Логотип
Күңелеңә җыйма

«Яратудан туган бала түгел мин...»

Нуриәхмәт САФИН: «Урамда ишеткән җәберләүләрнең һәммәсен йотып кына бардым. Кайтып әнидән нидер сорашу, әтине таптыру кебек әйберләр бөтенләй булмады. Бу хакта сөйләшергә кирәкмәгәнен туганда ук аңлап туганмындыр. Әмма әти тиешле кешенең кем икәнен белеп үстем».

Әти-әнисе, нәсел-нәсәбе булганнар гына җирдә нык басып яши, чөнки таяныр кешеләре бар. «Тамырлары нык бит аның», – дип, сокланып та, көнләшеп тә әйтәләр андыйлар турында. Гаилә кыйммәтләре югалып барган заманда, нәселнең никадәр зур әһәмияткә ия булуы турында, гомеренә бер тапкыр да «әти» дип эндәшә алмаган Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Г. Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры актеры Нуриәхмәт САФИН белән ачыктан-ачык сөйләшәбез. 

Әнинең ире Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Килен булып төшкән Алексеевский районы Кыр Шонталасы авылында әни бер кызы белән ялгызы гына кала. Биш бала тапкан була ул, әмма ул сабыйлар озак яшәмәгән. Мин туганда апага 12 яшь булган. Үземне белгәннән бирле, аның әнигә төрттереп, Вәлиәхмәт исеме белән бәйләп, гел нинди дә булса берәр сүз әйтүен ишетеп үстем. Әмма безнең өйдә бу хакта беркайчан да утырып сөйләшү булмады. Ир-атсыз гаилә – кечкенә генә бер кимчелеге булган гаилә. Шуңа күрә дә өстенә килгән бөтен казаны, күңелеңне ачып сөйләшү булмаган инде ул бездә. Апа әнинең ирсез бала табуын кичерә алмаган, күрәсең. Миңа да читләтеп булса да эләгә иде. Югыйсә мин гаеплеме? Әллә әни гаеплеме? Алданган ул. Меңләгән бәхетсез хатыннарның берсе. Сугыш вакытында көчсез хатыннарны ирләр файдаланып калган инде шулай. Апаның әледән-әле җанга тигән сүзләрен ишеткәнгәдер: «Мин начар кеше булып туганмын, ахры. Берүзем генә шундый», – дип кимсенә идем. Әмма үсә төшкәч аңладым: авылда миндәйләр күп икән. Бер мин генә җилдән тумаган. Ә ул сүзне күп ишеттем. Урамда уйнап йөргәндә дә байтак әйттеләр. Чит кешенекен колак аша үткәреп җибәрәсең әле ул, ә апаныкы нигәдер җанга тия иде. Алай дисәң, ул мине бик яратты. Сөннәткә утыртучы да апа булган. Ул вакытта миңа яшь тә тулмаган, ә әни авырып урын өстендә яткан. Апа авылга килгән «бабачы»ны өйгә алып кереп, мине сөннәткә утырттырып, бабайны бәхилләтеп чыгарып җибәргән. Иртә олыгайган инде ул минем. Моңа да шул әтисезлек гаепле булгандыр. Бу да – сугыш фаҗигасе! Әмма апа белән бер-беребез өчен тау булдык. Әле дә хәтерлим, иптәш малаем Идрискә әтисе каешлы көрән форма алып кайткан иде. Аңа карап: «Әтием булса, мин дә шундый форма кигән булыр идем», – дип уйлаганым истә. Кидем мин ул форманы. Апам алып бирде. Берсендә «унөченче хезмәт хакы» биргәч, миңа «парочка костюм» алган. «Бик матур ситсыга күзем төшкән иде. Үземә алыйм микән дип карап тордым да, кире борылып киттем», – дип сөйләде. Мин алтынчымы, җиденчеме сыйныфта укыйм бу вакыт. Үзенә алмый калуы бәгъремә тиде. Шул ситсыны апага алып кайтыр өчен гомеремдә бармаган, бездән 25 чакрым ераклыкта булган Чистайга чыгып киттем. Алып кайттым. Аның акчасына, билгеле. Бик нәфис күлмәклек иде ул. 

Урамда ишеткән җәберләүләрнең һәммәсен йотып кына бардым. Кайтып әнидән нидер сорашу, әтине таптыру кебек әйберләр бөтенләй булмады. Бу хакта сөйләшергә кирәкмәгәнен туганда ук аңлап туганмындыр. Әмма әти тиешле кешенең кем икәнен белеп үстем. «Менә бу синең әтиең», – дип төртеп күрсәтүче булмаса да. Аны әйтергә дә кирәкми. Йөрәк үзе сизә икән ул. Җитмәсә, өйдә Вәлиәхмәт дигән исем апа авызыннан еш булмаса да, барыбер ишетелә иде. Ишетмәмешкә салышсаң да, барысы да йөрәктә кала бит. Авыл советы рәисе иде ул, Алла урынына йөри торган кеше. Аның өчен чикләр дә, каршылыклар да булмагандыр инде. Бер авылда яшәсәк тә, ул кеше минем өчен юк иде. Аның да туктатып эндәшкәне булмады. Хәер, бер тапкыр эндәште шулай да... Берсендә көтү каршыларга барам. Авыл советы элек мулла өе булган таш йортта иде, күрәм – киң болдырына чыгып басып карап тора. Миңа шул вакыт: «Малай, кил әле монда», – диде. Димәк, үзенең баласы икәнемне белгән ул. Кая янына бару, борылдым да кирегә чаптым. Артымнан тузаннар күтәрелеп калды. Аннан курку түгел, аны кабул итә алмау иде. 

Алар өендә минем турында сүз булгандырмы, белмим. Әмма кечкенә чакта, әле укырга да кермәгән идем, аның өч кызы: «Әти безнеке, әти безнеке», – дип, яңа төзелә башлаган клуб буенда кыйнадылар үземне. Бер сүз эндәшмәдем. «Мин бит сездән әти сорамыйм! Миңа кирәкми ул», – дип уйлаганым гына исемдә. Бу – балачакта. Аннан бер кызы белән бер сыйныфта укыдык, дус идек. Икенче бер кызы апа янына безгә килеп йөрде. Хатыны Әминә апа кибеттә сатучы иде. Ул чакта бер шешә тапсак та, тапшырырга кибеткә йөгерә идек. Әминә апа шешәне алып калып, прәннек биреп чыгара иде. Бервакытта да миңа сүз тидергәне булмады. Ире бер минем әни янына гына бармаганын белеп яшәгәндер инде ул. Бик күп хатыннар башына җитүе сер түгел иде бит. Авылда миңа охшаган тагын бер малай бар иде. Аныкы, дип, тәгаен әйтүче булмады булуын. Үзем күңелемнән генә: «Бу минем энекәш, ахрысы», – дип йөрдем. 

Әти тиешле ул кеше белән гомерем буена бер кәлимә сүз алышканым булмады. Тартылу да юк иде. Сөйләшәсем дә килмәде. Хәтта: «Исәнмесез», – дип тә әйтмәдем. Яныннан башымны иеп узып кына китә идем. Каникулга кайткач, кырга эшкә чыктым берсендә. Тракторга җигелгән лобогрейка борчак чаба, без сәнәк белән җыеп торабыз. Аның белән рәттән торып эшләдек. Әбәткә туктап, ашарга утырдык. Авыл мужиклары бит инде – безгә төрттерә башладылар. Шунда ул: «Ярарыгыз инде, егетләр, җитәрегез», – диде. Минем өчен юк исәбендә булса да, ул уйламый гына йөрмәгәндер, күрәсең. Бездән алты гына чакрым ераклыкта булган Чистай районы Яуширмә авылында исерек килеш: «Минем малай артист!» – дип сөйләнеп йөргәнен җиткерделәр. Соңыннан алар Пермьгә күченеп киттеләр. 

Туу турындагы таныклыгымда атамның исеме юк. Үзе авыл советы башлыгы булгач, яздыртмагандыр, күрәсең. Сызык тора иде... Исеме язылса, әни берәр нәрсә таләп итәр дип курыктымы икән? Исемен генә түгел, ул вакытта бала тапкан хатыннарга тиешле ярдәмне дә бирдертмәгән. Әллә биш тәңкә акчамы, биш метр ситсымы бирә торган булганнар. Документларда: «Сафина Гыйззәтбануга ирсез бала үстергән өчен ярдәм бирелгән», – дип язылган, әмма әни сөйләүләре буенча, беләм – бернинди ярдәм булмаган. Тиешле ярдәмне ала алмаганга әни кимсенгәндерме, белмим, ә менә мин атамның исеме дә булмаганга аз еламадым. Совет заманы бит. Башта октябрятка алдылар, аннан – пионерга. Ярый ул хакта сорамадылар. Комсомолга керергә дип районга бардык. Райкомда атамның исеме булмау белән һич килешергә теләмәделәр. «Как нет?! Человек без отца не бывает» – дип, җаныма тиделәр комиссиядә утырган руслар. «Нет у меня отчества», – дип, чын мәгънәсендә күз яшьләрем белән еладым. Училищега кергәндә андый сорау биреп аптыратмадылар. Студент билетыма «Сафин Нуриәхмәт Вәлиәхмәтович» дип үзем яздырдым. Училище, институт дипломымда атамның исеме бар, ә хәрби билет һәм паспортта сызык кына тора. 50 яшькә җиткәч кенә аның исемен паспортка яздырттым. Анысын да вакытыннан алда пенсиягә чыкканда проблемалар булмасын дип кенә тырыштым. 

Ә нигә авылдан китәргә булдыммы? Хәерчелектән качасым килде. Аннан соң авылда ялгызың яшәп булмый да! Шуны аңлагач, читкә чыгып китәргә хәл иттем дә. Әни Юеш Көрнәледән иде. Аны кияүгә биргәннәр дә, туганнары барысы да Мәскәү өлкәсенә күченгәннәр. Шуннан әбиләрем кунакка кайтып йөри иде. Әни мине тапканга каһәрләделәр микән, беренче иренең туганнары безне якын итмәде. Апаны да якын итмәделәр. Булышырлык кешеләребез булмагач, тормышның бар авырлыгы әни белән апа җилкәсендә иде. Хәерчелек апаны 12 яшьтән плугарь итте. Колхозда ирләр эше эшләде. Аннан гомере буе фермада сыер сауды. Әни көнлекче булып, кеше идәнен юып, базыннан бәрәңгесен чыгарышып йөрде. Эш көне өчен колхозда таяк кына куялар, ә болай көнлек ашау, ипи кайта! Ипи дигәннән. Ул вакытта колхоз эшчеләренә ипи пешереп ашата иде. Апа үз өлешен миңа алып кайта. Ул колхоз ипие шуның кадәр тәмле була торган иде. Тәмен әле дә оныта алмыйм... Шул хәерчелегебез аркасында апа бәхетле дә була алмады, мәрхүмкәем. Каршыбызда гына яшәгән Муса дигән егет белән бик яратыштылар. Ул армиягә киткәндә, апаның чиккән кулъяулыгын тиз генә барып учына төрткәнемне онытасым юк. Өч ел буе апа аны армиядән көтеп алды, бирнәләр чикте, әмма әти-әнисе хәерче дип апаны алдыртмады. Муса абый башка кызга өйләнде. Капкаларыннан хатыны белән бергә чыгып ашка-мазар киткәнен, йә мунчадан кайтканнарын апа тәрәзәдән качып карап кала, аннан үкереп-үкереп елый иде. Мусасы да гел капка төбенә чыгып утырып, безнең якка карап тәмәке тартты. Төнлә дә тәмәке уты гел күренде. Апа утызы тулгач кына кияүгә чыкты. Җизни начар кеше түгел иде, әмма апа ярата алмады аны. Балалары да булмады. Тормышларының мәгънәсе юк иде. Иза чигеп гомер итте апа. Бу да шул сугыш фаҗигасе. Әтисе исән-сау әйләнеп кайтса, апаның тормышы бөтенләй башкача булган булыр иде. Хәерчелек ачысы миңа да кагылды. Ул заманда кызлар: «Хәерче, атасы юк», – дип борын чөйделәр. 

Минем өчен авыл тормышы чит иде. Авыл кешесе зур эшләрен туган-тумачалары белән бергә башкара. Бергә бәрәңгесен утырта, бергә утынын төяп алып кайта. Ә без өч бөртек. Уфалла арбасы белән урманнан корыган чыбык-чабык, кышлыкка печән ташыйбыз. Кыш өй җылытырга тирестән кирпеч сугабыз. Шул чакта ук авылда калсам, таяныр кеше булмаячак дип уйлый идем. Нинди генә эшкә тотынсаң да, туганың килеп кушылса, күңелләр күтәрелеп китә бит ул. Авылны яратмавымның бер сәбәбе шулдыр – бездә күмәкләшеп эшләү булмады. Ә авылда туганнарсыз яшәп булмый. Нәсел кешегә җирдә нык басып торырга ярдәм итә. Нәселле кеше – көчле кеше. «Энекәш йә абый, ярдәм кирәк», – дип барсаң, юньле тәрбия алган туган карындашын авырлыкта ташламый инде ул. Кан туганың соңгысын да бирә. Үзеңне кеше итеп тояр өчен тамырлар кирәк!

Йорт эшләренә хирыслыгым юк иде, гел мәктәптә булдым. Куян карап, «Артек» пионер лагерена ял итәргә бардым хәтта. Артист булып китүемә дә укытучылар коллективына рәхмәтлемен. Мәктәптә узган бар чарада катнаштым. Сәхнәдә биергә кирәк, күлмәгем юк. Шахтада эшләп кайткан берәүләрдән әни гел күлмәк алып тора иде. Берничә тапкыр шулай алып торгач: «Бану апа, сатып ал инде бу күлмәкне, һаман сорыйсың да сорыйсың», – дигәннәр. Әни каяндыр акча табып, 15 тәңкәгә сатып алды аны. Ул күлмәкне киеп күп биедем мәктәптә, училищега барып, шуның белән имтихан да тапшырдым. Әле беренче курста да кидем. Әни алган, миннән артист ясаган ул күлмәкне һаман да саклыйм. 

  Нуриәхмәт Сафин әнисе Гыйззәтбану белән.

Әнинең миңа сукканын белмим. Аның итәгенә ятып йоклаганым хәтеремдә. Ул эшкә чыгып киткәч, салкын тәрәзә төбендә, тыным белән пыялага каткан бозны эретеп: «Әни кайт, әни кайт», – дип утыруым хәтеремдә. Әнисез калудан бик нык курка идем. Әнинең үлүеннән куркып яшәдем. Ул үлгәнче аның үлмәвен теләдем. Гомерендә аның миңа бер авыр сүз әйткәне булмады. Казанга театр училищесына укырга киткәндә генә: «Берүзем калам бит!» – диде. Ул төнне уянып китсәм, әни мышык-мышык елый. (Нуриәхмәт абый үзе дә елый – Ч. Г.) 

Өйләнгәч әнине Казанга алып килдем. Әле үз почмагыбыз да юк иде. Өч бүлмәле фатирда берничә гаилә торабыз. Бер бүлмәдә без яшибез. Бала туарга тора. Күрше бүлмәдә кызлар яши. Ничек кирәк шулай йокладык ул көнне. Икенче көнне әни кызлар бүлмәсендәге буш караватка чыгып ятты. Аннан ул фатир үзебезгә генә калды. Утыз елдан артык янымда яшәде әнием. Яшьлегендә күрмәгән рәхәтне картлыгында күрсәтергә тырыштым. Җимешкә күмдем мин аны, ниндиен генә алып кайтмый идем: сарысы кирәкме, карасымы, әфлисунмы, лимонмы... Барысын да алдым. Барыбер хөрмәтләп бетереп булмады кебек. 
Әнигә ялгыш та үпкәм юк. Ул кешене яраткандыр дип уйламыйм. Озакка сузылган мөнәсәбәтләр дә булмагандыр. Яратудан туган бала түгелмендер мин. Әмма әни – мине, мин әнине бик яраттык. Апаның төрткеле сүзләрен ишеткәндә: «Бәлки, үз бәхетемә тапканмындыр. Бәлки, караучым булыр», – дия иде. 

Аягында булганда гел театрларга йөрттем әнине. Актер булуым белән горурлана иде. Әле авылда яшәгәндә дә гастрольләргә районга кайткач, апалар клубка алып килә иде аны. Каршы алып, икенче рәткә утыртам, җилкәсенә шәлен салам да, уйнарга сәхнәгә менеп китәм. Мин уйнаганда әни әзрәк кенә карап утыра да, артына борыла, тагын бераз карый да, кабат артына борыла. Янәсе, күрәсезме, минем Нурины! Горурлана иде ул минем белән. 

Әни 91 яшенә җитеп үлде. Соңгы елларын урын өстендә ятты. Икебез бер бүлмәдә йокладык. Төннәрен торып ярдәм итәр өчен, шулай үзем күчтем: караватыбыз кара-каршы иде, бер-беребезгә карашып яттык. Барысын да хатын өстенә өеп булмый бит: гастрольләрдән кайткан чагымда үзем ашаттым да, юындырдым да. 

Мин Белоруссиядән гастрольләрдән кайтуга җан бирде ул. Рәмзия: «Әни сине көтте», – диде. Ул төнне әни борчыла башлагач, бабай өйрәткәнчә, авызына өч тапкыр су тамыздым. Җан биргәндә җиңел булсын өчен кешене йә кочакларга, йә кулын тотарга кирәк икән. Әнине кочагыма алдым – минем кочакта җан бирде... Еладым. Бик нык еладым... Ходай Тәгаләмә рәхмәтлемен һәм мәңге бурычлымын: әнинең соңгы сулыш алганын ишетергә мөмкинлек бирде ул миңа! Әнине Осиново зиратында җирләдек. Ләхеткә салганда: «Нури, әйдә, үзең төш», – диделәр. Төштем. Әнинең башын борып, ләхетне такта белән капларга куштылар. Өч такта... Өч такта куярга кирәк иде анда... Бер такта... Әкрен генә куям... Икенче такта... Шул вакыт: «Нури, син монда калырга тиеш», – дисәләр, шунда калырга риза идем. Бәлки, шул сүзләрне көтеп тә бик әкрен генә куйганмындыр ул такталарны. Күмелеп калырга мин риза идем... (Нуриәхмәт абый ничек кенә еламаска тырышса да, күз яшьләре ага. Ул сөйләүдән туктап, кулъяулыгы белән аккан яшьләрен сөртә. – Ч. Г.) Өченче тактаны кулга алам... Әйтмиләр теге сүзне. Шулай әкрен генә куеп бетердем... 

Җаным теләгән саен барып кайтам әни кабере янына. Сагынам!.. Баш очына басам да сөйлим дә сөйлим. Хатын белән улыма атлый торырга кушам да, әниемә серләремне ачам. Мин – әни малае. Гомерем буе әни малае булдым. Әти белән үскән булсам, әтинеке булган булыр идем... Бәлки, аның кул астына кереп, ярдәм иткән булыр идем, авыр вакытларда утырып сөйләшкән булыр идек. Ә болай кайгыны да, шатлыкны да, юклыкны да – бөтенесен әни белән бергә кичердек. Радиодан әниләргә багышланган җырлар җырлаганда тавышын көчлерәк ачып куям. Әни әни инде ул. Утызга җитсәң дә, кырыкка җитсәң дә, җитмешкә җитсәң дә... 91 яшендә китсә дә, бар нәрсәмне өзеп үзе белән алып китте әнә. Әни белән безнең арада Вәлиәхмәт булмады. Кара-каршы утырып: «Әни, кем соң минем әти?» – дип бер дә сорамадым. Ул үзе дә бу хакта үзе башлап сүз катмады.

Хәзер миңа 75 яшь тула. Әти сүзен әйтмичә яшәдем. Дөрес, хатынымның әтисенә әйттем. Бик хөрмәт иттем аны. Кыз сорап баргач та нәсел-нәсәбемне тикшереп интектермәде, әти турында сорамады. Ә Вәлиәхмәт абыйга карата ул вакытта да начар уйларым булмады, хәзер дә юк. Әмма ул чакта хәзерге акылым булса, сөйләшкән-аңлашкан булыр идем. Күрешергә кирәк булгандыр безгә. Утырып бер елашып алган булыр идек. Бәлки: «Ачуланма инде, Нуриәхмәт, шулай килеп чыкты... Үземнең дә гаиләм бар иде бит. Дүрт балам үсә иде», – дип әйткән булыр иде. Бер тапкыр: «Улым», – дип әйткән булса, миңа шул җитәр иде...

Фото: Рәмис Нәҗмиев



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Купме кешенен тормышын жимерде сугыш.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик. кызганыч. елый. елый. укыдым. язмыш. диген

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин.да илай илай укыным.гумерле булыгыз.алдагы тормошогоз бахетле булсын

        • аватар Без имени

          0

          0

          Язмыш, хермэтем зур, Эни диеп эзелеп торган улларга.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Авылдашым Нуриахмәт абый мин сезне әниегезне хәтерлим.Бик кызганыч җылап укыдым.Үзегезгә семьягызга исәнлек саулык телим.Сез безне белмисездер инде мин Рауза апан кызы.

            Хәзер укыйлар