Логотип
Күңелеңә җыйма

Язмыштан узмыш юк...

Быел Яңа ел каникуллары вакытында Уфага барырга туры килгән иде. Казанга кайта торган автобуста янымда утырып кайтучы ханым белән сөйләшеп киттек. Аның язмышы мине бик дулкынландырды. 
 
Биш бала табып үстергән ул. Бер улы моннан ике ел элек Казанда «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында вафат булган. Хәрабәләр арасыннан янган гәүдәсен генә табып алганнар. «Бик акыллы, тәртипле бала иде, – ди әңгәмәдәшем. – Дүрт кыз арасында үскәнгә, хатын-кызларга карата бик игътибарлы, ярдәмчел булды. Үзем дә: «Улым, Кыямәт көнендә синнән кыз туганнарың өчен дә сорарлар. Син аларга төп терәк булырга тиеш», – дип үстердем. Алдагы көнгә өметем, тормышымның төп таянычы иде ул. Нишлисең, шулай язгандыр, язмышлардан узмышлар юк».
 
Хәсрәт ялгызы гына йөрми. Улларының вафатыннан соң, 38 ел бергә гомер иткән ире башка хатынга чыгып киткән. «Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен белүче бер Аллаһы Тәгалә генә. Шөкер, шул вакытта башларымны имәслек көчләр бирде. Сынауларны күтәрергә үзе ярдәм итте. Бәндә хурласа да, Аллаһы Тәгалә ташламый. Балаларым «әни» дип, оныкларым «дәү әни» дип өзелеп торалар. Хезмәттәшләрем хөрмәт итә», – ди ул. Ә Уфага баруының сәбәбе – Ихлас мәчетендә «Балкыш» тапшыруы өчен балаларын югалткан аналар хакында сюжет төшергәннәр икән. Бала хәсрәте – иң ачы хәсрәт, беркемгә дә аны кичерергә язмасын. 

Исемем редакция өчен генә.
Яшел Үзән шәһәре.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэсрэт тугел, зэхмэт бу ир! Шундый авыр чакта, бер берсенэ терэк булыр чакта! Яше бит эз дигэндэ 60 та була. Куп язмалар укыдым. Кире эйлэнеп кайтуы бик ихтимал. Кабул итэрме икэн бу ханым???

    Хәзер укыйлар