Логотип
Күңелеңә җыйма

Үзең теләп... капкынга

 Чит илгә ялланып эшкә китүче хатын-кызлар көтелмәгән хәлләргә юлыга. 

Алар үзләре турында сөйләргә яратмый, чөнки ул ханымнарның гаиләсе, балалары бар. Чит илгә «зур акча» эшләргә китеп, коллыкка эләккән, фәхешханәләргә ябылып тотылган хатыннар турында язганым да бар. Аларны бары Интерпол аша гына эзләп табарга мөмкин. Анда да әле яшәгән урыннары билгеле булганда. 

Ил буйлап таралган рәсми һәм рәсми булмаган андый фирмаларга безнең кызларыбыз бик тиз килеп эләгә, чөнки аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән акчалар вәгъдә итәләр. Аена меңләгән доллар дип торсыннар да... Ничек инде бармыйсың?! Апельсин, мандарин җыю эшмени ул безнең ише көн-төн эшләгән хатын-кызга?! Аның каравы, кайтуга ук машина сатып алырлар, фатирларын алыштырырлар... 

 Бер бүлмәле фатирда өч баласы белән көн күреп яткан Миләүшә дә иренә шулай дигән. «Азга гына түзегез инде. Тиздән барысы да үзгәрер».  

– Җибәрәсе килмәде, – дип сөйли Ранис (исемнәр үзгәртелде. – авт.), – өйдән чыгып китүенең икенче көнендә үк «кайт», дип шалтырата башладым. Аннары телефон өзелде. Мин аны югалттым. Кайда һәм нишләп йөрүен белмим. Кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белмим. Хәер, ни дип әйтәсең? Фирма аша китте ич, аннан... үзе теләп. 

Сүзгә, мең михнәтләр кичереп, өенә кайтып ауган, инде бер бүлмәле фатиры да күзенә хан сараедай күренгән Миләүшә кушыла.  

– Шундый кабалага юлыгырбыз дип, башыбызга да китереп карамадык. Өч айга дүрт мең доллар бирәбез, диделәр. «Баеп кайтасыз». – дип кызыктырдылар. Ә без тилеләр ышандык шуңа. Һаман да шул юклык инде. Бер белмәгән җиргә ничек чыгып китәргә кирәк менә. Телне белмә, илне белмә. Кыскасы, акча аңны томалады. Без бишәү чыгып киттек. Аэропортта безнең төркемгә тагын унҗиде хатын-кыз килеп кушылды. Барысы да яшьләр. Кәефләре яхшы, алар да безнең кебек, якты «киләчәкне күздә тотып», әллә ниткән планнар корып баралар. Самолеттан килеп төшүгә үк безне бер рәткә тезеп, һәркайсыбызга игътибар белән карап чыктылар да янә төркемнәргә бүлә башладылар. Аннары өсте ябулы машиналарга утырттылар. «Кунакханәдә көтәләр», – дип, безне күккә ашкан таулар арасыннан сузылып киткән юл буйлап озак кына алып бардылар. Бара-бара без өчәү калдык. Калганнар юлда төшеп калды. Без ниндидер бер шәһәргә килеп эләккәнебезне аңладык. Исемен дә әйтмәделәр. Безне каршы алучыдан сорап карадык: «Нәрсәгә ул сезгә, үзем алып килдем, үзем кире аэропортка илтеп, утыртып җибәрәм», – дип кенә куйды. 

Кунакханәгә китерүләре, кулларыннан бөтен документларны тартып алулары, өсләреннән бикләп, ашатмыйча-эчертмичә бер тәүлек тотулары турында ханым күз яшьләренә буыла-буыла сөйли. 

– Берзаман ишек ачылып китте дә, ишектә юан гәүдәле, кыска буйлы шыксыз бер ир-ат күренде. Шундый шөкәтсез... Сөйләшкәндә, авыз кырыеннан селәгәйләре агып тора. Русчаны вата-җимерә, безнең кайда икәнлегебезне, нәрсә эшләргә тиешлегебезне аңлатырга кереште. Әйткән һәр сүзе йөрәккә ук булып кадала барды. Эләккәнбез икән, дидек. Безне бернинди җиләк-җимеш бакчасы көтми. Без фәхешханәдә икәнбез ләбаса. Күрмәгәннәр калмады, – ди хатын ире ягына күз ташлап. 

– Эзләдек без аны, – ди ир янә әңгәмәгә кушылып, – һәм таптык. Ә бит иленә кайта алмыйча, шунда калган хатын-кызларыбыз да күпме?  

Кызганыч, әмма мондый хәлләр әледән-әле кабатланып тора. Әйбәт яшисе килә ич безнең. Ә әйбәт яшәү өчен әйбәт акча кирәк. Интерпол хезмәткәрләренең әйтүенә караганда, әгәр дә кешедә шундый теләк бар икән, моны закон буенча эшләргә: әйтик, иң элек чит илгә җибәрү мәшәкатен үз өстенә алган фирманың законнары белән танышырга, аның бу эшне оештыруга лицензиясе бармы-юкмы икәнлеген белергә, аннан соң гына ике яклы контракт төзергә алынырга кирәк. «Иң мөһиме: паспортны очраган бер кеше кулына тоттырмаска кирәк. Чит илдә паспортсыз адым да атлый алмыйсың», – дип кисәтә алар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рамиль Локманов тугел,Ильнур Локманов) Зур рэхмэт сезгэ яраткан тамашачыларыбыз!!Авылдашларыбыз!Райондашларыбыз!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эзлэгэнен тапкан,фэхишэ булып кайткан,ничек Ире янадан керткэн

      Хәзер укыйлар