Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялгыз иттең...

Соңгы вакытта Лилия МИНГУЛОВА экраннан, сәхнәдән нигәдер югалды. Самарага юлым төшкәч, иң беренче итеп аны эзләп таптым. Лилия белән ачыктан-ачык сөйләшәбез.  Нигә сәхнәдән югалдыммы? Әйе, сәбәбе булды...

Хатыны турында сөйләгәндә йөзенең балкып китүен, күз карашларының җылынуын, тавышының йомшаклануын мин генә түгел, мөгаен, башка тамашачылар да хәтерлидер. Йөзенә елмаю кунуын! Югыйсә Хәмзә Ильяс улының шактый кырыс кеше икәне экран аша да сизелә иде: аның вазыйфасындагы җитәкчегә башкача мөмкин дә булмагандыр. «Адәм белән Һава» тапшыруының Самара шәһәрендә яшәп ятучы Мингуловлар гаиләсенә багышланган чыгарылышы иде ул. Бөтен җирдә Лилия Мингулова башкаруында «Мин яратам сине» җыры яңгыраган чак. Тамашачы каршына аны иренең яратуы да алып чыккан дип күңелемә салдым: бу гаилә, бу мәхәббәт тарихын бер язарга иде!
Тик соңгы вакытта Лилия экраннан, сәхнәдән нигәдер югалды. Самарага юлым төшкәч, иң беренче итеп аны эзләп таптым. Лилия МИНГУЛОВА белән ачыктан-ачык сөйләшәбез.

 Нигә сәхнәдән югалдыммы? Әйе, сәбәбе булды...
 Сез беләсез, беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда мин әле профессиональ җырчы түгел идем – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын, Венера Ганиева классын 2018 елда гына тәмамладым. Әмма гомер буе җырларга яраттым. Мин генә түгел, ирем дә. Һәр мәҗлес безнең өчен шуңа да бәйрәмгә әверелә иде. Самарага килгән бер генә татар концертын калдырмадык дисәм дә була. Алай гына да түгел, артистлар белән якыннан аралашып яшәдек. Безнең өйдә кемнәр генә кунак булмады! Салават, Венера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Фидан Гаффаров, Ләйлә Дәүләтова, Мөнир Рахмаев, Иркә... Кундырып, мунчалар кертеп, ял иттереп җибәрә идек... Кызык яшәп алдык берара. «Тавышыгыз бар, әйдә, берәр җыр яздырып карыйбыз», – дигән сүзне иң беренче булып якташыбыз, баянчы Рөстәм Вәлиев әйтте. Нишлибез дип иремнең күзләренә карадым. Ул каршы түгел иде... Хәмзә бер Казанга барганда, мин дә аның белән утырып киттем. Рөстәм белән очраштык, җырны аның бер танышы фатирында яздырдык. Ярыйсы гына килеп чыкты. Аннан Ләйлә Дәүләтова шалтыратты: «Матур җырлар яздым, берәрсен җырлап карагыз әле», – диде. Мин ризалашуга: «Әйдәгез, клип та төшерик», – дип үгетләргә кереште. «Казан нуры» оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов белән дә үзе сөйләште. «Мин яратам сине» җыры шулай туды... Тәҗрибәм юк – шактый авыр булды. Байтак борчу да китерде – музыка белгечләре тарафыннан тәнкыйть сүзләре яуды гына. Бер үк шигырьгә төрле композитор көй яза ала, әмма бер үк көйгә төрле шагыйрь шигырь яза алмаганын – моның авторлык хокукларын бозу икәнен белми идем. Сара апа Садыйкова кичерсен... Җырны халыкка ишеттерү өчен ротациягә бирергә кирәклеген дә Ләйлә әйтте. Шулай эшләдек тә... Тыңлаган һәркем: «Күптән җырларга кирәк булган сиңа!» – диде. Мондый җылы сүзләр канат куйды, әлбәттә. Әмма күңелдә шик тә бар иде. Җыр, чыннан да, уңышлы булдымы? Бәлки аның көе генә халыкны җәлеп иткәндер? Ә бәлки сүзләре генә җанга үтеп кергәндер? Үземне тагын бер сынап карарга кирәк иде. Ирем гел үзе җырлап йөргән «Ялгыз иттең» җырын башкарырга тәкъдим итте. «Бигрәк моңсу бит», – дим. «Җырла әле, күңелем сизә, аны кабул итәчәкләр, яратачаклар», – диде Хәмзә. Җырның авторлары билгесез, исеме дә, мөгаен, алай булмагандыр. 

Иркәм, сине яшьли сөеп йөрдем,
Яшьли сөеп йөрдем мин сине.
Нигә, иркәм, алай иттең – 
Гомерлеккә ташлап киттең,
Нигә ялгыз иттең син мине? 

Клибы да беренчесеннән азрак бюджетлы булып чыкты. Паркта төшердек без аны. Көз иде. Көн шундый салкын. Суык үзәкләремә үтте – чирләрмен дип курыктым. Чәчне дә үзем генә ясадым, машина көз-гесенә карап кына буяндым... Ирем ялгышмады: халык җырын халыкның яратмавы мөмкин түгел иде. 
Зур сәхнәгә шулай чыктым. Миңа төбәлгән йөзләгән, меңләгән тамашачы арасында иң игътибарлысы Хәмзә булгандыр. Горурлана иде ул минем белән! Сөенә иде! Казанда каядыр чыгыш ясыйсым булса, эше никадәр тыгыз булса да, гел минем белән барырга тырыша иде. Ә мин, киресенчә, ул залда утырса, уңайсызлана идем...
«Иде» дип сөйләвемә игътибар иткәнсездер инде. Узган елның 11 июнендә иремне җир куенына салдым. Соңгы ун ел тормышым матур әкият сыман иде минем. Әмма бөтен әкиятләрнең дә ахыры бар шул...
Без Хәмзә белән икебез дә Самара өлкәсенең Шен-тала районы Татар Әбдекие авылында туып-үстек. Ул миннән дүрт яшькә өлкәнрәк. Бер мәктәптә укыгач, бер-беребезне күргәнбездер инде, әлбәттә, әмма уку елларында ук дуслашып йөрмәдек. Якыннан танышкач, өченче класста укыганда нинди кием кигә-немне, чәчем нинди булганны сөйләп шаккаттырган иде. Ни өчен игътибар иткән булгандыр, белмим. Хәмзә мәктәптә бик яхшы укыды, иң көчле укучылардан саналды. Самара университетын, физматны тә-мамлады. Авылда аны «бик акыллы», дип сөйлиләр иде. Без кабат очрашканда ул инде армиядән кайткан иде. Минем дә бер айга ялга кайткан чагым. Ул көнне чәйнекне ялгыш төшереп, битемне, аягымны пешердем. Әмма яшьлек бит – барыбер клубка кинога киттем. Хәмзә безнең артта утырды. Сүз катты. Матур киенергә ярата идем – күзе төште, күрәсең. Ә мин борылып та карамадым. Тик ул янымдагы туганым белән сөйләшүдән шәһәргә кайсы көнне китәсемне белергә өлгерде. «Бергә барырбыз», – диюенә җавап та биреп тормадым... Август ахыры иде. Карасам, автобуста, чынлап та, ул да бар. Яныма ук килеп утырды. Сөйләшеп киттек... Ул көнне туган көнгә чакырулы идем – без анда икәү бардык. Тик ул мине озатмады, шуннан ук икенче туган көнгә китте. Кемгә, кая – бер сорау бирмәдем. Әллә ничә кыз белән таныштырдым: бер көн генә бара да, кабат яныма килә. Кызлар үзлә-ре аның артыннан йөри, ә мин игътибар да итмим – бу аның горурлыгына тиде бугай... Буй-сынымның зифалыгы белән мактана алмасам да, артымнан борылып карап кала иделәр. Ниндидер сөйкемле сөягем булган, күрәсең. Узган ел, Хәмзәнең үләренә өч ай кала, апаларына бардык. Хатирәләргә бирелеп, апасы иске фоторәсемнәр табып чыгарды. Аңарда безнең үзебез дә күрмәгән рәсемнәр бар икән. Хәмзә шунда: «Яшь чагыңда чибәр идең, шуңа өйләндем бит инде сиңа», – диде. Уенын-чынын кушып әйтте. 
Без очраша башладык, аннан өйләнештек. Беренче кызыбызны табарга бала тудыру йортына кергәч, студентлар тулай торагындагы комендант, бөтен булган әйберемне покрывалга төреп, бүлмәдән чыгарып куйган. Кайтып керер урын юк! Хәмзә мине бала белән авылга – әниләренә алып кайтты. Сентябрь ае иде, беренче суыклар башланган мәл. Кое суында бала чүпрәкләре чайкап, күкрәгемә салкын тидердем. Температурам кырыкка кадәр күтәрелде. Хәлем юк, баланы били дә белмим... Бер күкрәктән сөт китте. Хастаханәгә эләктек. Үз әнием авылда фельдшер булып эшли иде, шуңа күрә генә безне бала белән аерым палатага салдылар. Аннан соң да аякка басканчы әни тәрбияләде: мине дә, баланы да. 
Ике айдан соң гына Хәмзә безне үзе белән алып китте. Кеше почмакларында яшәүләр башланды.
Бер йорттан – икенчесенә, икенче фатирдан өченчесе-нә күчүләр... Җиде-сигез ел эчендә күпме җиһаз шулай ватылып бетте, күпме кеше пычрагын җыйдым... Туксанынчы еллар: кибетләр буш. Әниләр авылдан туңдырып сөт китерәләр – эретеп балага шуны эче-рәм, ботка пешерәм. Ите, каймагы, бәрәңгесе – барысы да әниләрдән. Авыр еллар булды ул. Хәмзәне әллә ничә тапкыр Чечняга җибәрделәр. Анысы үзе бер тарих... Ут эченә бара бит – әллә исән кайта, әллә юк... 
Самарада иремнең әбисе яши иде. Олы кызыбыз укырга кергән елны аның улы яман шештән үлеп китте. Абыйны җирләргә баргач, әби кулыма ябышты һәм: «Зина, мине калдырма, берүзем яши алмыйм», – диде. Беренче килененең исеме белән дәшә – азрак бутала иде инде. Нәрсә эшләп була – тулай торактагы бүлмәбезгә алып кайттык. Энем дә бездә торган чак. Эшлим дә. Ике ел әбине кечкенә баланы карагандай тәрбияләдем. Аның фатирын ремонтлап күчәргә торганда, иремә бер дусты кредитка өч бүлмәле фатир алырга тәкъдим итте. Аннары инде әкренләп шәһәр читендә җир алдык – йорт төзи башладык. Бик озак төзелде ул. Игезәкләр – улым белән кызым туган иде инде. Олысын мәктәпкә озатам, кечкенәләрен – бакчага, аннан каршы алам. Хәмзә эштән кайтып кермә-де, балалар шуңа күрә гел минем өстә булды. Ул Самара өлкәсе ГУВД начальнигы урынбасары вазыйфасына кадәр күтәрелде, полковник дәрәҗәсе алды. Соңгы вакытта Самара дәүләт икътисад университетында административ-хуҗалык эшләре һәм төзелеш буенча проректор булып эшләде, югары математика факультетында укытты. Доцент, физика-математика фәннәре кандидаты иде. Фәнни мәкаләләр язды, китаплар чыгарды. Туган авылы турында китап әзерләү иде хыялы – анысына өлгерә алмады...
Без бу йортта ун ел яшәп калдык. Һәм бер көн эчендә бөтен тормыш җимерелде – барысы да асты-өскә килде. Үземнеке генә түгел, балаларның, оныкларның да. Елга кирегә аккан кебек... Өйдән ул үз аяклары белән чыгып киткән иде. Аның сулышы өзелгәнен иртән хәбәр иттеләр, кояш баеганчы исә инде без аны җирләдек. Бер-беребез белән хушлаша да, рәхмәтләребезне дә әйтә алмадык. Гафу да сорап булмады, бәхилләшеп тә. Иң үкенечлесе – шунысы...
Ансыз беренче иртәне гомер онытасым юк. Торып утырдым да: «Балалар, әтиегез киткәнгә өч көнме инде?» – дим... Көн, төн, сәгатьләр – барысы буталды. Бүген чәй эчкәнме, юкмы хәтерләмим. Кулымнан эш төште: бакчага чыгып бер чүп өзәм дә, кире өйгә керәм, өйдә бер чынаяк юам да, кире ишегалдына чыгып китәм... Балаларны борчымас өчен төнлә генә еларга өйрәндем: бөтен кеше йоклап беткәч, бакча артына барам да, шунда үксеп-үксеп елыйм... Мондый стрессларга каршы торырга хәлем калмаган иде, күрәсең. Аңарчы да күпме кичердем бит. Әни озак еллар авырып ятты, әнине җирләп дүрт ай үтүгә, әти урынга калды. Минем ТМТV белән хезмәттәшлек турында килешү төзеп йөргән көннәр иде. Әти турындагы хәбәрне алуга, барысын ташлап, Самарага кайтып киттем ул чакта...
Кырык көнгә кадәр Хәмзәнең җаны гел безнең янда булды бугай. Беркөнне барыбыз бергә шушы зур диванда сөйләшеп утырабыз. Икенче катта кинәт утлар кабынды. «И-и, җаным, син мондамы, килдеңме?» – дип, баскычтан менә башлауга, утлар сүнде... Бөтен тәрәзәләр ябык, ә ишекләр кинәт ачыла. Телефоны тик торганнан өстәлдән егылып төшә... Мондый сәер хәлләр еш кабатланды. Төшкә кереп, без эзләгән теге яки бу әйбернең кайда икәнен әйтүләр. «Мин исән!» – дип үзәкне өзүләр... 
Кояш һаман да шулай нур сибә, чәчәкләр дә үсә, мин дә инде көләм дә, сөйләшәм дә кебек. Ә ул йөрәктән, күңелдән бер минутка да чыкмый. Башта үземне гаепле санадым – ярдәм итә алмадым, дип. Ниндидер тәмле ризык пешерү дә гөнаһ кебек тоела иде: мин ашап утырам, ә ул җир астында ята. Бөтен затлы савыт-сабамны бәреп ватудан көчкә тыелдым... 
Бер-беребезгә бик нык бәйләнгән булганбыз шул. Казанга китсәм дә, барып җиткәнче әллә ничә шалтырата иде Хәмзә, сагына иде... Машинасын җиде айдан соң гына ача алдым – аңа кадәр кулым бармады. Флешкага яздырып алып, рульдә вакытта гел җырла-рымны тыңлап йөргән икән. Ул флешканы ун ай узгач таптым. Балалар иртән мәктәпкә аның белән бергә чыгып китәләр иде. Алар гел: «Әти көн саен сине тыңлый», – диләр иде. 
Хәмзә киткәч кичергән бөтен авырлыкларны сөйлисем дә килми. Балалар миңа, әлбәттә, терәк булырга тырышты. Олы кызым гаиләсе белән шунда ук күчеп килде, көзгә кадәр бергә яшәдек – оныклар да янда булды. Күпләр шулай юата: «Балаларың янә-шәңдә, оныкларың бар, үз-үзеңә бикләнмә, елама», – диләр. Әйе, балалар – янда, ә ир – җанда... Бер кешене икенчесе алыштыра алмаганын үз башына мондый хәсрәт төшмәгәннәр белми, аңламый. Минем кебек югалту кичергәннәрнең берсе дә алай әйтми менә. Вакыт белән бөтен нәрсә онытыла, диләр, юк, алай түгел. Югалтуның зурлыгын тагын да күбрәк аң-лыйсың, тагын да күбрәк сагынасың гына... Сиңа инде бернәрсә дә кызык түгел – ниндидер хыяллар белән яшәмисең. Яшәргә мәҗбүр булып көннәр-төннәр уздыруны яшәү дип атап булса... Әйе, балалар янда булмаса, нишләп бетәр идем икән?! Башка нинди генә начар уйлар килмәде... Сыгылып төшәргә дә ярамый: улым белән кызымны укытасым, урнаштырасым бар бит әле. Әби: «Гыйбрәт өчен уңга да кара, сулга да кара», – дия иде. Миннән дә авыррак хәлдә калганнар бар бит. Берьюлы ике-өч якын кешесен озатканнар. Алар да түзә... Нишли аласың: язмышыңа язганны күрмичә китеп булмый. Ярый әле без ирем белән азмы-күпме яшәп калдык, ә бит япь-яшь килеш, кечкенә балалар белән тол калучылар бихисап. Алма кебек матур чакларында, бәхет куенында яшәр мәлдә... «Раббым, бу кайгыны күтәрерлек көч бир!» – дип, үземә генә түгел, аларга да теләк телим. Шуларны уйлагач, берникадәр тынычланасың. Азга гына... Кайчак балалар: «Бераз онытылырсың, йөреп кайтыйк», – дип, паркка алып чыгып китәләр. Күз нигәдер гел парлыларга төшә, өлкән яшьтәгеләргә. Кулга-кул тотынышып, ашыкмыйча гына атлыйлар... Балалар да күрә икән: «Әни, ә нигә сиңа язмаган икән бу бәхет?» – диләр. Аларның да, минем дә күзгә тагын мөлдерәп яшь тула. 
Иремнең үлеме яшәү рәвешемне генә түгел, тормышка мөнәсәбәтемне, гомумән, тормыш кыйммәт-ләрен үзгәртте. «Теге кирәк», «бу кирәк», «фәләннәр шунда барган, минем дә барасы килә», диюләр артта калды. Кием-салымның да артыгы кирәкми икән. Алганнары да шул килеш эленеп тора әнә... Хәсрәт безнең гаиләне берләштерде, бер-беребезнең кадерен күбрәк белә башладык. Авыр чакта Аллаһы Тәгаләгә һәм якыннарыңа гына таянып булганын аңладык. Безгә килгән бу сынау тирә-юнебездәге бик күпләрнең чын йөзен ачты. Мин күрәсе, ишетәсе килгән кайбер кешеләрнең бүгенгәчә кайгымны да уртаклашканы юк. Әйтерсең лә алар кайчандыр түремдә утырмаган, кунакчыллыгымны кабул итмәгән... Хәер, концертларда, сәхнә артында күзгә карап, исәнләшми дә узучылар аңарчы да булгалады. Танымаганга салышып... Мин бит барысын да аңлыйм. Бүген берәүнең дә проблемасын чишә алмыйм, нидер хәл итмим. Әйе, безнең юллар шушы урында аерыла. Киләчәктә алар кисешерме-юкмы, бер Аллаһы Тәгалә генә белә... Әмма бит матур итеп саубуллашу өчен берничә минут кына табарга була?! 
Шул ук вакытта моңа кадәр бик якыннан аралашмаган кайбер танышлар, шалтыратып хәлемне белде. Каяндыр бу хәбәрне ишеткәннәр, телефон номерын да тапканнар. Мондый чакта җылы сүз шундый кирәк икән. Ул сүзгә юанып тагын берникадәр яшисең... Яхшылыклары үзләренә кайтсын дип, елый-елый теләк телим. Дөньядагы бөтен кеше миннән борылса да, Аллаһы Тәгаләм генә ташламасын. 
Сәхнәгә яңадан чыгарсызмы, дисез... Җырларга дип алган биш-алты җырым ята. Инде авторларыннан уңайсыз... Хәмзәне югалтканнан бирле сәхнәгә бер тапкыр да чыкканым юк әле. Җырлаганым да юк. Хәтта җыр тыңлаганым да... Алай гына да түгел, телевизорны кабызып, ниндидер тапшыру да караганым булмады. «Югалдыгыз, сезнең җырлаганны көтәбез!» – дип, үземә дә бик күп язалар. Ә балалар дин юлына ныклап басарга үгетлиләр. «Дин сиңа күбрәк юаныч бирер», – диләр. Дөрес, дин белән җырны параллель рәвештә алып баручылар да юк түгел татар эстрадасында. Минем иң зур проблемам – Татарстаннан читтә яшәвем. Казанда каядыр чыгыш ясарга чакырсалар да, биш минутлык бер җыр башкару өчен ике көн юлда булырга кирәк. Үзем рульгә утырып, 400 чакрым ераклыкка чыгып китәргә җөрьәт итмим инде хәзер. Хәмзә дә моны рөхсәт итми иде миңа. 
Күреп торасыз, ялгыз, үз иркендәге, берәр оешмага кереп эшләмәгән минем кебек җырчылар сәхнәдә озакка тоткарланмый. Репетиция өчен зал, гастрольгә чыгу өчен транспорт, ротация өчен акча табу – боларның барысы да аның үз өстендә. Сәхнә түрендә калыйм дисәң, аерым төркем тупларга кирәк.
Ә Самарада мин аны оештыра алмыйм – андый уен коралларында уйнаучылар аз бездә. Казанга – чит шәһәргә барып үз төркемемне оештыру да мөмкин эш түгел. Әллә нигә бер барып кайтып кына, моның белән шөгыльләнә алмыйсың. Ә күченеп китәргә? Балаларымны калдырыпмы? Юк, ирем моңа риза булмас иде... Гаилә минем өчен гел беренче урында булды – ул инде хәзер генә үзгәрмәс. Аерым тәкъ-димнәр булса, аларны кабул итәргә менә әзермен. Ә болай мин Татарстанга кирәкмим, яшь чагым булса, минем белән акча эшләргә мөмкин булса, әлбәттә, онытмаслар иде. Аннан шунысы да бар – моңарчы җырлап баемадым, хәзер генә бу шөгыль миңа табыш китерер дип уйламыйм. Сәхнәгә чыгуым күбрәк күңелем өчен, җан рәхәтем өчен иде. Иремне сөендерү теләге дә көчле булгандыр.
 
...Безнең һәр иртәбез хәзер бер сораудан башлана: «Кем бүген төшендә әтисен күрде? Ничек күрде, ул нәрсә әйтте?» Кызганыч, очрашулар төштә генә шул... Һәм ул яраткан җырларда...

Өннәремдә эзлим урамнардан, Төшләремдә күреп саташам. Гомер юлын бергә узмасак та, Мин барыбер сине яратам!
 
Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    ?????????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рахмяяят зуур итеп,жылый жылый укып чыктым тонге сягать оч, ходаем раббым рахмятеннян ташламасын,сабыр канатларын каермасын,туземлек бирсен Лилия дустыма, без анын белян контакт аша аралышып язышкан идек,биииик авыр хял ,горляп горлятеп яшяр чакларында ,ходаем салган сынау кочакларына, кайгысын биргяч,ходаем кочендэ бирсен иде,шулай доньясы да кешелеклэрдэ узгярде,шатлыгына соенмидэ, кайгы хасерятенэ коенмидэ булешми,сыйлаганда дуслар куп жыела, кайгы килсэ,бер кем юк барда китеп югала.?????❤?❤?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Жылый жылый укыдым,тонге сягать оч булсада тулсада. Рахмят матурым язганын, жибяргянен очен. Авыр якыннарны югалтуы. Эй хазерге заман башкача,тормышта ,доньясыда хям кешелеклеклярдэ узнярде. Сыйлаганда дуслар куп жыела,кайгы хасерят кился,бер кем юк барыда тарала югала. Синен шатлыгына соенмидэ,кайгынада коенмидэ булешми. Мин Лилия матурым белян контакта дуслыкта элемтэдэ, биик яратам хормят итям. Анын жырларын ,жырлавын яратам. Мин ана саф кунелем белян телимен исянлек саулык,салямят булып бахетле озын гомерлярдэ, матур монлы жырлары белян ижадынын дявам итуен. Ходаем анарга туземлек бирсен,сабыр канатларын каермасын,авыр кайгыларын кутярерлек ,сынауларда сынмас очен кочен жяллямясен иде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Элбэттэ бу мэкалэгез белэн ботен жаннарны актарып аттыгыз.Коч хэлгэ укып чыктым.Уксеп елап.Лэкин нишлэтэсен.Язмышларны узып булмый.Без туганчы язылган бит инде.Тормыш дэвам итэ, лэкин сыгылмаска, тормышнын ачы сынауларга буйсынмыйча,якасына ныграк ябышыргадыр.Лилиягэ Балалары да кушканча, намазга басып, донья котэргэ.Жырдан аерылмасын,анын уз тамашачысы бар.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гажэплэнеп укыдым. Мондый хэлдэ калган ботен кешенен лэ уй-хислэре берторле икэн...Мин уйлаганнарны язып куйгансыз сыман...Сабырлык бирсен Ходаем барчабызга да

            Хәзер укыйлар