Йорт кемнеке?

Без дүрт туган үстек. Ике кыз, ике малай. Әтиебезне җирләгәндә иң кечкенә энебезгә – 4, миңа – олы кызга 15 яшь иде. Мәктәпне тәмамлап, авылда калдым. Клуб мөдире дә булып эшләргә туры килде, китапханәче дә... Кияүгә чыкканчы бөтен хезмәт хакымны әнигә биреп бардым. Шул акчага өйгә кухня кушып эшләттек, капка-койманы  алыштырдык. 
Еракка китсәм, әнигә кыен булыр дип, кияүгә дә үз авылыбыз кешесенә чыктым. Гомер буе ике йортка хезмәт иттем. Өй юасымы, бәрәңге утыртасымы, капка-койма буйыйсымы – барысын да үзем башкардым. Сеңлем кияүгә чыгып, ире белән Ерак Көнчыгышта төпләнделәр. Еш кайтып, әнигә булышты дип әйтә алмыйм. Энеләрем исә икесе дә армиядән соң шахтага урнаштылар. Ул вакытта шахтерларның акчалары яхшы иде. Тора-бара берсе Казан тирәсенә кайтып йорт салды. Икенче энем, төпчегебез, бер балалы чит милләт кызына өйләнеп, Украинада ук яшәп калды.  Хатынының ияртеп килгән улын үстереп, өйләндерделәр, фатир сатып алып бирделәр. Башкача балалары булмады. Әни исән вакытта җәйләрен кунакка кайткалап, вак-төяк эшләрдә булышкалыйлар иде. Зурдан кубып ярдәм иткәннәрен хәтерләмим. Бервакытны әнинең теш протезын ясатырга бераз акча салганнары булган икән. Ара-тирә күчтәнәчләр белән посылка җибәргәлиләр иде. Аның каравы, хатын ягы туганнарын бик кайгырттылар. Киленнең сеңелләрен энем укытты, аннары да гел булышып тордылар. 
Әни картайганчы минем тәрбиядә булды. Мунчасы бик тузгач, әнинең җыелган пенсия акчаларына яңа мунча төзеттек. Төзелешнең күп эшен ирем һәм улым башкарды. Материаллар артыннан да без йөрдек. Өйгә газ керткәндә дә энекәшләрдән ярдәм булмады. 
Вафаты алдыннан әни өйне олы улыма яздырды. «Бу йортка сезнең көчегез күп керде, сезгә булсын», – диде. Түбәсе тузган иде, үз акчабызга калайдан түбә яптырдык, яңа веранда төзеттек. Авыл кешесе белә инде, агач йортны гел карап, төзәтеп тормасаң, хәзер ишелә башлый. 
Берничә ел элек Украинада яшәүче энем хатыны белән кунакка кайтканнар иде. Безнең тормышларны күреп, шаккатып йөрделәр. Әйе, үзең тырышсаң, алны-ялны күрми эшләсәң, иртәнге өчтән торып өчәр сыер саусаң, бишәр үгез симертсәң, авылда да матур итеп яшәргә була. Бу тормышның ни бәрабәренә төзелгәнен үзебез генә беләбез. Энемнең хатыны үз гомерендә минем бер ел эшләгәнем кадәр эшләмәде. Шахтер иренең акчасына рәхәтләнеп киенде, гел ял йортларына йөрделәр. 
Ун көнләп кунак булгач, энеләрем үзләренә кайтып китте. Бераздан киленнән хат алдым. Хатны укыдым да, артыма авып китә яздым. Башта бу бик әйбәтләп кенә үз тормышларыннан зарланган. Торган йортлары тузган, иске, имеш. Үзе дә авырый, даруларга бик күп акчасы китә икән. Энемнең дә кан басымы гел күтәрелеп кенә тора, бер эшкә дә яраксыз, дигән. Аның тетмәсен теткән генә. Ул гомер буе эчкән, имеш, бөтен акчасын аракы белән тәмәкегә туздырган, өйдә бер эш эшләмәгән...  Баксаң-күрсәң, әнигә дә гел акча җибәреп, булышып торган икән болар (?). Хәзер менә, имеш, энем пенсиягә чыгып, эшләми башлагач, хәлләре бик мөшкелләнгән. Аларның авыр хәлләрен искә алып, мин әнинең йортыннан аларга да өлеш чыгарырга тиеш икәнмен! 
Әйе, без ул йортны төзәтеп, матурлап, сатып җибәрдек тә, шул акчага үзебезнекен кушып, улыбызга Казанда фатир сатып алган идек. Хәзер шул акчаның дүрттән бер өлешен сорый бу ханым. Имеш, энемнең өлеше, йортта аның да хакы бар. 
Киленебезнең бу хаты җан тынычлыгымны алды. Юк, мин аңа акча бирергә җыенмыйм. Ләкин кеше бу кадәр дә оятсыз була алыр икән, дигән уй тынгы бирми. Шахтер энем акчаны бик яхшы эшләде заманында. Ул вакытта ник бераз әнигә ярдәм итү турында уйламадылар икән соң? Акчалары бер дә үзләреннән артмады бит! Хәзер менә без карап, төзәтеп торган йорт исләренә төшкән. Тотсыннар капчыкларының авызларын киң итеп! 
Кадерле укучылар! Арагызда мондый хәлдә калучылар бардыр. Сез ни дип җавап бирерсез? Бу йорттан энемә дә өлеш тиешме?  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (9)
Cимвол калды:
  • 6 февраль 2022 - 00:45
    Без имени
    Эниегезне сез карап торгансыз бит.Ул йортны эниегез исэн чагында ук сезгэ яздырып калдырган бит.Шулай булгач,йорт сезнеке инде.Купме коч туккэнсез ремонтлап.Сез дорес эшлисез. Йорт кирэк булгач,эниегезне ташлап китмэсеннэр иде.
  • 3 февраль 2022 - 22:29
    Без имени
    Дорес эшлэгэнсез
  • 14 сентябрь 2021 - 14:16
    Без имени
    4 бала га булена, хет булыш, хет кара...
  • 19 май 2021 - 08:59
    Без имени
    Сез бит 4бала ускэнсез, утырып матур итеп туганнарыгыз белэн сулэшергэ иде, Бер кемнен дэ хэтере калмас эчен,хэзер бит замана лар узгэрде...., куп эти энкилэр шундый хата ясыйлар бер балага гына язып, даже имамнар язалар уртак сулэшергэ кирэк дип, аннан бит куп туганнар татулыкны югалталар. Мин шулай дип уйлыйм, язуыгыз буенча сез бар яклап Унган семья, но ялгышкансыз
  • 18 май 2021 - 19:43
    Без имени
    Минем дә туып үскән өйне,апам сатып җибәрде. Тик мин еракта яшәдем,ә апам,әни белән бер авылда. Шуңа күрә тынымны да чыгармадым.Акча килә дә китә ул,ә туганны сатып алып булмый
  • 18 февраль 2021 - 10:50
    Без имени
    Ой кирак булгач ярдам итсеннар иде дорес жшлагансен бирма бер тиен акча синен кочен анда керган
  • 17 февраль 2021 - 11:10
    Без имени
    Нигә килен хәл итә соң әле бу эшне? Аның ни катышы бар? Ике туган килешер урында. Йорт, әлбәттә, сезнеке. Әзергә бәзер булучылар күп ул.
  • 16 февраль 2021 - 22:16
    Без имени
    Юк билгеле Оятсызлар
  • 16 февраль 2021 - 20:39
    Без имени
    Сез барысын да дорес эшлэгэнсез ,бу йортка тулысынча сезнен гаилэнен коче кергэн ,молодцы тырышкан кеше булдыра,аларнын сузе бер колагыгызга керсен ,икенчесеннэн чыксын. Башка беркемнен дэ кулы сузылырга тиеш тугел
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7185
    0
    75
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    6609
    2
    67
  • Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән.  Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
    3893
    1
    48
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    5610
    2
    38
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    2866
    1
    32
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 май 2022 - 17:55
    Без имени
    Оч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 20 май 2022 - 19:41
    Без имени
    Минемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...
    «Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
  • 20 май 2022 - 11:45
    Без имени
    Матур гына хикая охшады
    Хәерлесе шул икән...
  • 20 май 2022 - 19:55
    Без имени
    Эгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 20 май 2022 - 01:10
    Без имени
    Әлһәмдүлилләһ
    «Иреңнең әнисен ярат!»
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда