Логотип
Күңелеңә җыйма

Ятлар яры

Төне буе карлы яңгыр яуды. Авыр тамчылар тәрәзәгә сылашты. Камилә яңгыр тавышына уянды. Ирен уятмаска тырышып, әкрен генә урыныннан торды да, тәрәзәдән барып карады. Кышка кереп баралар. Күңелсез вакыт. Әмма җанда тынычлык булгач, урамдагы моңсулык сизелми дә. Өйдә рәхәт! Ниһаять, рәхәт. Ул борылып иренә карады. Ирем! Хәзер ул бу сүзне горурланып әйтә. Ул сүздә күпме наз барлыгын аны очраткач кына аңлады ул.


…Төне буе карлы яңгыр яуды. Авыр тамчылар тәрәзәгә сылашты. Камилә яңгыр тавышына уянды. Ирен уятмаска тырышып, әкрен генә урыныннан торды да, тәрәзәдән барып карады. Кышка кереп баралар. Күңелсез вакыт. Әмма җанда тынычлык булгач, урамдагы моңсулык сизелми дә. Өйдә рәхәт! Ниһаять, рәхәт. Ул борылып иренә карады. Ирем! Хәзер ул бу сүзне горурланып әйтә. Ул сүздә күпме наз барлыгын аны очраткач кына аңлады ул. Ильяс үзенең мәхәббәте белән әлеге сүзнең никадәр зур мәгънәгә булганын аңлатты. Уйламаганда ятлар яры ир үз иренә әйләнде бит. 


38 яшендә Камилә үзен карт әби кебек хис итте. Бу тормыш та ир дә, хатын да булып яшәү бик авыр шул. Табигать үзенекен итә барыбер. Күпме көчле булып яшәргә тырышсаң да, сытылып яшь килеп чыгарга гына тора. Андый вакытта үзен тиз кулга ала ул: «Бер үзем дә яши алачакмын. Миңа башка беркем дә кирәкми! Әни белән бергә балаларны үстерербез», – дип уйлый да, тизрәк шәһәр шау-шуына кереп адашырга тырыша. Кайнар сөт белән авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабасың шул.  Ирләрдән күңеле бизде. Мәхәббәт турында уйламады. Мәхәббәт юк та инде ул. Яратабыз дигән булып үз-үзләрен алдап яшиләр, шул. Соңгы вакытларда ул үзенең хатын-кыз асылын югалта башлады бугай. Киемнәр, мода аны кызыксындырмады. Кайчан соңгы тапкыр кибеткә кием алырга барды микән?! Иртән тиз-тиз генә күзен буйый да, чәчен резинка белән җыеп, чыга да чаба. «Кызым, сиңа карарга куркыныч бит. Сөяккә генә калдың, җитмәсә, битеңдә җыерчыклар күренә башлады. Ул кадәр чапма, бераз ял итәргә дә өйрән. Һичьюгы кунакка бар.Үзең турында онытырга ярамый», – ди әнисе. Әнисенең үзен бик жәлләгәнен белә Камилә, шуңа да сер бирмәскә тырыша. Кайвакыт әни җилкәсенә башын куеп, рәхәтләнеп елыйсы килгән чаклар булса да. «Әни, кунак турында уйларга вакыт юк әле, эш муеннан. Менә айны ябам да, театрга билет алырмын. Икәүләп спектакль карарга барырбыз», – ди ул. Әмма бу һәрвакыттагыча сүздә генә кала. Театрга бару түгел, утырып телевизордан концерт карарга да вакыты юк аның.


Ә бит кайчандыр ул да мәхәббәт дип, яратам һәм яратылам, дип, бәхеттә яшәде. Ирен бик яратты ул. Аның артыннан җир чигенә чыгып китәргә дә әзер иде, шуңа да түзде бугай ул аны. Икенче балалары туганчы бик матур яшәделәр алар. Мәхәббәт тә, наз да җитәрлек иде. Әмма ул хисләр нишләптер тоныклана башлады. Ире гаиләсе белән кызыксынудан туктады, читләште. Яңа дуслары табылды, алар белән балыкка, ауга барабыз, дип, берничә көнгә өйдән чыгып китүләр ешайды. Берзаман бу гадәти хәлгә әйләнде. Командировкага киттем дип, атналар буе өйгә кайтмады. «Ашаган йортына мал кайта, кайтыр әле», – дип, балалары хакына түзде Камилә. Нинди генә булса да, әти бит әле ул. Балалар тәрбияләгәндә әти кулы бик кирәк шул. «Әтиегез кайткач, эләгер», – дип әйтсәң дә, балалар сагая. Менә шулай еллар үтте. Балалар үсә төшкәч, әтиләренең аларда эше юклыгын аңлый башладылар. «Безнең әти юк бит», – диде беркөнне 7 яшьлек кызы. Бу Камилә өчен соңгы тамчы булгандыр, мөгаен. Ире кайткач, «Йә гаиләгә кайт, йә кит бездән. Йөрәкне ярып йөрмә», – диде. Ә ир нишләдеме? Җиңел сулап куйды да, чыкты да китте. Хәтта балалар белән дә хушлашмады. Алар тыныч кына аерылышты. Ай саен килгән алименттан кала, ирен башка берни искә төшермәде. Ул балаларны күрергә дип бер тапкыр да килмәде. Әнә шулай рәсми рәвештә ирсез инде өченче елын яши. Шулай да кияүгә чыкканына ул үкенми. Аның сау-сәламәт ике баласы бар. Алар аның тормышын бизи. 


Эштән кайтып чишенә башлауга, әнисе каршына килеп басты.
– Ни булды, кызым?
– Эштән кайттым, әни. Ә нәрсә?
– Соң бүген бит Иринаның туган көне. Аның туган көненә барам, яңа фатирларын да котлап кайтам дигән идең...
Оныткан! Камилә оныткан! Югыйсә мәктәптән үк дуслар булган Иринаның туган көнен бер дә онытканы юк иде. Быел истән чыккан. Әйе, хатын-кыз асылын югалту шушыдыр инде ул. 


Камилә тиз генә киенде, фатир котларга дип алган бүләген шкафтан алды да, чыгып чапты. Чәчәк кибетенә кереп, чәчәк сатып алганда каршыдагы кечкенә көзгегә күзе төште. Кыяфәте туган көндә йөри торган түгел иде. «Кемне каратасым бар соң?! Ирина белән ире минем төрле вакытларны күргән инде, дип үзен тынычландырырга ашыкты. 
– Ниһаять! Көне буе шалтыратмадың, әллә бу килергә дә уйламый микән дип, шалтыратып әрләргә телефонымны гына эзләп йөри идем, – дип каршы алды аны иптәш кызы елмаеп-көлеп. Аңа чишенергә булышты да, залга җитәкләп диярлек алып керде. 


– Иң якын дустым Камилә. Туганнан бирле дус дисәм дә, ялгыш булмас.
– Син барысын да беләсең инде, ә болар безнең яңа күршеләребез: Ильяс белән Гөлшан. 
Кунаклар белән Камилә баш кагып исәнләште. Бик матур пар. Ире тыйнак, хатыны иркә, шул ук вакытта тәвәккәлрәк кебек. Тормышлары түгәрәктер, дип уйлап куйды тиз генә Камилә Иринаның күршеләре турында. Үзе аерылганнан бирле, әнә шулай бөтен нәрсәне бәяләргә гадәтләнде ул. Начар гадәт! Әмма баш мие белән көрәшеп булмый. Әллә салып биргән шәраб башны әйләндереп җибәрде, әллә өйдәге җылы атмосфера барлык киеренкелекне бетерде, Камилә рәхәтләнеп сөйләште, көлде. Ул кешеләр белән аралашырга ярата. Эше дә шуны таләп итә. Ә бүген бернәрсә турында уйламыйча, ял итте.

Тостлар әйтелеп беткәч, кунаклар өстәл артыннан кузгалды. Камилә диванга барып утырып, күптәнге танышы белән сөйләште. Шул вакыт аның күзе Ильяска төште. Ир стенадагы эленеп торган гитараны алып кылларын дөресли башлаган иде. Камилә күрде: Ильяс гитарага тотынгач, дөньясын онытты, күзләре яна башлады. Көйләп бетергәч, берничә аккорд алып карады да, әкрен генә уйнарга тотынды. Ильясның тавышы әллә нишләтте Камиләне. Тынычландырды да, шул ук вакытта ымсындырды да. Хатын иргә тартылганын тойды. Күптән гитарада уйнаганнарын ишеткәне юк. Студент елларын сагынгу шулай тәэсир иттеме соң бу дип, хатын Ильяска якынрак килеп утырды. Ул яшь чакларындагы җырларны җырлый иде. Хатынны ниндидер бер рәхәтлек уратып алды. Ул хәтта ләззәтләнүдән күзләрен йомды, үзе дә сизмичә Ильяска кушылды. Аларның күзләре очрашты. 


– Алып куй, зинһар, Ильяс. Гитара тавышын яратмаганымны беләсең бит. Өйдән чыгарып аткан идем, инде күршеләрнеке бар икән. Кемгә кирәк инде синең иске җырлар җырлап утыруың. Тукта, – диде хатыны иренә мыскыллы караш ташлап. Бу карашны башкалар, бәлки, күрмәгәндер, ә Камилә бөтен йөрәге белән тойды. Кеше алдында иренә шундый сүзләр әйтүенә шаккатты. 
– Студент чактагы җырлар бит. Җырласын инде, Гөлшан, – диде бар батырлыгын җыеп. 


Хатын, кул селтәп, башка бүлмәгән чыгып китте. Ирләр гөр килеп тәмәке тартырга чыгып китте. Ә Ильяс Камиләнең бар игътибарын биреп тыңлап утыруын күргәч, уйнавын дәвам итте. Гөлшанның күңел кичерешләре белән санлашмавына өйрәнеп беткән иде инде Ильяс. Унбиш ел гаилә тормышыннан соң иренең гитарда уйнавы да, һаман акча проблемасы калкып чыгуы да хатынның ачуын китереп, ике арада җылылык бетә башлаган иде. Гөлшан тыныч холыклы иренең гаилә, өй дип яшәвен белә, шуңа күрә кая китсен инде ул бездән дигәнрәк уй белән яши иде. Шуңа хәзер дә ире янында ялгыз хатын утыруга бөтенләй игътибар итмәде. Күрешесе пешергән казның рецептын белешү теләге белән кухняга чыгып китте. Ильяс бераз гына җырлады да туктады, ул бары тик гитара чиртеп утыра башлады. Алар Камилә белән сөйләшеп тә алдылар. Күбрәк Ильяс сөйләде. Гитарада уйный-уйный, студент хатирәләрен, яшьлеген искә алды. Әйтерсең, аңа гомер буе сөйләшергә ярамаган да, менә хәзер генә рөхсәт биргәннәр. Аның хәтта күзләрендә очкын күренде.

 

Ирләр, кереп, кабат өстәлгә утыргач, аларның сөйләшүе өзелде. Әмма Камилә Ильясны тыңлап туймаганын аңлады. Ильяс та хатыны каршы килсә дә, кабат гитараны кулына алды. Үзенең ялгыз хатын булуын, чит иргә әледән-әле карарга ярамаганлыгын аңлап, Камилә Ильяска карарга тырышмады. Әмма әледән-әле аларның карашлары очрашты. Бераздан, Иринаның үгетләвенә карамастан, Камилә кайтырга җыенды. Кунаклар белән саубуллашып ишеккә бара башлагач, кире борылды, Ильяска: «Гитарада бик оста уйныйсыз, матур җырлыйсыз», – дип комплимент әйтмәкче иде, әйтмәде... Ул бит ялгыз хатын. Әллә нәрсә уйларлар тагын!


Көннәр, атналар үтте. Туган көн, Ильясның җырлавы турында күптән оныткан иде инде Камилә. Хәер, ул хакта уйлап утырырга аның вакыты да юк иде. Икенче көнне үк башы белән дөнья мәшәкатьләренә чумды. Әмма апрельнең матур бер көнендә алар очраклы рәвештә генә очрашты. Җылы җил, берән-сәрән генә төшкән яңгыр тамчыларына әсәрләнеп эштән кайтып бара иде Камилә. Автобустан берничә тукталышка иртәрәк төште дә, җәяүләп атлады. Ярата ул елның менә шушы вакытын. Җылы яңгыр тамчыларның йөзенә тамуын... Иртә яз җилен ярата. Су катыш балчык исе килә җилдән... Уйларына бирелеп әкрен генә атлаганда:
– Камилә, сез түгелме соң? – дигән тавышка күтәрелеп карады. 


Ул аны шул секунд та ук таныды. Ильяс Камиләгә карап елмаеп басып тора иде. Ильяс өй кирәк-яраклары сата торган кибеткә килгән дә, заказын алыр вакытны үткәрер өчен кибет янындагы паркка йөрергә чыккан икән.
– Әйдәгез, мин сезне озатып куям. Вакыт тизрәк узар, – диде ул.


Камилә үзенең дөрес эшләмәгәнен белсә дә, ризалашты. Менә шушы ир белән янәшә барасы килә иде аның бу минутта. Бер генә тапкыр! Бары бер генә тапкыр. Аның дистә елга якын инде урамда парлап йөргәне юк. Яңгыр тамчылары астына түгәрәк бәхетле хатын буласы килде аның. 20 минутка гына! 20 минутка гына ул гөнаһка кереп тора. 
Алар бер-берсен инде күптән белгән кебек сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Кич буе Камилә Ильяс турында уйлады. Анда ниндидер бер ихласлык бар. Иң мөһиме – аның янында Камилә үзенең хатын-кыз булуын исенә төшерде. Ир, гаиләле булуына карамастан, ялгыз иде. Күзләреннән күрде аны Камилә. Таныш халәт иде ул. Ильясны уйлады, үзен битәрләде. Чит ир бит ул! Ятларныкы! Аның турында уйларга ярамый! Чит ир мәшәкать кенә ул. Ә аның мәшәкате болай да җитәрлек. 


Икенче көнне иртән подъезддан чыгуга Ильясны күреп алды. Ул аны эшкә алып барып куярга тәкъдим итте. Бу хәл икенче, өченче көнне дә кабатланды. «Килмә» дияргә теле әйләнмәде Камиләнең. Ир янында аңа бик рәхәт иде шул. Бер атна шулай дәвам иткәч, Ильяс югалды. Ә Камилә аңа ияләшкән иде инде. Озак күренмәде ул. Бер-бер хәл булмады микән дип борчылды да. Ә ничек аның хәлен белешәсең. «Күршең исәнме?» – дип, Иринага шалтыратып сорый алмый бит инде. 


Өч атнадан соң ир хасил булды. Камиләнең эштән кайтканын подъезд төбендә көтеп тора иде ул.
– Камилә, мин синсез яши алмыйм икән. Карама миңа алай! Үз-үземне аңламыйм. Сине уйламаска тырышып яшәп карадым, синнән качып була, ә үзеңнән качып булмый. Яратам мин сине, Камилә. Миңа сине көн саен күрү кирәк. Янәшәңдә генә булырга рөхсәт ит. Башка берни кирәкми...


Камилә нәрсә дип әйтергә белми катып калды. Әйе, аңа Ильяс ошый. Әмма чит гаиләне җимерү – аның кагыйдәсе түгел. Бу гөнаһ! Зур гөнаһ! Ирсез яшәүнең бөтен әчесен-төчесен белә ул, Гөлшанга бу язмышны теләми иде. Чын күңелдән теләми иде.  «Юк» дигәннне аңлатып башын гына селкеде дә, бер сүз эндәшми кереп китте. 
Әмма Ильяс үҗәт ир булып чыкты. Бер эштән кайтканда ул аларда иде. Күп итеп күчтәнәчләр алып килгән. Әнисе белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Камиләнең усал карашын тоюга, Ильяс тиз генә җыенып чыгып китте. Икенче кайтканда әнисе бер туктамый Ильясны мактады. Менә кранны төзәткән, газ колонкасын чистарткан. Алтын куллы ир икән. Әнисе Ильясны ошаткан.
Ә бер көнне Ильяс аларга кичләтеп кенә килде дә,  хатыныннан аерылуын әйтте.
– Синең белән яшисем, балаларыңа әти буласым килә. Нәрсә генә әйтсәң дә, китмим, – диде.


Камилә аптырап китте. Аның күңелендә намус белән мәхәббәт көрәште.
– Миңа тормыштан берни кирәкми. Синең яныңда йокыга китсәм, уянганда иң беренче сине күрсәм, шул җитә. Яраткан кешем янында булырга хакым бар. Зинһар, кире какма. Син дә бит назга, мәхәббәткә лаек хатын, – дип, Камиләне кочаклап алды. Нинди хатын бу сүзләргә каршы тора алсын?! Камилә эреде. Аның да бәхетле хатын булырга хакы бар. Ильясның хисләренә ышана иде ул. Алар бергә яши башлады. 


Күршесенең ире белән яшәгәнен ишетеп, Ирина сүзсез калды. Аны чит гаиләнең бәхетен җимерүдә гаепләде. Әмма Камилә үпкәләмәде аңа. Эндәшмәде дә. Күпләр аны гаепләгәнен аңлый иде. Бар яктан тәнкыйть яуганда ничек бәхетле тормыш кормак кирәк? Алар шәһәрдән ерак бер районга күчеп киттеләр. Башта фатир арендалап яшәделәр, соңыннан кечкенә йорт сатып алдылар. Камиләнең балалары Ильясны бик яратты. «Әти» дип эндәштеләр. Үз кызы да әтисен гафу итте. Уртак кызлары туды. Камилә көчле булудан туктады, ул хәзер ире артында яшәүче хатын. Ә Ильяс хәтта яшәреп китте. Ике ялгыз табышып, бәхеттә яшәделәр. Гитара аларның өй түрендә эленеп торды. Ял иткәндә Ильяс һәрвакыт гитарада уйнады, ә Камилә беренче көнне тыңлаган кебек, әсәрләнеп аны тыңлады, кушылып җырлады. Тәннәрнең генә түгел, җаннарның да янәшә булуы кирәк шул.  Мәхәббәт шул вакытта да гына яши икән ул. Бар икән ул! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар