Логотип
Күңелеңә җыйма

Зилә танышу сайтында ир таба алырмы?

Зилә – эшкә уңган, төс-кыяфәткә матур кыз. Финанс  оешмасында ун ел бухгалтер булып эшли. Үз эшен яратып башкара, хезмәт хакыннан да зарланмый.  Ипотекага алынган бер бүлмәле фатирда яши...

Зилә – эшкә уңган, төс-кыяфәткә матур кыз. Финанс оешмасында ун ел бухгалтер булып эшли. Үз эшен яратып башкара, хезмәт хакыннан да зарланмый. Ипотекага алынган бер бүлмәле фатирда яши. Тормышы бер көйгә ага да ага: иртән эшкә чыгып китә, кич белән өенә кайта. Ял көннәре өйдәге эшләр белән уза. Шулай яшәп, кыз 35 яшь тутыруын сизми дә калды. Әллә аралашучан булмаганга, әллә башка сәбәптән, Зилә үзенә тиң ярны очрата алмады. Ялгызлык бик авыр нәрсә икән, кайвакыт шимбә-якшәмбе көннәрендә ятактан торасы да килмәгән чаклары була. Кая ашыгырга? Зилә әти-әнисеннән аерым яшәсә дә, кызының hәр адымын тикшереп торырга ярата әнисе. Телефон трубкасын алмасаң, ерак дип тормый, шәhәр читеннән үк килеп җитә.
«Кайчан кияүгә чыгасың инде, классыңнан син генә «утырып» калдың! Эшеңдә буйдак егетләр бардыр әле, берәрсенең башын әйләндер!» – дип, әнисе болай да әчетеп торган ярага тоз сибеп тора. Эшләгән урынында ялгыз ир-атлар юк шул. Барысы да өйләнгән. Коллективта 40–50 яшьлек хатыннар. Зилә алар арасында иң яше. Ул хезмәттәшләре белән ачылып сөйләшми, оешмада узган корпоративларга да барганы юк. Кызык дип тапмый.
Бер көнне Зилә эштән соң кибетләрдән әйләнергә булды. Шәһәр үзәгендә урнашкан сату үзәгенә килде. Эштә кияргә костюм сайларга иде исәбе. Киемнәр күп, берсен киде, берсен салды. Зәңгәр төстәгесен алырга булып, акча түләргә дип, касса янына килеп басты. Шунда арттан кемнеңдер: «Сәлам, Зилә», – дип эндәшкәнен ишетеп, борылып караса, сыйныфташы Аняны күрде. Кызлар бер шәһәрдә яшәсәләр дә, күптән очрашканнары юк. Кочаклашып күрештеләр, хәл-әхвәлләрен белешә башладылар. Мәктәпне тәмәмлаганнарына шактый вакыт узса да, Аня бер дә үзгәрмәгән: сылу гәүдәле, чәчләрен модалы итеп кистергән, иңенә рюкзак аскан. Аня кияүдә, ике бала үстерә икән. Хатын-кызлар журналында фотограф булып эшли. Аня Зиләдән тормышы турында сораштыра башлады. Зиләнең кияүдә түгеллеген ишеткәч, танышу сайтына төркәлергә киңәш итте. «Өйдә утырып кияү килми, ирне эзләргә кирәк, – диде Аня. – Тиз арада минем студиягә кил, фотосессия уздырырбыз. Менә әйтте диярсең, бер айдан төрек миллионерына кияүгә чыгачаксың. Мин шулай өч танышымны кияүгә бирдем инде!»
Бу очрашу Зилә күңелендә өмет утын кабызды. Икенче көнне үк чәчтарашка барып чәчләрен буятты, тырнакларын ясатты. Визажистка язылды.
Билгеләнгән көнне Аняның студиясендә очраштылар. Фотосессия ике сәгатькә якын сузылды. Киемне дә берничә тапкыр алыштырдылар, төрле фонда фотога төштеләр.
Аня чыннан да үз эшенең остасы икән. Фотошоп белән могҗизалар тудырып булгагын белә иде Зилә, сурәтләр чыннан да сыйфатлы, бик матур чыккан. Әйтерсең Зилә түгел, кино йолдызы!
«Анечка, бу фотоларда мин шундый чибәр, тормышта мин бит икенче. Фотодагы кызны эзләп килгән егетләр мине күргәч, качмаслармы соң?» – дип борчылуын белдерде ул. Аня Зиләне тиз тынычландырды. «Фотосурәт– егетләрне кармакка эләктерүнең беренче адымы гына. Иң мөhиме – үзеңне кызыклы әңгәмәдәш итеп күрсәтә бел. Егетләр соры тычканнарны яратмый!»
 Аняга фотограф кына түгел, психолог булып та эшләргә кирәк икән. Ул Зиләгә егетләр белән танышуның барлык нечкәлекләрен аңлатты. Ничек үз-үзеңне тотарга, ничек утырырга. Ничек елмаерга, ничек әңгәмәне дәвам итәргә. Зилә Аняны авыз ачып тыңлады, хәтта ул сөйләгәннәрне блокнотына теркәп барды.
Фотосессия төгәлләнеп, психология буенча лекцияләр тыңлангач, Аллага тапшырып, танышу сайтында теркәлү уздылар. Анкетадагы барлык сорауларга җавап биреп, фотоларны урнаштырдылар.
Теркәлеп 10 минут узмады, Казан егете Альберттан хат килеп төште. «Сәлам, Зилечка! Синең фотоңны күргәч, бер күрүдә гашыйк булдым. Әгәр дә минем белән танышырга теләсәң, бик шат булыр идем. Миңа 42 яшь, өйләнмәгән. Институтта фәнни хезмәткәр булып эшлим. Телефон номерыңны язсаң, очрашып сөйләшә алыр идек». Фотода галстуктан, күзлекле, интеллигент кыяфәтле ир-егет еламеп тора. Альберт Зиләгә бик зәвыклы күренде. Кыз каршы булмавын әйтеп җавап хаты язды, телефон номерын күрсәтте.
Бер-ике сәгатьтән Альберт шалтыратты. Казан сәүдә үзәкләренең берсендә, эштән соң кичке 7 дә очрашырга булдылар.
Зилә бик дулкынланды. 35 яшькә җитеп, беренче тапкыр свиданиегә бара бит... Зиләне кулына карта төстәге дипломат тоткан, анкетада күрсәтелгән яшеннән өлкәнрәк күренгән ир кеше каршы алды. Фотодагы Альбертка охшамаган иде ул: кырынмаган, өстендәге костюмы озак киюдән таушалып беткән, җитмәсә, авызында берничә теше юк. «Бу бит фотодагы Альберт түгел, кем соң бу?» – дигән гаҗәпләнү узды кызның башыннан. Альберт Зиләгә үзе утырган эскәмиягә утырырга тәкъдим итте. Кызу-кызу гына үзе турында сөйли башлады. Сөйләгәннәре Зиләгә бик аңлашылып та бетмәде. «Җитмәсә, бу адәм тотлыга да икән әле»,– дип уйлап куйды кыз. «Мин институтта фәнни хезмәткәр булып эшлим. 4 ел танышу сайтында утырам. Әле һаман яхшы кыз очратканым юк. Аларга бит акчалы бай ир кирәк. Безнең институтта зарплата 20 меңнән дә артмый. Мин акчаны әнигә кайтарып бирәм. Без акчаны әрәм-шәрәм итмибез...»
Альберт, совет заманасыннан калып, тиреләре сыдырылып беткән кара төстәге дипломатын ачып, целлофан пакет тартып чыгарды. «Син үпкәләмисеңме, әгәр мин бераз капкалап алсам? Тамак бик каты ачты». Егет целлофан пакеттан бутерброд тартып чыгарды да, тиз-тиз генә капкалый башлады.
Зилә бу галәмәткә авызын ачкан килеш карап торды. «Моның яныннан яхшы чакта таярга кирәк!» – дигән уй узды башыннан. Урыныннан сикереп торды да: «Хәзер киләм!» – дип, кызу-кызу атлап, халык арасына кереп югалды.
Зилә өенә кайту белән ноутбугын кабызды. Почтага 200 хат хат килгән иде. Альберт кандидаты «черный список»ка китте. Зилә ачкан чираттагы хатны Раян исемле 40 яшьлек егет язган иде. «Зилечка, син красавица! Бер күрүдә гашыйк иттең. Мин бер тапкыр да өйләнмәгән егет, фатирым, машинам бар. Каршы килмәсәң телефоннан сөйләшеп алыр идек...»
«Ну Зилә, борыныңны төшермә, берсе булмаса, икенчесе булыр», – дип сөйләнде кыз. Раянга җавап хаты язып салды.
Икенче көнне Альберт белән очрашкан урынга кичке җидедә свидание билгеләнде...

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/zil-tanyshu-saytynda-ir-taba-alyrmy-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ? тизрәк дәвамын көтәм????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт, Фэгыйлэ, кызыклы язман очен! Дэвамын котэм!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэвамын котэм. Бик кызык.

        Хәзер укыйлар