Логотип
Күңелеңә җыйма

​Үзеңне ишетәсеңме?

 Туган көнебездән соңгы сулышыбызгача озата барган «эчке тавыш» – интуиция безне бик күп бәлаләрдән саклый.  

Без еш кына:«Күңелем сизә, сизенәм, тоям...» дип сөйлибез. Тормышта ниндидер бер мөһим вакыйга булыр алдыннан күңел тәрәзәгә килеп бәрелгән күбәләк сыман бәргәләнә, җаныңны кая куярга белми йөрисең. Бу – безнең интуиция. Ул тавыш безгә нәрсә эшләргә, ә нәрсә эшләмәскә кирәклеген әйтә.  

«Безнең интуиция көн саен һәм көне-төне эшли. Ләкин без аны ишетәбезме? Ә бит ул безнең уңышыбыз ачкычы», – ди философия фәннәре докторы Адриана Калабрезе, күбрәк күңелеңдәгесен, эчке тавышыңны тыңларга өндәп. Чөнки ул безнең акылдан зирәгрәк. Ә димәк, аның киңәшләренә колак салу файдадан башканы бирмәс.  

Чыннан да, ишетәбезме без аны, тыңлыйбызмы аның киңәшләрен? Моннан бик күп еллар элек эшкә барырга дип автобус тукталышында торам. Автобус килде, кеше ашыга-ашыга автобуска төялде. Мин генә, ярты сәгатьләп автобус килүен көткән кеше, утырырга ашыкмыйм. Борылдым да, (аңлата алмыйм) каршыдагы кибеткә юнәлдем. Үзем эшкә ашыгам, бер кирәкмәгәнгә кереп киттем шунда. Автобус китеп барды, мин яңадан тукталышка чыгып бастым. 10-15 минутлар үткәндер, әле икенче автобус килергә дә өлгермәде,  тукталыштагы халык шаулый башлады. Нәрсә булды дисәм, әле генә киткән автобус йөк машинасы белән бәрелешкән. Шөкер, үлем-китемнәр булмаса да, күбесе хастаханәдә ятып, сәламәтлегенә зур зыян китергән иде. Әле ярый утырмаганмын дидем. Күрәсең, интуициям белгерткән. Мондый мисаллар тормышта буа буарлык. Пассажир, самолетка соңгарып, утыра алмый кала, ә ул самолет, күккә күтәрелгәч, шартлый. Шунда кайберсе уң килде ди, ә кайберсе язмыш ди. Ә берәү дә аңа эчке тавышының белгертүен, махсус соңга калдыртуын уена да китереп карамый. 

Әйе, без рациональ эш итәргә тырышабыз. Һәрвакыт үзебезгә отышлырак, файдалырак юлны сайлыйбыз. Күңел каршы килсә дә, шуны эшлибез.  

– Шундый теләмичә чыктым мин аңа, – дип сөйли яратмаган ир белән торып ятучы бер танышым. – Күңелем сизде аны. Хәзер үземне битәрлим, уйлап җиткермәгәнмен. 

– Ник аерылмыйсың? Соң түгел бит әле яңадан башларга? 

– Шундый тормышны ташлапмы? Аңгыра түгел ич мин... 

Аңгыра да түгел, бәхетле дә... Әлеге дә баягы «рациональ акыл» харап иткән ханымны. Бәхетле булганчы, бай булу яхшырак, ди бит әнә. «Теләмичә чыктым», ди. Эчке тавышы аңа киңәш биреп караган ич. Ә ул аны ишетмәгән. 

 «Интуиция мине беркайчан да алдамый», диючеләр дә бар. Күңел сиземләвен тагын да көчәйтү өчен нибары аның ярдәменә ышанырга гына кирәк. Хисләрегезгә каршы килмәгез! Эчке тавышыгызны ишетмәмешкә салышмагыз! Аңа игътибарлы булыгыз! Шул чагында гына теләгегезгә ирешә алырсыз. 



     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар