Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялындырам, янәсе...

Әби белән үсү бәхете насыйп булмады... Ул мәңгелек йортына күчкән чакта миңа биш яшь кенә тулып киткән иде. Карлы буранлы көндә җеназа артыннан елый-елый зиратка кадәр барганым, әбиең белән бергә салабыз, дигәч, кайтып киткәнем хәтердә...

Әби белән үсү бәхете насыйп булмады... Ул мәңгелек йортына күчкән чакта миңа биш яшь кенә тулып киткән иде. Карлы буранлы көндә җеназа артыннан елый-елый зиратка кадәр барганым, әбиең белән бергә салабыз, дигәч, кайтып киткәнем хәтердә.
Безнең Иске Балтач авылына указлы мулла булып Әҗәкүлдән күчеп килгән Агумов Шаһиарслан бабайның күп балалы гаиләсендә үсә минем Әминә әбекәем. Вакыты җиткәч, күрше Иске Кормаш авылына Акмалетдин исемле егеткә кияүгә бирәләр үзен. Беренче баласы – әнием буласы Фәридәсе тугач, ире авырып үлеп китә. Дин буенча ялгызларны тизрәк парлы итү тиеш. Әбекәмне биш баласы белән тол калган авылдашы Фәрухҗан белән никахлаштыралар. Олы кызы әбекәмнән ике генә яшькә кече... Әбекәй үзе тагын бер-бер артлы биш ир бала таба. Эшләп көн күрә гаилә – иген игә, терлек асрый. Әбекәм тегү тегә.
Әбекәй минем әнкәй-әткәй белән яшәде, шулай булгач, башка оныкларына караганда, барыбер янында күбрәк мин булганмындыр әле. Иркәләп-сөеп утырганын белмим, әйткән сүзен тыңларга, кушканын үтәргә кирәк иде. Без, оныклары, үзара нидер бүлешә алмый бәхәсләшеп китсәк, шундый бер сүзе бар иде: «Йә, булды, җәдәләшмәгез!» Моның «бәхәсләшмәгез»  мәгънәсен аңлатканын еллар үткәч, «Коръәндә» «Мүҗәдәлә» сурәсенә ирешкәч кенә Безнең бәрәңге бакчасы артында җәйләрен бик аз сулы, язларын ташый торган Тукмай дигән ерганак бар. Ташу вакыты булса да, көн җылы булган, күрәсең, әбекәй безне – оныкларын – шунда алып төште.  Мин таяк белән суны болгатып маташам. «Су анасы тартып алмасын үзеңне!» – ди әбекәй. Тартып алды бит! – актым да киттем. Таллар арасыннан бормаланып чыккангамы, еракка алып китә алмады агым, әбекәй турыдан каршыга чыгып тотып алды. Бер дә әрләмәде,  ә су анасы барлыгына ышандырды.
 Көтү каршылаулар, әби-әниләрнең, көянтә-чиләк белән сөт күтәреп, сепаратлы өйгә сөт аертырга барулары шулкадәр күңелле булган.  Без дә барабыз әбекәйгә ияреп. Энекәшем Рәшит – әбекәмнең кече баласы Ясүр абзыкайның улы.  Миннән ике яшькә бәләкәйрәк. Сепарат ике йорт аша, Галияттәйләрдә. 
Бер барганда икенче күршебез Нәкыяттәйнең нефтьче улы Гаяз абыйның кайткан чагы иде. Фотоаппараты да бар. «Әйдәгез, төшерәм барыгызны да», – ди. Мин исә – киребеткән бала – ялындырам, янәсе: «Юк, мин төшмим», –  дигән булам. «Ярар алайса», - диде дә әбекәй, Рәшитне күтәрде дә төште фотога. И аннары шуның өчен үкенүләрееем! Шул фото бөтен туганнарыбызда истәлек булып калды. Ә мин анда – юуук. 
Үз гомерендә күпне күргән шул әбекәм. Икенче ире – Фәрухҗаны белән дә парлы гомере озакка бармаган, аны ялган әләк белән Минзәлә төрмәсенә утыртканнар, һәм ул шунда вафат булган. Кулак гаиләсе дип, бөтен мөлкәтләрен конфискацияләгәннәр. Кара-каршы ике өйләрен дә бикләгәч, гаилә бөтенләй урамда калган. Бөтен әйберләрен зират буендагы яланда торг ясап сатып бетергәннәр.
– Караңгы төшкәч, кеше-кара күрмәгәндә безгә тау урамнан Гыйльметдин абзый төште. Безнең чуптарлы чаршавыбызны сатып алган булган. «Солдаттан кайткач, мулла абзыйга хәер бирергә кергән идем. Син, үзеңә бирнә әзерләп, бакчагызда шушы чаршауны чуптарлап утыра идең. Ал, Әминә, үз әйберең үзеңә булсын», – диде. Монысы – миңа әнкәем сөйләгәне.
Әбекәй шулай да бер өйләрен кире кайтара алган. Яшереп калдыра алган алтын беләзеген Минзәләгә илтеп сатып, байтак кына тукыма да алып кайткан ул. Малайларга – чалбар, кызларга күлмәкләр тегеп кидергән.
Әбекәмнең башка туганнарының язмышы да шундый ук фаҗигале, катлаулы. Гыйльмегаян энесен, Троцкий (!) белән хат алышуда гаепләп, юкка чыгарганнар, Галимҗан энесе, Берлинга барып җиткәч, сугышта һәлак булган.  Яңа Әлем авылы мулласында кияүдә булган Хәмидә сеңелесе, нәкъ апасы язмышын кабатлап, ире үтерелгәннән соң, балалары белән урамда калган, төрле кешеләрдә өйдәш булып яшәгән... Әмма болар инде – башка кыйсса.
Берчак күрше авылыбыз Иске Кормашка (безнең авыллар  бөтенләй янәшә урнашкан) кайткан идем. Шунда яныма Вәсимә исемле апа килеп, минем әбекәмне искә төшерде: «Без Әминәттәйгә йортында, бакчасында булышырга бара идек. Безгә күлмәкләр генә түгел, сырмаларга, пинҗәкләргә кадәр тегә иде», – диде.
Димәк, күпме еллар үтсә дә, әбекәм кешеләр күңелендә матур булып яши икән әле. Миңа бик рәхәт булып китте...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары бар

    Хәзер укыйлар