Логотип
Күңелеңә җыйма

Яратып яшәмәдем

...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.

Бер мизгел... Бер адым... Һәм гомер буена шушы адым өчен үкенеп яшәү. Тормышы шулай уйламаганда гына ялгыш борылыш ясап, бөтенләй көтелмәгән сукмакка алып кереп китүчеләр күптер ул.

Командировкаларның берсенә баргач, безне ак яулыгын таратып бәйләгән мөлаем әби каршылады. Язачак героем әле эштән кайтып җитмәгән (без иртәрәк килгәнбездер, күрәсең). Мондый ак яулыклы, бәләкәй гәүдәле әбиләрдә дәү әнием чалымнарын күрәм дә, җанымда аларга карата ярату уяна. Ихлас, эчкерсез, хәйләсез әбиләр. Язсаң, һәрберсенең тормышы үзе бер китаплык.

Авыл апалары кыеклап-читләтеп тормый, турыдан әйтеп сөйләшергә ярата. Әби дә турыдан сорый: «Ирең бармы, балаларың ничәү? Ирең белән яратып торасыңмы?» Күреп торам, әбинең күзләрендә әче сагыш ярылып ята. Миңа сөйлисе килгән ниндидер сүзе бар кебек.

– Яратып яшәмәдем мин... Үкенеп яшәдем... – әби үзенең бәянен шулай дип башлады. – Тормышлар болай булырга тиеш түгел иде дә бит... Яратып йөргән егетем дә бар иде... Фаил белән (исемнәр үзгәртелде. – Авт.) яшьтән үк бер-беребезне яраттык. И үткен, ут кебек егетне яратмый буламыни? Мин генә түгел, ярты авылның кызы аңа гашыйк иде. Ә ул мине сайлады. Югыйсә кайсы җиремә генә кызыккандыр? Җырлавымадыр инде... Ул үзе гармунчы булгач, колаклары белән яраткандыр. Яшь вакытта бик матур җырлый идем шул... И-и, ул вакытта авыл яшьләренең концерт, спектакль куюларын күрсәң син! «Галиябану»ны бик яратып куяр идек. Хәлил итеп гел Фаилне генә сайлыйлар. Ул Хәлил булгач, Галиябану булып мин уйныйм инде. Чибәр үк булмасам да, матур җырлагач, шул ярагандыр, күрәсең. Шулкадәр чын итеп уйнар идек. Кайчагында, Хәлилнең үлеменә әллә ничек кенә чын-чынлап ышанып та куям, «чынлап та үлсә?!» дигән куркыныч уй да сызып үткәли.

Бик матур итеп йөрдек без Фаил белән. Озата кайткач, бик ялынып кына, бит очымнан гына пәп итәр иде. Башкасына ымсыну юк инде! Шулай берничә ел очрашып йөргәч, Фаил өйләнешү турында сөйли башлады. Аларныкылар да, минекеләр дә безнең кушылуыбызга бик ризалар, тизрәк туйны көтәләр иде.

Ул елларда безнең колхозда сарык фермалары бар иде. Мин дә сарык караучы булып эшлим. Фаил тракторда. Тракторчылар кышын урманнан кайтып керми, урман егалар. Кайтсалар да, атнага бер мунча кереп, киемнәрен алыштырырга гына кайтып йөриләр.

Сарык караучылар исә чираттан фермада каравыл тора. Сарыклар бәрәнли торган вакыт бит, фермалар салкын, бәрәнләгән сарыкларны җылырак бер абзарга кертеп ябабыз.

Ул көнне минем белән бергә каравыл торырга тиешле Сәвиянең әнисе бик каты чирләгән дә, миңа иптәшкә энесен җибәргән. Әллә җиде, әллә сигез яшь иде ул балага, кызганып, кайтарып җибәрдем. Үзем сарыкларны бер кат барлагач, терлекчеләр өенә кереп, бераз ятып алдым.

Төнлә ат пошкырган, кар шыгырдаган тавышка уянып киттем. Бу вакытта авыл читендәге фермага кем килер? Аптырап, тәрәзәдән карадым. Ай яктысы яп-якты. Ферманың кырга карый торган башында ниндидер җигүле ат туктаган. Сарыкларны урларга килгәннәр дип, йөрәгем жу итте. Өстемә сырманы гына элеп, тизрәк шул якка торып чаптым. Сарыкларны урлатсаң, бетте баш! Гомердә дә түләп бетерә алмассың...

Ат янында кеше-кара күренми. Абзарга кергәннәр инде, дим. Абзар дөм караңгы. Үзем дә инде, ашыгып чыгып, лампаны да алмаганмын. Тавышыма бераз гайрәт өстәп: «Кем бар анда? Хәзер председатель килеп җитә!» – дип кычкырган булам. Кем курыксын инде чыра кадәр гәүдәсе булган яшь кенә кыздан?! Тавыш бирүче юк. Караңгы абзарга таба атлавым булды, әллә нинди караңгы базга төштем дә киттем. Ни булганын абайламый да калдым: кинәт кенә бөтен дөньям караңгы булды да куйды. 

Аңыма килгәндә ниндидер ят бер өйдә идем. Кайда мин, нишләп ятам монда – бернәрсә дә белмим. Торып утырмакчы булам – тора алмыйм, кычкырмакчы булам – кычкыра алмыйм. Чын-чынлап аңыма килеп бетмәгән булганмындыр, күрәсең. Минем күзләремне ачканны күреп, яныма ниндидер бер ир-ат килеп утырды. Бөтенләй таныш түгел. Егет дисәң, картрак, ир дисәң яшьрәк берәү. Утка аркан утыргач, йөзе юньләп күренми дә, битендәге шадраларын гына күреп калдым. «Уяндыңмы? Ай-яй, каты йоклыйсың икән», – ди бу миңа. Сүз әйтмәкче булам, авызым чатнап кипкән. Мине аркамнан тотып торгызып, чәй алып килде. Чәй эчкәч, аз гына хәл кереп киткәндәй булды. Әле берни дә аңламыйм бит. «Мин кайда? Ничек монда килеп эләктем, – дим. – Сез кемнәр?» Хихылдап көлә теге: «Хәләл җефетең булам инде хәзер», – ди. Анда да берни аңламыйм әле, сүзләре һич башыма барып җитми. «Нинди җефет? Мин сине белмим дә бит!» – дим. «Кая килеп эләктем, мин кайда?» – дип, үксеп елап җибәрдем. Күңелемә шом иңде. Ят йорт, ят ир, мин үземнең кайдалыгымны да белмим... Каршымдагы бәндә: «Все, безгә никах укыдылар инде, син хәзер минем хатын», – дип көлеп тора. «Нинди хатын булыйм мин сиңа, җирбит!» – дип сикереп торып, киемнәремне эзли башладым. Бу мине кабат яткан урыныма селтәп ыргытты да, өстемә капланып, тынымны буа, киемнәремне йолкырга тотынды. Тешләдем, тибендем, чәчләрен йолкыдым, йөзенә төкердем, җан көчемә сугыштым, ләкин намусымны саклап кала алмадым. Тәкате котырган иргә каршы хатын-кызның көче җитми икән. Ул мине көчләде. Шул көнне җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: яшимме мин, үлеме, тереме? Күз алдымда гел Фаил генә. Менә ул килер дә, мине бу хәлләрдән йолып алыр. Ләкин ул килмәде. Беркем дә килмәде... Килергә, алар үзләре дә минем кайдалыгымны белмәгәннәр инде.

Мине үзебездән егерме чакрымдагы бер чуаш авылына урлап алып киткәннәр булып чыкты. Миннән унике яшькә олырак, гомеремдә бер тапкыр да күрмәгән, гомердә дә яратасым булмаган кешегә. Караңгы базга төшеп киттем дигәндә, алар качып торып, башыма суккан булганнар, шуңа аңымны югалтканмын.

Шулай итеп, мин бу авылда яшәп калдым. Әниләргә бер кайтканымда яныма Фаил килде. Аерылсаң, өйләнәм, сүз белән дә, кул белән дә рәнҗетмәм, диде. Әти-әнисеннән оялдым. Хатын кеше бер дә өйләнмәгән егеткә кияүгә чыга аламыни дип уйладым. Бик интегеп, үземне газаплап яшәдем яратмаган ир белән. Төнлә яныма ятса, саруларым кайный башлый торган иде. Тәнемә орынуын да теләмим, сөймим... «Эх, шушы кеше урынында Фаил булса!» – дип хыяллана идем. Бәхетемә, озын гомерле булмады ул, иртә китте. Ике бала алып кайттым шул кешедән. Аларны да сөймәдем. Имезәсем дә килмәс иде. Алар да озак яшәмәде...

Ирем үлгәндә, Фаил өйләнгән иде инде... Аның күз алдында булып, гаиләләрен бозмас өчен, бөтенләй чит бер авылга китеп бардым. Бер башым кая да сыяр, дидем. Шул авылда яши торгач, бер иргә димләделәр. Авырыксынып кына ризалаштым. Инде Фаил өйләнгәч, аннан күңелемне алган идем. Артык өзелеп яратмасам да, яңа ирем белән тату гына яшәп киттек. Аннан да өч бала таптым. Менә бу кызым шул ирдән тапкан балам инде. Балаларым әйбәтләр, тормышым җитеш. Тик менә яратып кына яши алмадым. Яратусыз яшәү кыен икән. Уемда гел Фаил булды. Төнлә саташып, аның исемен әйтмәс өчен, йокларга ятарга да курка идем. Бер улыма Фаил дип исем куштым. И-и, исемнәренә кадәр матур бит: «Фа-ил!»

Исән түгелләр инде, ирем дә, Фаил дә... Рухларына атап дога кылам. Бу дөньяда бергә була алмадык Фаилем белән, бәлки, ахирәттә бергә булырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ничә ел очрашканнар. нәрсә көткәннәр соң алар өйләнешмичә? әти-шни дә безнең йөрүебезне хуплый иде, дигән. аңлашылмый. кыз бала төнлә берүзе каравылда торган, бу да аңлашылмый. әти-әнисе кыз баланы авыл читендәге абзарларны каравылларга җибәргән. берсе ияреп барса булмыймы? К... тән уйлап чыгарылган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик кызганыч язмыш, бэхет сез хатын, кайтып китэргэ булган, яратмаган кеше белэн гомер уздыргансыз, гомерлэр бер генэ бит, Фаиленэ чыгарга булган, менэ шулай гомер уздыргансыз, бигрэк жэл Фаил дэ, язмыштан узмыш булмый, ул иренне тормэгэ утыртырга кирэк булган, анын белэн торган сын, эти, энилэрен нэрсэ аны тормэгэ утыртмаган, Алла сакласын кыз балаларны

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бар инде шундый кабэхэт жанлы ирлэр...кеше язмышы бн уйнарга ни хаклары бардыр.шуна узенен жэзасын алган да инде.курэ алмыйм шундыйларны,уфф.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ничек инде яшь кыз баланы ауыл читендаге фермага каравылчы итеп куярга була ул? Ати анисе ни жаннары белан жибарде икан? Каравылда Ир ат тора обычно. Авылларында бер бортоа ирда булманы микан ни, Каравылда куярга, аптрак, ышандырмай что то,

          • аватар Без имени

            0

            0

            Элеккеге заманда шулай булган инде.Сина бирелгэн эш булгач,каравыл да торганнар.Урланган кеше бик кайтмаган бит инде.Оят саналган курэсен.

            Хәзер укыйлар