менюны караганда Зилә Аня сүзләрен исенә төшерергә тырышты. «Егет янында гәүдәңне төз тот, горур кыяфәт чыгарып утыр. Чәчләреңне уң як җилкәңнән күкрәк турысына төшер. Йөрәк чакрасын ачасың. Күзләреңне яшермә, үз дәрәҗәңне белүче хатын-кыз икәнен тойсын». 
    Акыл өйрәтүе рәхәт тә бит, бер белмәгән ир-егет каршында түш киереп утырулары гына җиңел түгел. Оялуын ничек кенә яшерергә тырышмасын, Зилә дулкынлады, хәтта борынына тир бәреп чыкты. 
   Раян Зиләгә сораулар яудыра башлады. «Сайтта нинди максаттан утырасың, кемне эзлисең, кем булып эшлисең, хәтта хезмәт хакының күләме белән дә кызыксынды.
   Егетләр белән аралашу тәҗрибәсе булмагаганга, Зилә югалып калды. Ул үзен прокурор каршында итеп хис итте, сорауларга дөрес җаваплар биреп барды, хәтта 30 мең зарплата алуын да яшермәде.
    Раян үзе турында кыскача гына әйтеп узды. Үзенең төзелеш фирмасы бар икән, коттеджлар төзү белән шөгыльләнә. Шәхси тормышына килгәндә, «все сложно» икән. Өйләнгән булган, ике баласы бар. 
– Бергә яшәмәсәк тә, официально аерылышмадык. Уртак бизнес, уртак партнерлар. Әгәр байлыкны, банктагы акчаларны бүлешә башласак, суд буенча йөрисе, адвокатларга түлисе. Авторитетка зыян килә, – дип сөйләде Раян. 
– Ә нигә анкетада «өйләнмәгән» дип яздыгыз соң? – дигән беркатлы сорау биреп куйды Зилә.
– Өйләнгән, ике балам бар дигән булсам, минем белән очрашуга килгән булыр идеңме соң? Мин үземә мине аңлый торган, чибәр, спортны яраткан 35 яшькә кадәрге кызны эзлим. Спонсор була алам, бөтен финанс проблемаларын үз җилкәмә алам. Ләкин бер шарт белән: безнең мөнәсәбәтләр ирекле булырга тиеш. Мин аның шәхси тормышына кысылмыйм, ул – минекенә. 
  – Димәк, син үзеңә сөяркә-любовница эзлисең?
Раян елмаеп куйды: 
– Әйе, син бик акыллы кыз икән. Мин сайтта Оля исемле кыз белән танышкан идем инде. Бер-беребезне ошаттык, ялга да бергә бардык. Ләкин ул билгеле бер чикне узды. Аерыл, дигән таләп куя башлады.  Скандалларны яратмыйм, араны өздем.
Зилә шаккатты. Ул нидер әйтергә әзер түгел иде. 
Рестораннан чыккач, Раян машинасында Зиләне өенә хәтле озатып куярга тәкъдим ясады. «Минем әле кибетләрдә йөрисем бар», –  дигән сылтау белән, Зилә икенче кандидат белән дә саубуллашырга ашыкты. 
   Аняга шалтыратып, Раян турында сөйләде. «Ярар, борчылма. Кадерле кунак булып кайчан япон ресторанында утырыр идең әле. Ә кандидатурага килгәндә,  это не вариант, забей! – диде Аня. – Номерын черный списокка тык! Хатынлы кешенең сөяркәсе булырга үзеңне чүплектә тапмагансыңдыр!»
  Зилә өенә кайтуга беренче эш итеп ноутбугын кабызды. Раянның анкетасы кара исемлеккә төшеп утырды. «Синең сөяркәң булырга мин үземне чүплектә тапмаган», – дип кабатлады Зилә. Чираттагы мәхәббәт хатын ачты. Бу юлы Зиләгә Казанда яшәүче гарәп егете Мәхәммәт язган иде...   

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/zil-tanyshu-saytynnan-ir-taba-alyrmy-3.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уф, кайчан дэвамы??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Оста ,матур язасыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Араларында узларен эллә кемгә куеп, бу хатын тегеләй ошамай, монсы болай ошамай диган булып,буйлары житмэслеклэргэ уреләселәре килә шул ирләрнең, ди минем дә ялгыз апам. Зилә кебек ул да в поиске. Уңышлар Зиләгә.

        Хәзер укыйлар