Логотип
Күңелеңә җыйма

Җылы сүз таш эретә

Игътибар иткәнегез бар микән, ни каты күңелле кешегә дә, игелекле, изге җан дигән бәя бирсәң, ул аны аклау өчен барын да эшләячәк. Ник дисәгез, кеше җылылыкка  һәм үзен югары бәяләүләренә мохтаҗ.

Игътибар иткәнегез бар микән, ни каты күңелле кешегә дә, игелекле, изге җан дигән бәя бирсәң, ул аны аклау өчен барын да эшләячәк. Ник дисәгез, кеше җылылыкка  һәм үзен югары бәяләүләренә мохтаҗ.
Елап киреләнгән баланы да кочаклап, иркәләп тынычландырабыз. Әгәр бала көйсезләнә дип, әнисе ачулана башласа, ни була? Бала тагын да ныграк тузына, кычкыра, дулый башлый. Ә инде тынычланганын сабырлык белән көтеп торсак, йә  яратып, җылы сүз әйтеп, кулларыбызга алсак, әле генә дөнья җимергән бәләкәч мөлаем сабыйга әйләнә дә куя. 
Зирәк укытучы, гадәттә, артта калган баланы ачуланып, сүгеп, аның да, үзенең дә нервысын бетерми. Ул аны мактый. Сәбәбен таба. Менә бүген тырышкансың бит, өй эшен яхшы эшләгәнсең, ди. Такта янында ык-мык килеп торса да, мактар сәбәбен таба. Укучы үзе дә аптырап кала, өй эше дә гадәттәгечә, аннан-моннан гына эшләнгән иде, чыгып җавап бирерлек белем юк, укымагач, каян килсен?! Ләкин җылы сүз ишетү барыбер рәхәт... Алай гына түгел, укытучы сине тырыша дип уйлый икән, ничек оялмыйча, әзерләнми барасың инде? Әз булса да китапны ачып карарга кирәк. Шулай итеп әкренләп җыела бала, уку алдынгысына әйләнмәсә дә, укуга карата битарафлык дигәне “укытучы каршында сынатмас өчен тырышу” белән алмаша.

Без – зурлар белән дә нәкъ шулай. Тормыштан бер мисал. Ир дуслары белән хоккей матчын карарга барырга сөйләшкән, ике атна алдан билетлар алган. Хатыны, әлбәттә, бу турыда белә, риза. Әмма көне килеп җиткәч кенә аның кәефе юк, эшендә мәшәкатьләр чыккан, җитмәсә, өйдә балалар тавышланып, юк кәефне кыра. “Син миңа өйдә кирәк! Барма! Соңгысы булмас әле”, – ди ул иренә. Нишләргә? Әгәр шул минутта ир билетларның ике атна элек алынганлыгын, дуслары көтүен, аның бу матч турында инде кайчаннан бирле хыяллануын сөйли башласа, беләсезме нәрсә ишетәчәк? Дөрес! “Син мине яратмыйсың! Сиңа дусларың һәм хоккейдан башка берни кирәкми! Балаларны карамыйсың! Миңа бер игътибар юк!» – китә-китә, йомгак сүтеләчәк, ник сиңа кияүгә чыгып, яшь гомеремне әрәм иттем, дигәнгә кадәр барып җитәчәк. Ә нәрсә эшләргә? Хатын каршында ук дусларыңа шалтыратып, мин бүген килә алмыйм, миннән башка гына барыгыз, мин өйдә калам, дияргә. Һәм башка ул темага сүз кузгатмаска. Бетте! Күп булса, ярты сәгатьтән хатын үзе үк, ярый бар, ял итеп кайт, диячәк. Аны ишеттеләр. Аңа ярдәм кирәк икәнен ире күрде, кадерле ял сәгатьләрен корбан итте –  аның күңеле булды. Ул тынычланды. Үзен яратуларын, кадерләүләрен  аңлады, иренең җылылыгын тойды. Җылылыкка исә һәркем мохтаҗ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Белмим... Ә ни өчен ир-ат кына исбатларга тиеш яратуын? Хатын ирен яратыога тиеш түгел мени? Билет алганда риза була торып, көне җиткәч киреләнү - гаиләдәге мәхәббәтне юкка чыгаруга этәргеч түгелме? Минемчә, яшь хатыннарның ялгышуы - туйдан соң да ир-ат ухаживать итүен дәвам итәргә, гел мәхәббәтен исбатлап торырга тиеш, дип уйлый. Тормышта киресенчә бит. Бер-береңне аңлап, доверять итеп, әле берең, әле икенчең уступкага барып яшәгәндә генә бер-берең белән комфортно яшәп була.

    Хәзер укыйлар