Логотип
Күңелеңә җыйма

Заяга узган гомер

Гаилә тормышы минем өчен түгел! Мин – ирекле кош. Кая телим шунда барып кунам. Бер танышм гомере буе әнә шулай дип яшәде. Әмма бер шалтырату тормышын астын-өскә китерде.


Рөстәм төнге клублардан чыкмады. Барган саен яңа кыз белән танышып, күңелле яшәде ул. «Аягым йөреп торганда, кулларым эшләгәндә өйләнмим, өйләндерә дә алмаячаклар», – диде. Бизнесы чәчәк атты. Фатиры тулы китаплар иде. Интеллектуаль бизнесмен дип йөрттеләр аны. Бар яктан да килгән, әмма гаилә тормышының дошманы. Рөстәм ялгыз да булмады, әле бер кыз, әле икенчесе белән күңел ачты. Әнә шулай илле яшенә җитте. Әти-әнисе онык сөя алмый гүр иясе булды. Инде ялгызы калгач, гаилә кормасмы дигән өмет тә акланмады. 50 яшендә төнге клублардан ул инде рок-барларга күчте. Яшьтәшләре картаеп бабай статусы алды, ә ул һаман егет булып, бардан кайтып кермәде.

– Сәлам, мин синең улың, – дип шалтыраткан кичне дә ул барга җыена иде.  Дуслар мине шаяртырга уйлаган дигән уй үтә башыннан. 
– Мин алдана торган кеше түгел, уеныгыз барып чыкмас, – дип куя ул телефонын.
Әмма тагын шалтыраталар. 
– Мин чынлап та синең улың. Сараны хәтерлисеңме? Ул минем әнием...
– Ярар, син чынлап та минем улым икән. Инде үскәнсең, миннән нәрсә кирәк?
–  Казанга институтка укырга кердем. Әмма тулай торак әзер түгел икән, берничә көн синдә яшәп торыйм әле. Син бит барыбер берүзең яшәп ятасың икән...
– Әйдә, кил. Күрешкәч сөйләшербез, – дип, Рөстәм телефонын куя да, каядыр барасын онытып, диванга утыра.

Сара! Сараны ул бик нык хәтерли. 32 яшь иде аңа. Сара белән клубта таныштылар. Зәңгәр күзле, кара чәчле, матур фигуралы чибәр кыз иде ул. Ул кичне озак бергә биеделәр. Рөстәм, тәҗрибәсеннән чыгып, белә: кыз яныңнан озак китми икән, димәк, ул синең белән төнне уздырырга риза. Биеп алҗыгач, Рөстәм Сараны үзенә чакыра. 
–    Юк, сез, нәрсә инде, чит фатирларда кунып йөрмим. Миңа үз караватым кадерле, – дигән баш тарту ишетеп, Рөстәм егылып китә яза. Аңа да юк дигән кызлар бар икән. 
Кызны өенә илтеп куя ул. Саубуллашканда телефон номерын сорый.  Мондый хәл белән очрашмаган Рөстәм икенче көнне үк кызга шалтыратып, күрешергә чакыра. Әмма Сара, эштә соңга кадәр булам, очраша алмыйм, дип баш тарта. Кызның карышуы, Рөстәмнең канын кыздыра гына. Ул аңа өченче көнне дә, дүртенче көнне дә шалтырта. 


Кыз, ниһаять, очрашырга риза була. Бу очрашу ике арада мәхәббәт утын кабыза. Рөстәмнең иң озак очрашып йөргән кызы була Сара. Ел ярым башка бер хатын-кыз турында уйламый ул. Әмма ел ярымнан соң мәхәббәт могҗизасы көнкүрешкә әйләнә дә кала: Сара үзенең авырга узуын әйтә. «Безгә тизрәк өйләнешергә кирәк», – ди кыз. Менә шул «өйләнешәбез» дигән сүз Рөстәмне чын-чынлап куркыта. Ул төрле сәбәпләр табып, кызны көмәнен төшертергә үгетли. Әмма Сараның фикере катгый була. «Төшермим. Сиңа кирәк булмаса, миңа кирәк ул бала. Баламны кочаклап синең муеныңа асылынырга теләмим. Китәсең икән, кит», – ди ул. 
Һәм Рөстәм китә. Артка борылып та карамыйча китә. Башка шәһәргә, Казанга ук күченә. Яңа яшәү урынында яңа дуслар, яңа кызлар... Сара баштарак исенә төшеп җәфалый, әмма егет бу хакта уйламаска тырыша. Ә бала турында ул, гомумән, уйламый. 


Бизнесы чәчәк ата. Акча булгач, дуслар да, кызлар да өстәлеп кенә тора. Тормышы әнә шулай гөрләп уза аның. Әле 50 яше җитүгә карамастан, күңел ачып яшәүдән туймый. Ләкин бу шалтырату күңеленең әллә кайсы почмагына бикләп куелган хатирәләр кисәк кенә искә төшеп, туктап калырга мәҗбүр итә. Әнә шулай диванда уйланып утырган арада ишектәге кыңгырауга басалар. Ачса, анда кара куртка, кара спорт чалбары кигән, иңсәсенә рюкзак аскан бер үсмер басып тора. Йөзенә ныклап караган иде, Рөстәм егылып китә язды. Бу егет нәкъ аның яшь чагына охшаган иде. Хәтта бер кашы аныкы кебек кирегә үскән. 


– Исәнмесез, – диде егет. Аның тавышында да, үз-үзен тотышында да дорфалык та, әдәпсезлек тә сизелмәде. 
– Кер, – диде ул эчтә ургылган хисләрен тышка чыгармыйча гына.  
– Мин ике көнгә генә. Ике көннән соң тулай торак әзер була, – диде егет. 
– Ә син минем хакта каян беләсең?
– Әни сөйләгән иде. Ул бит мине ялгызы гына үстерде. Кияүгә чыкмады. Әтиең үлде дисә дә, ышанмадым. Ул исән, кайдадыр яши дип үстем. 10 нчы сыйныфка җиткәч, каршыма утыртып, әнидән ныклап сорадым. Ул озак кына карап утырды да, синең хакта сөйләде. Ә калганы бик җиңел. Интернет заманы бит. Мин сине шул ук төнне эзләп таптым һәм тормышыңны күзәтеп бардым. Башта гаиләң бардыр дип уйладым. Аннан соң ялгыз яшәгәнеңне аңладым. Әни сине эзләгәнне белми. Ул мине моның өчен гафу да итмәс, мөгаен. Бәлки сиңа килмәгән дә булыр идем, тулай торакка кертмиләр бит. Ә минем бу шәһәрдә башка бер таныш кешем дә юк. Хәер, син дә таныш түгел инде миңа...


– Ярар, син кухняда булганны аша, минем очрашуга барасым бар. Залда диванда йокларсың, – диде дә Рөстәм һәм чыгып китәргә ашыкты. 
Барга барып утыргач та, Алмасның сүзләрен кабат-кабат исенә төшерде. Тач үзе бит! Йөз-кыяфәте Рөстәмнең яшь чагы. Холкы әнисенә охшаган. Тыныч, горур! Бардагы дуслары белән дә сөйләшер сүзләр табылмады, әллә нинди күңеллелек тә булмады. Күз кысып киткән таныш яшь кызларга да елмаймады Рөстәм. Минем улым бар дигән уй кабат-кабат башына килде. Улым бар! Таң атканчы утыра торган бардан ул бүген өенә кайтырга ашыкты. Ипләп кенә ишекне ачып керде. Алмас йоклый иде. Идәнгә төшкән одеялын әкрен генә өстенә япты да, каршыдагы креслога барып утырды. Таң атканчы күз дә йоммады ул. Алмаска карап утырды. Бөтен тормышы күз алдыннан узды. Барысы да бер мәгънәсезлеккә әйләнде дә калды...
– Рөстәм абый, мин киттем, ишекне ябып кал, – дигән тавышка уянып китте Рөстәм. 
– Киттеңме? Ничәдә кайтасың?
– Менә әле генә хәбәр килде, бүлмә әзер икән. Сине башка җәфаламыйм. Бу визитым өчен дә гафу үтенәм. Килергә кирәк булмаган, – диде Алмас, аягына кия-кия.
– Юк,  син килеп йөр. 
– Ә нигә? Үткәннәр белән нигә яшәргә? Бу очрашулар бары мәгънәсезгә әйләнеп калачак. Безне бит бернәрсә дә бәйләми. 
– Кирәк булганда шалтырат алайса...


Алмас саубуллашып чыгып китте. Ә Рөстәм күңелендәге сүзләрне әйтә алмаганына үкенеп куйды. Балага-чага алдында көчсезлеген күрсәтәсе килмәде. Горурлыгын җиңә алмады. Ул тиз генә телефонын алып Алмасның номерын саклап куйды. Улым дип язды ул. Алмас шалтыратмаса, үзе шалтыратачак. Ирекле тормыш туйдырган икән инде... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Харап икән - үсеп буй җиткән бала- әзергә бәзер!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Мин алай усеп буйга житкен,хезер киреге юк дип эйтмес идем.Эле ул усмер егет кене,алда гемер озын,этинен киреге гемер буе ул.Анлашсыннар,Сара белен де анлашырлар,мин шулай уйлыйм.

      Хәзер укыйлар